Рафаил Газизов

Ачык тәрәзәләр


Скачать книгу

яхшырак булыр? Тел, математика, химия, физика, биология, тарих, әдәбият, хезмәт, физкультура, рәсем! Укытучыларга да һәр сәгатьтә дәрес куйсаң әйбәт буласы икән. Дөрес, алар укытучылар бүлмәсендә эш таба, дәрес планы төзи, дәфтәр тикшерә, тәрбия эшләре, үз өстендә эшләү планнары белән мәшгуль. Әле көндәлекләр тикшерәсе, стенгазета, отряд сборы, шефлык эшләре бар. Сыйныфлар арасында уку, чисталык, тәртип, җәмгыятькә файдалы эш, шефлык буенча күрсәткечләрне пионервожатыйдан сорашасы бар, аннан тимер-томыр, чүпрәк-кәгазь, көл җыюда аның укучылары ничек икән? Эш җитәрлек укытучыга!

      Бәрәңге алу төгәлләнде. Шөкер, көннәр әйбәт торды. Әбиләр чуагы урман кырыендагы басуда эшләгәннәргә гүзәл күренешләр, алтын яфраклы кыштырдавык келәмнәр бүләк итте. Көннәр җылы торгач, өс-баш, аяк киемнәре дә җиңел, йөгерек иде. Мәктәпне Уңыш бәйрәме уздырганда бизәү өчен, укучылар китап битенә сыймаслык сарылы-кызыллы, тагын әллә нинди чуар бизәкле яфраклар җыйды.

      Һәр яфрак бер гомер кичергән бит. Язгы кояш җылысында өрәңге бөреләнгән, аның тәне буйлап каен суына караганда да татлырак чишмәләр йөгергән. Аннан бөреләр яралган, чәчәк таҗы кебек ачылган, яшел кочагын якты дөньяга җәйгән. Кирмәннең нәзберек җилләре, аның яшел кочагында иркәләнеп, агач очларына күтәрелгән, күккә ашкан. Сәгать саен, көн саен зурая, калыная барган яфраклар бишегендә тирбәлгән җилләр зәңгәр күккә ашкынган.

      Шифалы яңгырлар яуган. Яфрак кәсәләренә тамчылар тулган, бу бәрәкәтле тылсым ияләре, кәсәдән кәсәгә тамып, җиргә сикергән һәм өрәңге яфракларын үстерүче газиз туфракка сеңеп рәхмәт әйткән, серле дога укыган, мәдхия көйләгән: тып та тып, тып та тып.

      «Һәр яфрагын әрекмән яфрагы зурлыгында үстерү өчен, ай-һай, күп тырышырга туры килгәндер әни-өрәңгегә», – дип уйлап куйды Зөлфәт, Кависның әдәбият дәреслегеннән елмаеп торган өрәңге яфрагын күреп. Алтын көз, 1971 елның гүзәл көзе амбарларга игене, подвалларга, базларга бәрәңгесе, банкаларга яшелчәсе, кайнатмасы, гөмбәсе белән тулса, чоланнарда, келәтләрдә дару үләннәре булып урнашты, бәрәннәргә дип җәен хәстәрләгән юкә бәйләмнәре, мунчада күптөрле авырудан терелтерлек каен себеркеләренә әверелеп, аркылы колгаларга эленде. Һәр йорт тирәсендә алма исе аңкый, юкә себеркесе хуш исе бөркелә. Алмагачка баскыч сөяп куеп, йон бияләй киеп кенә җыйган Кирмән алмалары, йон оекбаш, бияләй, киез итек кунычларына тутырылып, бүлмә-чолан шүрлекләренә куелган яки сайгак шомартканда чыккан бөтәркәле йомычкалар түшәлгән тартмаларга тезелгән: бер рәт алма, аннан йомычка, аннан тагын алма. Ә бакчачы кулында – һаман да йон бияләй.

      Уңыш бәйрәмен уздыра беләләр бу мәктәптә. Колхоз рәисе, агрономы, партоешма секретаре, авыл Советы рәисе кунакка киләләр. Кая барсыннар?! Аларның күп көч сорый торган мәшәкатьләрдән коткаручы фәрештәләре мәктәптә бит! Өй саен йөреп, көйләп-чөйләп, сыйпап эшкә әйтәсе юк, һәр кеше белән озаклап сөйләшеп торасы юк. Мәктәп директоры белән колхоз рәисе идарә бинасында киңәшәләр дә, фәлән дистә яки фәлән йөз