Рафаил Газизов

Ачык тәрәзәләр


Скачать книгу

өч машинасы Казаннан кайтышлый безгә керер дә, мәктәпкә өчәр-дүртәр юл утын кайтарырбыз дигән идек. Завхоз да, үзем дә шунда кирәк. Мин сиңа акчадан һәм буяу банкалары тутырырлык буш капчыктан башка берни бирә алмыйм.

      Кызганыч иде директорның кыяфәте. Әле әти-әнисенең гаилә дуслары булганнар. Аның кызы белән Зөлфәт бер-берсенең колакларын тешләгәннәр, алга таба гомергә бергә булырлар, янәсе.

      – Ярар, Мәхмүт абый, акча белән капчыкны бирегез дә, үземнең парталар да ала-тилә булып беткән.

      – Тырыш инде, Зөлфәт, үзем дә бик читенсенеп кенә кушам. Чамала, мәктәпкә буяу никадәр күбрәк булса, шулкадәр шәп. Син үзеңне уйла, күтәреп тә йөрергә туры киләчәк. Хәерле юл.

      – Рәхмәт, Мәхмүт абый.

      Әле сәгать иртәнге 8 генә. Төшеп чәй эчте. 20 сумга сатып алган кәчтүмен эләктерде. Кесәгә паспортын тыкты, башына киде.

      Чегән тавыннан йөгереп төшеп, Кирмән инешен сикереп чыкты, Каршы тауга үрмәләде. Җиләкләр кипкән, шулай да берничә җир җиләген өзеп капты. Быел ел килеште үсемлекләргә: ул бәрәңгеләрне кара син: үзе юан сабаклы, үзе ямь-яшел яфраклы. Тау битендәге печән дә биек, куе, ә бит югыйсә мал-туар ишле, гел кыркып тора. Вакытында яуган шифалы яңгырлар, көннәрнең гаҗәп тә җылы торуы үләннәрне, куакларны, агачларны да тиз үстерә. Менә бу әрекмәнне генә кара син, яфрагын хатын-кызның баш яулыгы итеп ябынырга була. Җиләкләр эре, сусыл.

      Зөлфәт кая гына бармасын, кайдан гына кайтмасын, аның бер үзгәрмәүчән гадәте бар. Ничек кенә ашыкмасын, аңа тау түбәсендә туктап, туган авылы Кирмән Башына күз ташлап алырга кирәк. Бу – йөзләрчә, меңнәрчә кабатланган вакыйга. Кечкенәдән шулай. Чаңгы, чана шуасыңмы, Каршы тауданмы, Урыс юлыннанмы, Ризван каеннары яныннанмы, Күҗәкәдән, Аргы яктанмы – ирексездән аны нидер туктата, хәрәкәтсез калдыра. Тау астында калганнар кычкыра: «Әйдә, эз сал, аннан, син егылмасаң, без дә чамаларбыз». Ә Зөлфәт аларны әллә ишетә, әллә юк. Бу – җандагы канун.

      Гасырларны нәни калкулыклар итеп тезгән Түбәнге һәм Борынгы, Югары һәм Яңа зиратлар. Алар ямь-яшел түгәрәк мендәрләр сыман. Шул нәни яшел мендәр астында мәңгегә йокыга талган ничәмә-ничә буын бабайлар, әбиләр, әти-әниләр, туганнар, күршеләр.

      Авыл зирәк акыл, олы тәҗрибәгә таянып төзелгән. Чакрымлы урамнар, озын тыкрыклар. Моңа ирешү өчен, халкыбызга ничә гасыр кирәк булгандыр. Һәр хуҗалыкны, анда яшәүчеләрне бик яхшы белә Зөлфәт. Язмыш уртак, туган тел челтери, эчкән су, ашаган ризык хәләл көч белән тир түгеп, күмәкләшеп табыла. Авыл кешеләре – бер гаилә балалары.

      Зөлфәткә сәфәренә җитәрлек көч-куәт өстәлде. Авылына бер-ике күз сирпеп алуга, сәгать 10 нчыларга иске Казан юлында була, Алла боерса. Юлда очраган машиналарның берәрсе утыртса, Мамадышка юл алыр. Аннан шәһәр аша пристаньга килер. Паром җайлы туры килсә, аңа төялеп чыгучы берәр автобусмы, йөк машинасымы утыртса, Алабугага юнәлер.

      Нәкъ шулай булды да. Уңган юлга чыккан, ахры. Алабугада беренче тапкыр булуы, ләкин эзли торгач, хуҗалык сатыклары4 кибетен тапты. Сорау туды. Ничә банка алырга икән? Сатучыга аңа товары гына үтсен. Өч килограммлы банкалар.