Талгат Галиуллин

Отколотое зеркало / Китек көзге


Скачать книгу

күнеккәнлеген, юлга җайлаштырып киелгән өс киемнәренең дә, базар тауарлары булмыйча, кыйммәтле икәнлекләрен чамалавы авыр түгел. Зәңгәр күзләренең кырыйларына күгелҗем буяу төшерелгән. Күрәсең, егетенә матуррак күренергә тырышып, самолётта да бизәнү әмәлен тапкан.

      Эленеп торган көзгедән Ләйлә дә аны күзәтеп бара икән. Кайсыдыр мизгелдә Морад белән кызның карашлары очрашып алды. Егет зәңгәр күзләрдән чыгып бетмәгән ихласи балалыкны, кемгәдер рәнҗү тудырган аҗаган биеп алуны күреп өлгерде. Йөртүченең озак итеп көзгегә кадалып бару мөмкинлеге чикле булса, кыз исә гомерендә беренче тапкыр күргән иргә озаклап текәлеп торуны тәрбиясезлек санады.

      Сүзне янәдән егет яңартырга тиеш иде.

      – Тагын бер сорау бирим инде, гафу итәрсез. Сез самолёттан төшкәч, егетегезгә шалтыратмадыгызмы? Бәлки, җитди сәбәбе бардыр, әйтик, чирләп киткәндер.

      Сорау биргәннән соң гына, Морад үзен «синең ни эшең, хакың бар, барыбер түгелмени» дип битәрләп алса да, әйткән сүз очкан кош иде шул. Икенчедән, ул Ләйләне егетенең каршы алмавын эчтән хуплавына, хәтта канәгать булуына игътибар итте. Кыз исә әүвәл кечкенә, озынчарак бите өчен зуррак күренгән, ымсындырып торган кызыл иреннәрен түгәрәкләп, турсайтып алды.

      – Минем кемгәдер ялына торган гадәтем юк. Алдан сөйләшенгән иде. Сүзендә тормаган кешене яратмыйм мин.

      Артында ниндидер көч, терәк барын тоеп яши торган горур кыз икән бу дигән нәтиҗә ясау фәлсәфә белгеченә авыр булмады.

      «Бер хатасы өчен егетегез сезнең мәрхәмәттән мәхрүм буламыни инде?» дигән соравына егет «хәзер уңга борылыгыз, аннан турыга, әнә теге йортны узгач, янәдән уңга китәрбез, килеп җитәрәк тагын әйтермен» дигән җавапка гына лаек булды.

      Шулай кемгәдер юк-бар тоелган, ә сөйләшүчеләр өчен җитди күренгән сорау-җөмләләр алышу вакытны кыскартты, машинаның Ләйләләр өе урнашкан Казан Рублёвкасы – атаклы Салмачыга килеп бөялгәнен сизми дә калдылар. Икесенә дә артык тиз кайтып җиткәндәй тоелды. Кызый челтәрле биек тимер коймалы, яшерен төймә ача торган кара иркен капкалы, кызыл үгез тиресен хәтерләткән кирпечтән төзелгән ике каты күренеп торган затлы сарайда әти-әнисе белән яши икән. Морад, ниһаять, кызның теге вакыттагы соравына да җавап бирүне кирәк тапты. Өч дистәсен тутыруга якынлашса да, буйдак икән әле ул, кандидатлык диссертациясен яклауга әзерләп йөрмеш, ди. Сабакташы Үзәк дәүләт архивыннан бер документның күчермәсен алып кайтырга тиеш булган икән. Берәүне каршы алмаганнар, икенчесенеке, кайтып, кемнедер бәхетле итүне мәҗбүри санамаган. Тәкъдир, шул рәвешле, ике яшь йөрәкне аэропортның көтү залында очраштырырга булган.

      Ләйлә үзенең заманында ярты ел булса да Ленин бабай укыган белем йорты студенты булуы, бу көннәрдә чыгарылыш квалификациясе эшен якларга әзерләнүе, ә Мәскәүгә әтисенең сәяхәтләр оештыру ширкәтенең йомышы белән баруы, диплом алгач, үзенең дә шунда эшләячәге турында бәян итте. Кызык бу дөнья: ике-өч сәгать элек кенә бер-берсенең яшәве турында хәбәрдар булмаган кешеләр, сере табылып, кинәт ачылган сандык байлыгына тап