Роза Мулланурова

Җан сөенече


Скачать книгу

шәүләсе беленә башлаганчы ятып торса да, кабат йокыга куера алмады. Аяк очларына гына басып, кухняга чыкты. Өйрәнелгән гадәт буенча, чәйнеккә су агызды, шырпы сызды. Ялкын теле бармагын пешерә башлагач кына, йокысыннан айнып, уянып киткәндәй булды.

      Һай бу гомерләр! Сызган шырпы кебек гөлт итеп кабына да күз ачып йомган арада янып күмергә әйләнә инде әллә? Безнең гомердән дә бөкрәйгән шырпы кебек күмер генә торып калмасмы?!

      Ул күргән төшен янә хәтерендә яңартмакчы булды. Бетмәс борчуы – Илдар кайгысы йоклаганда да тынгылык бирмидер шул күңеленә. Әллә тагын берәр бәла-казага юлыкканмы? И бала! Бәгырь ите! Тагын ниләр генә күрәсе бардыр? Бәкегә чумуы билге – кисәтү идеме әллә? Нигә вакытсыз уянып китте соң әле? Бәлки, азагы ни белән бетәсен дә күргән булыр иде. Йә, тиле димә инде… Әллә саташа башлады инде? Төш кенә ич бу, нибары төш. Тик шунысы хак: өндәге уй-хәсрәтнең дәвамы бу, төштә янәдән кабатлануы. Бәхетсез кабатлану…

      Хәер, төшкә керүенә гаҗәпләнәсе юк, бүген улының туган көне ич. Күчтәнәчләрне алгандыр. Урман чикләвеген бик ярата иде, сөенгәндер. Чәкчәк, бал, каклаган каз да салды әнкәсе. Тик үзе авыз итә алдымы икән?! Андагы тәртипләрне кем белеп бетергән? Шуңа янамы йөрәге? Яна шул, ялкынсыз яна. Бала хәсрәте җанны тындырмый. Ник болай хаталы булды соң язмышлары? Кем гаепле моңа? Бу кадәр зур, авыр сынау нигә нәкъ менә аларга килде соң?

      Бүген, юк, хәзер үк хат язып салырга кирәк. Буй җиткерсә дә, ана өчен һаман сабый шул ул. Газизе, кадерлесе. Терәге, ышанычы… була алмаса да, якын, бигрәкләр дә якын шул йөрәккә. Йөрәк ярасы… Барыбер ярата ул аны, өзелеп ярата, мәңге яратачак. Җир йөзендә үзенә теләктәш бер генә зат калмаса да, кешенең анасы бар икән, ул беткән кеше түгел. Аны кайгыртучы бар.

      Сүнми торган изге хис – ана мәхәббәте ялгыш адымнардан саклап кала алса икән! Баласы өчен утка керергә, суга төшәргә дә риза ул.

      Тирәндә, йөрәк түрендә пыскыган сүнмәгән өмет әле дә көч бирә.

      «Кайтыр көннәреңне саный-саный, тыным белән тартып-суырып алырдай булып көтәм сине, улым-улкаем!..»

      Җепкә энҗе тезгәндәй, якты теләкләрен тезә-тезә, хат яза ана. Хәвефле уйлар, төшләнеп саташу, җанны борчып торган истәлек-хатирәләр күләгә булып шуыша, хатка керми, читкә чәчелеп кала.

      Кайтыр, боерган булса, исән йөрсен дә, уе-нияте изгелектә булсын!

      Бүлмә иртәнге тынлыкта оеп утыра. Ире йоклый әле. Илдар өчен Тәгъзимәнең утлар йотканын аңлый да, аңламый да ул. «Шулкадәр борчылма, үзеңне бетерәсең бит», – дип юатмакчы була. Нихәл итәсең, үз атасы түгел шул. Әгәр үзенеке булса… Хәер, яхшырак булыр идеме икән? Ихтимал, язмышлардан узмыш юк, диюләре тиккә түгелдер.

      Илдарының әтисе – Илгизе белән Тәгъзимә Минзәлә педучилищесында укыганда танышкан иде. Юллар очраштырды. Очраклылык идеме бу, күрәчәкме – кем белгән? Авылына каникулга кайтып барышы иде. «Юл газабы – гүр газабы» дип, тиккә әйтәләрмени, шулчаклы арыган-талчыккан, үзе ач, туңган иде. Язгы пычракта җилләп өлгермәгән юл тайгак… Яңгыр сибәли. Машина очравын ул зур бәхеткә юрады. Кул күтәрерлек тә хәле калмаган иде. Шофёр егет хәлсезләнгән кызны күтәреп