Мансур Вәли-Барҗылы

Ул көннәрдә…


Скачать книгу

теләгән карашыннан качарга тырышып утырды.

      Әмма куелган сорауга җавап бирми дә калып булмый инде. Бары тик рәвешен китерү өчен булса да дәшү, җавап бирү кирәк.

      – Мин сиңа мең мәртәбә әйттем бит инде! Менә тагын мең дә беренче тапкыр кабатлыйм: минем әлегә бернинди исәбем дә юк! Миңа бары тик аерылу гына кирәк! Мин бүтән алай яши алмыйм!

      – Нигә соң син минем шундый икәнне элегрәк, бала туганчы күрмәдең?!

      Ике арада бәхәс килеп чыккан саен, Галия менә шул сүзен китереп кыстыра һәм Билалны гаепләп калдырырга тырыша. Ягъни «Сиңа гына ярамыйм инде!» дигән сүзе ул аның. Чыннан да, үзенең Билал әйткән сыйфатларын бер дә начар дип санау ягында түгел иде. Ул аларны заманчалык, егерменче гасыр кушканча яшәү дип исәпли. Шулай берчакны, хатын-кызга хас йомшаклык, тыйнаклык хакында Билал сүз кузгаткач, ул, кырт кына кисеп:

      – Син унсигезенче гасыр хатын-кызын күрергә телисең! – дигән иде. Бу сүзләрне, мондый фикерне, күрәсең, алар эштә иптәш хатыннары белән бергә киңәшеп эзләп тапканнардыр. Галия үзенең бик күп кимчелекләрен әнә шулай дип акларга ияләнеп китте. – Син хатын-кызны һаман мескен итеп, кыюсыз итеп, хәтта кол итеп күрергә телисең! Сиңа замана хатын-кызларының үзләрен иркен тотуы, кыюлыгы, азат булуы ошамый. Бу – синең авылда туып үсүең, шунда формалашуың җимеше! Хәер, хәзер авылда да хатын-кызлар бик әллә ни баш биреп тормыйлар. Алар үзләре акча табалар, теләсәләр, ирләре белән яшиләр, теләмәсәләр, минут эчендә аерылып та китәләр!.. Шулай булмыйча соң!..

      Билалның мондый фикерләрне әле бу хәтле үк ачык итеп ишеткәне юк иде. Хатын-кызның заманча булырга тырышуын ул әле һаман ниндидер бер юмористик нәрсә, чын тормышка әллә ни кагылмаган күренеш диебрәк уйлый иде. Аңа артык әһәмият бирми иде. Ә менә соңгы елларда Билал моның уен эш түгеллегенә ышана башлады. Җитәрлек дәрәҗәдә эчке тәрбия, күңел тәрбиясе алмаган хатын-кыз өчен «ирек, иркенлек» дигән нәрсәләр иге-чиге күренмәгән чәчәкле матур болын сыманрак күз алдына китерелә иде. Теләсәң кая бар, теләсәң кая кер, теләсәң ни эшлә – сиңа беркем бер сүз әйтмәскә тиеш, янәсе! Үз эчендә бары тик хатын-кызлык дәртенең уянуын гына тойган, әнә шул дәрттән керер урын тапмаган, ә күңелендә бернинди җылылык, матурлык булмаган хатын затлары өчен «егерменче гасыр» дигән сүз бик тә җайлы сәбәп иде. Хатын-кыз буларак бөтен кимчелегеңне, тупаслыгыңны – барысын да менә шушы сүзгә аударып калдырырга мөмкин.

IV

      Билал үз уйларыннан яңадан чынбарлыкка кайтты. Алар бит әле һаман шунда, коридорда утыралар икән. Бүлмәгә керергә, шунда сөйләшергә кирәктер бит инде…

      – Әйдә, бүлмәгә керик…

      Хатыны сүзсез генә аңа иярде.

      Бүлмәгә кереп икәүдән-икәү генә калгач, Галия әз генә йомшаграк, ягымлырак булып киткән төсле. Бәлки, яныма килер, шуның белән барысы да җайланыр, онытылыр дигән өмете дә булгандыр, ахры. Аның әкрен генә йомшак караватка барып утыруын, ир-атны ымсындыручан тавыш, интонация белән сөйләшә башлавын Билал шулай аңлады. Ләкин Билал нәкъ коридордагыча тәрәзә янына килеп басты да тәрәзә яңагына уң кулы белән