Мансур Вәли-Барҗылы

Ул көннәрдә…


Скачать книгу

ашын бик тынычлап, тәмләп ашаганнан соң, тәмам байларча кыяфәттә урамга чыгып барышлый гына алды ул үзенә килгән хатны.

      Хат, матур гына чәчкә төшерелгән гади конвертка салынган булса да, шактый калын иде. Билалны әллә инде әнә шул калынлыгы куркытып калдырды, әллә көтелмәгән булуы бераз сагайтты – кулына алгач та, аны ачарга ашыкмады. Салмак кына адымнар белән үзенең коттеджына таба атлады.

      Эчкә кергәчтен дә әле үзенең бүлмәсенә үтәргә ашыкмады. Холлдагы кресло янында туктап алды. Ниндидер дөнья мәшәкате, дөнья кайгысы алып килгән бу хат белән тыныч бүлмәнең күнегелгән яшәү рәвешен бозасы, монда килгәч инде ияләнә башлаган уңайлы, ипле яшәү көен җибәрәсе килми иде. Әнә шул рәхәтлеге бик кадерле иде дөнья ыгы-зыгысыннан арыган Билалга! Теләр-теләмәс кенә конвертны ачты. Ачкан вакытта почта штемпеленә күзе төште. Анда Билал калдырып киткән шәһәр исеме иде. Канәгатьсез бер чырай белән генә укый башлады.

      «Исәнмесез, Билал әфәнде!

      Сезнең тыныч ялыгызны бүлеп, хат язарга җөрьәт итүче кешеләр кемнәр икән дип аптырамагыз – без әле бу: Хәмит, Котдус, Марат. Безне онытмагансыздыр дип уйлыйбыз.

      Ялдагы кешене борчып, хат язуыбызның сәбәбе шул: колагыбызга яман хәбәр керде, имеш, Сез, хөрмәтле Билал әфәнде, безгә яңадан кире кайтмаска уйлыйсыз икән. Каядыр ераккарак, тынычрак җирләргә китмәкче буласыз икән.

      Шактый ышанычлы кешеләрдән ишетсәк тә, без бу хәбәргә башта ышанмадык. Чөнки ул хәбәр без белгән Билал әфәнденең холкына, характерына туры килми. Ул кеше, безнең уйлавыбызча, алай эшләргә тиеш түгел иде.

      Әмма тора-бара без сагая калдык. Соңгы вакытта Сезнең үз-үзегезне тотышыгызны кабат-кабат күз алдыннан үткәрдек. Әйткән сүзләрегезне яңадан искә төшердек. Һәм… безнең колакка тагын бүтән информацияләр дә ишетелде. Шуннан соң инде, әлеге хәбәрнең чыннан да дөрескә чыгу ихтималын күреп, шул мөмкинлекне уйлап байтак кына киңәшкәннән соң, Сезгә менә шушы хатны язарга булдык.

      Без монда кайта-кайта шуны уйлыйбыз: ничек итеп Сез, архитектурага, эшкә, чын иҗатка шулкадәр нык бирелгән кеше, шундый карарга килә алдыгыз икән?! Сезне моңа нәрсә этәрде икән?

      Әйе, безнең еллар буена дәртләнеп, илһамланып эшләгән, иң матур идеяләребезне салып иҗат ителгән Сәнгать сараебыз зур каршылыкка очрады. Әйе, үзебезнең уртак иҗат җимешебезне тормышка ашыру өчен, безгә иң элек үзебезнең яңа директорыбызны килештерергә туры киләчәк. Бу бик, бик авыр булачак. Аннан соң шәһәр Советы башкарма комитетында зур көрәш тотарга туры киләчәк. Бусының да ничек бетәсен алдан әйтүе кыен.

      Бәлки, Сезне әнә шулар куркытадыр?

      «Дөрес һәм үтә кирәкле эшне, идеяне тормышка ашыру өчен дә шуның кадәр зур каршылык туар икән» дип, бәлки, Сез куркып калгансыздыр?

      Дөреслекне Сездән яшерергә кирәкмәс. Без төзергә, без күрергә теләгән Сәнгать сараеның язмышы, чыннан да кыл өстендә. Яңа директор бу вариантка бик нык каршы, үз сүзеннән һич тә чигенергә теләми. Безнең башкалабызда үсеп чыгачак Сәнгать сараен ул стандарт бер бина итеп кенә күрергә тели. Атна саен диярлек җыеп, безне шундый проект төзергә өнди, шуңа күндермәкче