Мансур Вәли-Барҗылы

Ул көннәрдә…


Скачать книгу

һәммәсе үсүгә һәм мәхәббәткә дәшә, яратуга, сөю-сөелүгә ымсындыра һәм илһамландыра иде. Монда, Якты күлнең икенче ярында, аларны кем дә күрми иде. Тауны менеп җиткәч, Билал Ләйсирәне күтәреп алды, күтәргән килеш үпте, ашыкмый гына сукмакка чыкты һәм, шул рәхәтлекне мәңге сузарга теләгәндәй, як-якка карый-карый, борылмалы сукмактан алга таба атлады. Аларның баш очында чип-чиста, зәп-зәңгәр күк, әйләнә-тирәләрендә ямь-яшел урман, алларында озын-озын сукмак иде. Ә күңелләрендә быелгы җәйнең кояшыннан да кайнаррак ут, яшь чагында гына кичерелә торган мәхәббәт!

      …Урман эчендә йөреп туйгач, әлсерәп тагын Якты күлгә төштеләр. Ике көмеш балык кебек, янәшә йөзеп киттеләр. Билал һаман Ләйсирәгә бик якын йөзде, йөзгәндә дә, ул аннан күзен ала алмады.

      Үзләре чишенгән ярга чыктылар. Анда ямь-яшел чирәм, берни җәймичә, шунда гына ятып кызынырга да була… Әмма Ләйсирә кебек гүзәлне чирәмгә генә, гәрчә ул бик йомшак тоелса да, яткырырга ярыймы соң?!

      Билал, кулыннан килгәнчә нәзакәтлерәк булырга тырышып, җәймә җәйде, әле судан чыгып хәл җыярга да өлгермәгән, тирән итеп сулыш алган Ләйсирәгә ятып кызынырга урын тәкъдим итте.

      – Моның кадәр ямьле урынны каян эзләп таба алдың син, Билал… – Ләйсирәнең соклануы да, бүгенге көн бәхетеннән ләззәтләнеп куануы да һәм хәтта үзен шушында чакырган өчен, Билалга йомшак кына итеп рәхмәт әйтүе дә сыман иде бу. Ул, әле генә суга кереп киткәндәге сыман матур итеп, әкрен генә җәймәгә ятты. Эшләпәсен алып киде. Үзе, күзләрен тутырып, Билалга караган. Иреннәре баягыча ярым ачылган, ә Билал уң терсәгенә таянган да шулай ук аңа төбәлгән. Дөнья онытылган, әйләнә-тирәдәгеләр онытылган. Гүя бу Якты күл аларның икесе өчен генә, гүя урман эчендәге менә шушы искиткеч матур җәй дә аларның икесе өчен генә. Гүя бөтен тормыш, барлык яшәү алар өчен генә. Әйе, әйе, бик мөмкин, ә бәлки, чыннан да, җирдәге бөтен нәрсә яшьлек һәм мәхәббәт өчен генәдер?! Бәлки, бөтен нәрсә, һәр җан иясе үз гомерендә бер мәртәбә әнә шул бөек бәхетне кичерү өчен генә яшидер?!

      Ял итеп, хәтта йокыга киткән сыман байтак яттылар алар. Тирә-юньдә халык мәш килә, суга чумалар, судан чыгалар, шаулашып көрмәкләшәләр, куышалар, уйныйлар, кайберәүләр җай гына сукмак буйлап йөренә. Ә боларның беркемдә эше юк, кайгысы юк. Алар өчен бер-берсенең якынлыгын, янәшәлеген тою ләззәте генә бар.

      Әйе, ни генә эшләсәләр дә, бу көнне алар ике арада бары тик мәхәббәт, бер-берсенә чиксез тартылу, яратышу гына тойдылар.

      Бераз вакыт үткәч, Билал Ләйсирәнең күпмегә килгәнен сорыйсы итте. Әмма теленнән ычкынам дигәндә, бу соравын тагын эчкә йотты. Сораса, Ләйсирә ниндидер бер көнне әйтер дә, шушы бөтен рәхәтлекнең, бәхетнең ахыры күренер, аның чиге бар икәне беленер, һәм әнә шунда аларның икесенә дә бик күңелсез булып китәр сыман иде. Шул тотып калды Билалны.

      Шулай да әкренләп телгә килделәр, сөйләшә башладылар. Башта беренче көнне, әлбәттә, гел якты, җиңел, матур сүзләр генә булды телдә. Алар һәммә нәрсәгә сокландылар, шул соклану аша канатланып, үзләре дә бик еш югары, биеккә күтәрелеп алдылар.

      Аннары