Рафаил Газизов

Ачык тәрәзәләр


Скачать книгу

Без биш авылдаш биш атта барабыз. Урманчыга җитсәк, авылны милиция чолгап алган. Һәр кешене үзләре белән алып китәләр дә бер мунча ишегалдында яткан кешене күрсәтәләр. «Таныйсызмы, бу кем?» – дип сорыйлар. Өлкәннәр авыз ачканчы, мин: «Укытучы абыем!» – дип кычкырдым һәм елап та җибәрдем. Миңа 10 яшь иде. Әрәм булды Баязитов абый, бик әйбәт укытучы иде, урыны җәннәттә булсын».

      Кирмәнбашлары үзләренә белем биргән Ясәвиев абыйларын һәм аның хатыны Әлфинур апаны, аннан 1935 елда мәктәп җидееллыкка әйләнгәч укыткан Смирнов абыйны, аның улы Иванны (соңрак Иван да кайдадыр мәктәп директоры булды, аны армиягә алмадылар, күзе зәгыйфь иде) бик яхшы хәтерлиләр. Смирнов абыйдан соң мәктәпне Хаҗип абый Хисамов җитәкләде һәм Бөек Ватан сугышына да Кирмән Башыннан китте. Без аның исемен дә 30–40 елдан соң гына белдек, чөнки аңа халык «Хисамов абый» дип дәшә иде.

      Сугышка ирләр китеп беткәч, мәктәп Понкина апа кулына күчте. Ул елларны әйтмә дә, сөйләмә дә инде син, күрде халык. Футбол тубы кебек типкәләде инде ачлыгы да, авыр эше дә, ачы суыгы да, кара кайгысы да.

      Хөкүмәт шул чорда да мәктәпне онытмады: балаларны ашатты, укытучыларга паёк бирде. Менә ни өчен зур иде авторитеты хөкүмәтнең, властьның. Сугышның соңгы елларында укытучыларны фронттан мәктәпләргә укытырга кайтардылар, уйлап кара син! Менә ни өчен укытучыларның абруе тагын да артты.

      Менә берзаман мәктәпкә Мәгъсүмов Мөнип абыйны китерделәр. Фронтовик. Бер аягы бот төбеннән өзелгән. Ике култык таягы белән йөри, үзебезнең Алан авылыннан. Хатыны Мәликә исемле, ул да авыру. Беркөнне Чегән чишмәсе тавыннан көянтә белән су алып менгәндә туктап кала, еш-еш сулый. Чиләкләрен чат уртасына кадәр алып менә укучы кызлар. Аннан Мәликә апабыз: «Тукта, кызым, кеше күрсә нәрсә әйтер?» – дип, көянтәсен үзе күтәрә дә зәгыйфь-сәер адымнар белән теркелди.

      Менә кемнәр эшләде бездә!

      Узган гасырның 30 нчы еллары уртасында өч мәхәлләнең мәчетләрен сүттеләр дә Исмәгыйль байның кирпеч өе, таш келәте өстенә икенче кат итеп күтәрделәр. Укытучылар һәм сыйныф бүлмәләре, остаханә, ашханә, ат, утын сарайлары калыкты.

      Мөнип Мәгъсүмов мәктәп яны тәҗрибә бакчасы булдыруга күп көч куйды. Байдан калган кар базы күмелде, ташландык хуҗалык корылмалары сүтелде, җыештырылды, җир кул белән казылды. Койма белән әйләндереп алынды, алмагач, карлыган үсентеләре алып кайтып утырттылар. Көннәр буе култык таяклары белән әсәрләнеп йөргән Мөнип аганың төне буе ыңгырашып чыгуын Мәликәсе һәм … фатир диварлары ишетте. Мәликәсе беркемгә дә сөйләмәде, ә диварларның теле юк иде…

      Әүвәле Кирмән Башында унлап кына хуҗалыкта җиләк-җимеш бакчасы бар иде. Мөнип абыйлары укучыларына карлыган ботаклары өләште, чия, алмагач үсентеләре алып кайтты. Намуслы хезмәте өчен Ленин орденына лаек булды. Ул үсентеләр алып кайтып яшәтеп җибәргән бакчалар яши авылда. Абзый инде күптән бакыйлыкка күчсә дә, авыл халкы аны онытмый. Зөлфәт тә, Мамадышка барганда һәм кайтканда, догасыннан калдырмый.

      Иң гыйбрәтлесе Мөнип аганың кыш көнендә Мамадышка хезмәт хакына баруы булгандыр.