Рафаил Газизов

Ачык тәрәзәләр


Скачать книгу

агач алган кешеләрдән калган ботак-сатак та, һәр елны тишелеп, печәнлекне чуарлаучы үсентеләр дә, куак, башка кирәкмәс агачлар да чабылды, ә юкә, шомырт, өрәңге, миләш, каен сыман төз агачларның аскы ботаклары чабылды. Агачлар җыйнакланды, өскә тизрәк үсә башладылар. Печәнлектә хуҗа бар икәне ялт итеп күренеп тора.

      Чыннан да, һәр елны ике машина печән биреп барды Мокат уязындагы кишәрлек, Рәхимулла абый белеп әйткән икән.

      Ә быел баш урманчы Илдус, әйтми-нитми, янәсе, урман аныкы, ничә ел буе әкәмәт тә зур көч куйган аланлыкны трактор белән ердырып, нарат, чыршылар утырттырды. Сука тезәнлекләп, куак кырып ясаган сәнгати аланны вәхшиләрчә ермаклаган, кәсләрен янәшәдәге җирләргә каплаган иде. Елыйсылары килде Зөлфәт гаиләсенең, бу хәлне күреп.

      Менә шул печәнлектән мал ризыгын чабып, әйләндереп, киптереп, алып төшеп сәндерәгә өйгәненә бер атна гына әле Зөлфәтнең. Ә кичә гаиләсе белән трактор ертмачлаган аланлыкны карап төшкәннәр иде. Ничә ел тырышып агач кырган печәнлекне.

      Туп сугалар, Зөлфәтнең кәефе юк. Теге ертмачланган алан аның якасыннан алган да сулышын кыса. Клуб каршындагы өйдән колхозның партоешма секретаре Батырша абый һәм су асты көймәсендә мичман булып түләүле хезмәткә калган Наил чыкты. Урам яктан гына эндәште Батырша Мостафиевич:

      – Зөлфәт, килеп кит әле. Менә нәрсә, Наил белән Земфира өйләнешергә сөйләшкәннәр. Мин баш кода булырмын. Ә син – кече кода. Әйдә, кереп чыгыйк әле. Земфираның өе дә янәшәдә.

      – Тирләп беткән бит мин Батырша абый, – дисә дә, ай-ваена карамыйча, алып кереп китте болар аны. Безне Земфираның гаиләсе бик яхшы каршы алды: табын дисеңме, ачык чырай дисеңме. Иманлы йорт иманлы йорт инде.

      Наилләрдә үк кайнарланып чыккан, тел белән тамак туйдырган партоешма секретаре «а» хәрефеннән башлады, «я» хәрефенә һәм «ярар» сүзенә барып җитте.

      Никах укыттылар микән, белмим, яшь гаилә Мурманскига китеп барган. Юлда барганда, кияү: «Минем хатыным бар анда», – дип, кәләшне чираттагы тукталышта Казанга озаткан.

      Бу хәл Зөлфәткә шулкадәр начар тәэсир итте, яшен суккан кебек булды. Ничек?! Ничек?! Ничек?!

      Кәләшнең гаиләсе белән гомер буе бер-берсен шулкадәр дә якын итеп яшәделәр, хәтта аның әнисе белән Земфираның, абыйсы Фәргатьнең әти-әниләре ахирәт дуслар кебек. Ә нәрсә килеп чыкты?! Батырша абыйсының хәле ничектер, ә ул бетте. Кабат кодалап йөрмәскә ант итте.

      Ә бит Зөлфәт авылда дистәләгән яшьләрне кавыштырды, моңа кадәр берсенең дә аерылышканы юк иде.

      Кода булып йөрүнең тамырына балта чабылды.

* * *

      Хәзер инде язмы, көзме икәнен дә хәтерләми. Аның кайсы фасылда булуы әһәмиятле дә түгел. Мәктәптән кайтты гына, әнисе чәй эчәргә дәште, шаулап-гөрләп ашап утыралар өчәү. Өченчесе – улым Илһам, нәни егет. Ишек шакып, якын туганыбыз Харис абый килеп керде. Без инде аны табынга чакырабыз. Ул баш тарта.

      – Әйдә, чыгып керик әле, – дип, мине ишегалдына дәшә. – Ашыгабыз, ачуланма, апа, – ди әнигә. Күренеп тора: кәефе шәп, нык дулкынланган абый.

      Ишегалдына чыксак, улы Илшат та бар икән.