Рафаил Газизов

Ачык тәрәзәләр


Скачать книгу

концерт-мазар күрсәтүдә хуҗалык хезмәтчәннәре белән бергә кайнашкан мәктәп кешеләренә олы рәхмәтләрен әйтергә килә. Билгеле, колхоз рәисе белән мәктәп директоры тату, аңлашып эшләгәндә, бер-берсен хөрмәт иткәндә генә була мондый күренеш. Ә башкача булырга да тиеш түгел…

      Чакырылган кунаклар мәктәпкә керә торган олы капка янына җыела. Урамда инде. Сулда – Исмәгыйль бай салдырган кирпеч өй. Заманында, Октябрь инкыйлабына кадәр, хан сарае саналган йорт ике яклы итеп салынган, бер ишектән керешле булган. Беренче бүлмәнең эчке үлчәме 6 га 6 адымлы. Ул бүлмәдән сулга борылган эчке ишек икенче бүлмәгә дәшә, ул бүлмәнең үлчәме 6 га 7 адым булгандыр. Моны Зөлфәт яхшы белә, чөнки бу бүлмәләрдә Кирмән Башы мәктәбенә Хәсәнша, Өләүкә, Су-Елга авылларыннан укырга килгән кызлар торды. Зөлфәтнең бу бүлмәгә стенгазета чыгаручы Сүрия чирләп ятканда кергәне бар, шуннан белә. Түшәмнәре дә биек түгел, җитмәсә, 1 метрлап дивары җиргә сеңдереп ясалган, тәрәзә тупсаларындагы чүлмәкле гөлләр, урамда рәшәткә эчендәге гөлләр белән тигез биеклектә.

      Уйлап тора Зөлфәт: шушындый йорты бар, бай, фәлән-фәсмәтән дип, тырыш авыл кешеләрен ничек кенә җәзаламаган комиссарлар. Югыйсә комы да, кызыл балчыгы да, аларны болгатып, калыплап яндырган кирпече дә авылдашларының сөялле кулында биегән, күз нурларында яктырган, йөрәк тибешләрендә тирбәлгән, Чегән чишмәсе суы белән сихәтләнгән. Әтәмән урманыннан алып төшкән түгәрәк имәннәр, хәзер «кәҗә» дип йөртелүче дүртаякларга күтәреп салып, озын кул пычкылары белән түшәмгә дә, ишек-тәрәзә борысларына да ярылган. Шул озын пычкыны хәзерге кешенең кулына тоттырып, озынлыгы 3 м лы, диаметры 60–80 см лы имән бүрәнәне яр дип бирсәң, ул мәңге ярылмаячак, ә ир-ат аптырап калачак…

      Кече Кирмәннең йөзек кашы булган затлы тырышлары Әхмәт, Исмәгыйль, Әхмәтсафа менә шулай салган йортларын. Җиң сызганып, балчык-тузанга батып, гаиләдәге бала-чаганы да эшләтеп.

      Ә хәзерге авыл тырышлары салган йортларга исә Кирмән Башының бар халкы сыеп, тугарылып яшәрлек… Болар өчен Себергә дә сөрмиләр, Ак диңгез утрауларына да озатмыйлар…

* * *

      Узган гасырның 80 нче еллары башында өч мәчеттән корыштырган иске мәктәпкә дә чират җитте. Җимерделәр, таркаттылар, тараттылар. Әле колхозның дөбердәп яшәгән чагы, аңа да нәрсәдер эләкте бугай. Төзү – авыр эш, безгә сүтәргә куш инде син. Шушы мәктәптә укыган, аңа иксез-чиксез рәхмәтле булырга тиешле, инде үз хуҗалыгы белән гөрләтеп яшәүче авылдашлар «эшкә» кереште: кем нәрсә эләктерә ала?! Ишегалдындагы икенче, башлангычлар сабак алган бина, урыныннан кымшанды һәм, элеккеге үлчәмнәренә караганда күпкә кечерәеп, Норма авылы дуңгыз фермасында пәйда булды.

      Авыл клубы да булып халыкны сөендергән таш бина күмәк хуҗалыкның складына әйләндерелде. Аның тимер ишеге, тимер капкачлы үтә дә затлы тәрәзәләре дә аякланды. Шушы складта әйбер саклаучы колхоз завхозына бу хәл бик тә кулай булып чыкты. Ул Алабуга, Казаннан кайткан туганнарына боты-боты белән итне, башкасын озатып бетерә дә, складның тәрәзәсеннән