Рафаил Газизов

Ачык тәрәзәләр


Скачать книгу

рәисе, директор, завуч, профсоюз рәисе, хуҗалык мөдире бергәләп мәктәп ремонтын кабул иттеләр. «Парта буяулары киемне буярлык түгелме?» – дип, кулы белән тотып-капшап карады авыл Советы рәисе. Чыннан да, парталар әле генә буялган кебек. Тәрәзәләр, ишекләр, сайгаклар, уку әсбаплары, дәреслекләр, көндәлек, дәфтәрләр, галстук, значоклар тикшерелде. Өч мәчетне сүтеп җыелган мәктәп диварлары тузган, инде аларны мүкләп, сипләп тә рәткә китерерлек түгел. Беркем бу турыда әйтмәсә дә, барысы да моны бик яхшы аңладылар. Нарат бүрәнәләрнең тышкы кабыгы гына тора. Кышкы салкыннарда бинада җылы саклау икеле. Намуслы техник хезмәткәрләр бик иртә мичкә якканда, бүлмәләр суыначак. Җитмәсә, сыйныф бүлмәләре икенче катта, биектә, җил оясында. Ә соңрак томаласаң, балаларга ис тиюе дә бар.

      Мәктәпне яңа уку елына әзерләү канәгатьләнерлек дип табылды. Акт язылды, ул мәгариф бүлегенә тапшырылачак. Утын ишегалдына ташып куелган, сыйган кадәресе утын сараена өелгән. 500 кубометр утын. Укытучы, тәрбиячеләргә утын кайтарылган.

      Мәктәптә укыячак балалар сыйныф җитәкчеләре тарафыннан өйләренә кереп барланган: дәреслекләре, көндәлекләре, ручка, карандашлары, пенал, бетергеч, линейкалары, галстук, значоклары, өс-баш киеме бар. Мәктәп кадрлар белән тәэмин ителгән.

      1 сентябрьдәге Белем бәйрәменең көн тәртибен Зөлфәт иптәшләргә күрсәтте. Хәерле сәгатьтә!

      Әмма беренче кыңгырау чыңлавы мәктәп ташкынын белем дәрьясына кертеп җибәрүгә күмәк хуҗалыкның бәрәңге басуы аркылы төште.

      Һава хәле әйбәт торганда, бәрәңгене тизрәк җыеп алу белән һәркем кызыксына, чөнки бәрәңге бөртеклеләрдән кала икенче икмәк санала. Һәр күмәк хуҗалык кайсыдыр шәһәргә яки аның меңнәрчә кеше эшли торган завод-фабрикасына, оешмасына беркетелгән, аларга фәлән йөз тонна бәрәңге сатарга тиеш, аннан үз районының кулланучылар җәмгыятенә, спиртзаводка тапшырырга кирәк, колхозның үз ашханәсенә дә ел әйләнәсе җитәрлек бәрәңге калдыру зарур. Аннан балалар бакчасына, мәктәпләргә ташыйсы, тагын, киләсе ел утыртыр өчен, орлыкка саласы. Бер сүз белән әйткәндә, көннәр матур торганда, бәрәңгене тизрәк эш итәсе иде. Кояшлы көннәрдә казыгычлар да бәрәңге буразнасын җиңел актара, машина-тракторлар җитез йөри. Дәресләр дә аз югала, ә бит басуда йөреп укылмый калган дәресләрне укытучыларга өстәмә рәвештә үткәрергә кирәк булачак, ә аның өчен аларга түләнми, бәрәңге басуында йөргән өчен дә аларга хезмәт хакы каралмаган.

      Мәктәптә кәгазь-документларга чумып утырган Зөлфәт басуларны әйләнеп кайтырга да вакыт таба, шушы ягы белән бигрәк тә ошый Батырша абыйсына. Иң кырыйдагы сыйныфтан эшне барлый да соңгы кишәрлеккә кадәр җитез генә әйләнеп чыга. Бәрәңге алуның нечкәлекләрен ул белми, кем белсен? Укучы буларак мәктәп белән 6 ел бәрәңге алды, 6 ел сыйныф җитәкчесе булды, менә 12 ел. Ә аңа кадәр 8 ел өендә бәрәңге алды. Менә 20 ел! Инде 4 яшендә ике беләгенә куеп җибәргән бәрәңгеләрне базга ташыган авыл малае ул!

      Шуңа эшнең оештырылышындагы җитешмәгән якны хәзер үк күреп ала. Иң элек һәр укучыга