Мансур Вәли-Барҗылы

Ул көннәрдә…


Скачать книгу

Боларның барысына да Билал бары тик үзен генә гаепле итеп тоя. Вакытында кешене таный, аера, аңлый алмавының төп корбаны итеп ул Раушаниянең – бер гөнаһсыз сабыйның – бәхетсезлеген күрә.

      Беркатлылыгы аркасында шундый зур бәхетсезлек килеп чыгасын Билал элегрәк башына да сыйдыра алмас иде. Ә хәзер менә ул күз алдында! Билал менә шушы ике ут арасында көячәк бәхет күбәләгенә өзгәләнеп карый. Һәм караган саен, аның йөрәгеннән кан саркып тама! Ул кан Билалның күз алдында күбәя, җыела, арта бара. Һәм әйтерсең әнә шул куркыныч кара кан диңгезендә Билал үзе дә, аңа бик кадерле булган икенче бер кечкенә җан иясе дә бата, төпкә китә бара.

      …Билалны эзләп, ял йортына килү, шулай итеп, Галия көткән нәтиҗәне бирмәде.

      Тагын ике көннән, Билал уйламаган-көтмәгән чагында, Галия, бик тыныч кына итеп:

      – Озат безне станциягә хәтле… – диде.

      Әле яңа гына иртәнге ашны ашап кайтканнар иде. Раушания үзе алып килгән китабын тырыша-тырыша укый, ә Билал: «Өчәүләп күл буена төшәрбез, бәлки», – дип тора иде.

      Нәрсә әйтсен соң Билал аңа каршы? Тагын әзрәк торыгыз әле дисенме, булмастай нәрсәгә өметләндерсенме? Яисә Раушанияне күреп туймадым бит әле дисенме?! Үзе ташлап китеп, хәзер үзе сагынган, җибәрәсе килмәгән булып кылансынмы?..

      Ул бер сүз дәшә дә, ниндидер бер фикер дә тәкъдим итә алмады.

      Ул арада Галия кызына да җыенырга кушты.

      Билал, төп бина янына барып, автобусның кайчан киләсен белде. Биредән станциягә еш йөриләр икән, берәр сәгать чамасы вакыт үттеме-юкмы, алар Якты күлгә кул болгап китеп тә бардылар.

      Билалның якты күленнән бәләкәй аккош китте… Кызы китте…

      Станциядә исә кирәкле поездны бик озак көтәргә туры килде. Ул кичкә таба гына килә иде. Вакытны ничек сузарга белми аптырадылар, әллә ничә мәртәбә вокзал янындагы ашханәгә кереп чыктылар, капкалап алдылар. Юлга дип, сумкага ашамлыклар салдылар, утырып та тордылар.

      Поезд килеп, урыннарына кереп урнашкач, Раушания тагын үзәкне өзде:

      – Әти, ә син кайчан кайтасың?

      Билал ни әйтергә дә белмичә тын калды. Күпмедер минут үткәч кенә:

      – Озак тормам, кызым, кайтырмын… – диде аны кочаклаган килеш, битләреннән үбә-үбә. Эченнән үзәге өзелеп елый-елый. Йөрәген парә-парә кискәли-кискәли.

      Галия белән алар «Ярар, исән бул!» дип кенә саубуллаштылар.

      Билал вагоннан чыгып китте һәм Раушания белән Галия утырган купе тәрәзәсе каршына барып басты. Билалның үз гомерендә әле беркайчан мондый авыр озату кичергәне юк иде шикелле. Бу озату үз тәнеңне, үз җаныңны икегә бүлеп, икесен ике якка җибәрү, аларны Сак белән Сок язмышына дучар итү шикелле иде.

      …Поезд китеп барды. Билалның бәхетле һәм бәхетсез ялгызлыгы торып калды. Ярты җаны булган Раушаниясе китте…

      Артык хискә бирелмәс өчен, поезд киткәч, бик озак тормады ул. Кире кайтырга автобус караштыра башлады. Автобус инде кузгалып бара икән, Билал кул болгый-болгый йөгергәч туктап утыртты. Ул яңадан Якты күлгә кайтты. Тик Билалда беренче килүдәге сыман шатлыклы,