Мансур Вәли-Барҗылы

Ул көннәрдә…


Скачать книгу

инде нык кына кызган икән, башта әзрәк юынгалап тордылар. Аннары Билал эчкәрәк керде дә Ләйсирәгә су сипте. Ләйсирә дә аңа ике куллап җавап бирде. Куыша-куыша, эчкәре үк кереп киттеләр. Бу юлы да рәттән, янәшә йөзделәр. Су рәхәт, кояш шәп кыздыра, алар әлегә бәхетле – тагын ни кирәк мондый көнне сау-сәламәт булган адәм баласына?!

      Шулай төшке аш җиткәнче рәхәтләнделәр алар көн саен. Аннары ял йортына менәләр. Ашап алалар. Билалның бүлмәсенә кайталар. Билал диванга ята, үз урынын Ләйсирәгә бирә. Көн саен шулай черем итеп алырга өйрәтте Билал Ләйсирәне дә.

      Йокыдан торгач, көн дә диярлек урман сукмагына алып чыкты ул аны. Әз-мәз гөмбә дә таптылар. Савытлары булмагач, аларны агач төбендә калдырып китәләр иде дә аннары «ак болыт астына» яшереп куелган гөмбәләрне таба алмыйча аптырап бетә иделәр. Хәер, гөмбә табу идемени соң төп максат?!

      Ә беркөнне, икәүләп йөргәндә, аларга Василий Петрович очрады. Кулына юан гына таяк тоткан, гадәтенчә салмак кына адымнар белән килә. Башта Билалларны танымады шикелле, йөзен дә, адымнарын да үзгәртмәде. Биш-алты адымнар калгач, Билалны танып алды да, кояштай балкып, кочагын җәйде:

      – Менә бит нинди идиллия, ә! Кешегә нинди бәхетләр эләгә!

      Ул туктап, әллә кайчангы танышлар шикелле, һәр икесе белән кул биреп күреште. Үзе бертуктаусыз елмайды, балкыды. Билал бу кешенең никадәр киң күңеллелегенә, никадәр олы җанлылыгына сокланды. Теге көнге әңгәмәдән соң, күрәсең, ул Билалны үз иткән. Менә хәзер Билалның бәхетле булуы Василий Петровичның үзе өчен дә бик олы куаныч, бәхет шикелле. Шушы минутта, ахрысы, Билалның күңел төбендә йөргән бер уй да калкынды. Ул да күңеле булган чакларда бер фикерне кабатлый иде бит. «Керсез күңелле кешеләрнең бәхетле булуы минем үз бәхетем кебек» дигән сүзне. Менә шуны гел-гел искә төшерә ул. Әле хәзер дә, үзләре алдында чын-чыннан куанып торган Василий Петровичны күргәч, яңадан шул исенә төште… Әллә Василий Петрович та шундыйрак микән? Аны да кеше бәхете шулай нык сөендерә микән?! Алайса, үзе дә бик яхшы кешедер ул!

      Василий Петрович сокланып, Ләйсирәгә карап торды, Билалга ягымлы гына күз салып алды, аларны канатландырырдай сүзләр әйтте. Бераздан, яшьләрнең каушау галәмәте сизелә башлагач:

      – Ярар, алайса… Мин киттем… Сезгә күңелле сәфәр, – диде. Алар яныннан китеп бер-ике адым узуга, яңадан артына борылды да: – Ә бу сукмак бит адаштыра… Адашмассызмы икән соң? – диде.

      Билал, аның сүзен чынга алып, ихлас күңелдән:

      – Юк, адашмыйбыз без! – дигән иде, Василий Петрович сүзен бөтенләй икенчегә борып куйды:

      – Ә мин сезнең урында булсам адашыр идем!

      Билал моңа каршы сүз таба алмыйча кычкырып көлеп җибәрде. Ләйсирә әз генә кызарып китте.

      – Курыкмагыз, адашсагыз, иң беренче булып үзем эзләргә чыгармын! – Василий Петрович үзалдына елмайган килеш китеп барды.

      Бу искиткеч яхшы күңелле кеше белән очрашканнан соң, Билал да, Ләйсирә дә тагын да үсенебрәк киткән төсле булдылар…

      Көннәрдән бер көнне, әнә шулай урманда йөргәндә,