Роза Мулланурова

Җан сөенече


Скачать книгу

Илгизнең «бүтән эчмим!» дип биргән ант-вәгъдәләре дә тукран тәүбәсе генә булып чыга. Баганага бәрелеп һәлакәткә юлыккач, машина йөртү хокукыннан да мәхрүм иттеләр үзен. Моңарчы этеп-төртеп булса да тәгәрәткән тормышының тәмам көе китте. Илгизнең дә кулыннан эш төште. Аркылыны буйга алып салмый, эштән бизде, соранып эчүгә сабышты.

      Улының: «Әти, эчмә!» – дип ялыну-ялварулары да исерекне айнытырлык түгел иде инде. Тәгъзимә оялды, хурланды. Укытучы авыл өчен үрнәк булырга тиеш. Күпме бала укытучы авызына карап тора! Үз ирен дә тыңлата алмагач, кем ышансын соң аңа?

      Гарьләнүгә түзә алмыйча, улын ияртеп авылына кайтып китмәкче иде. Төп йортта аны көтеп торучы юк, әтисе – әллә кайчан тау башында, карт әнисе: «Килен-киртек өстенә аерылып кайтуың гына җитмәгән! – дип, бик төксе каршылады. – Аш булган җиреңдә таш бул, дидем түгелме? Кайтып-китеп, кеше көлдереп йөрисең юк. Чыдарга тырыш. Без дә шулай теш кысып түзгән. Кем сиңа монда эш әзерләп куйган?»

      Хәтта апалары да аңламады бәргәләнүләрен. Юаталар, имеш: «Кем эчми соң бу заманда? Шул афәт аркасында авыл бетеп-таралып ята. Тәрбиялә, син бит укытучы!» – ди берсе. Икенчесе: «Әти кирәк ир балага. Сыңар канат иртә сынар. Сындырма канатын. Гыйбрәт алып, менә дигән егет булып үсәр», – дип, салпы якка салам кыстырмакчы.

      Кителгән чәйнек борынын ябыштырып куеп була, җае киткән тормышны кабат рәтләп җибәрер, исерекне айнытыр өчен нинди тылсым, сихер кирәктер… Бу кадәресеннән Тәгъзимә бихәбәр иде шул.

      Хатыны белән улын алмага килгәндә, Илгиз, ни хикмәттер, аек иде. Тик озакка бармады бу халәте, тагын ычкынды. Янә тәүбәгә килде. Янә эчүгә сабышты. Ә беркөнне күзе-башы тонган ир хатынның маңгаена ау мылтыгы төзәде. Шулчак Илдар илереп елап җибәрде. Илгизнең кулыннан мылтыгы төшеп китте, ату тавышы өчесен дә миңгерәтте. Бәхеткә, дары тәрәзә пыяласын гына коеп төшерде. Бу мәхшәрдән исән котылуына ышанмыйча, Тәгъзимә, улын күтәреп, өйдән чыгып качты. Автобуска утыргач кына исенә килде. Кая бара ул? Ронога! Аякларына егылып, иң ерак берәр авылга эшкә билгеләүләрен үтенер. Тик… уку елы уртасында аны көтеп торучы юк икән. Сабыр итәргә үгетләделәр. Мәктәп янындагы йорттан ирле-хатынлы укытучы Хәмитовлар чолан итеп тоткан бер бәләкәй бүлмәне, бушаттырып, аңа бирделәр. Тәгъзимә эш белән онытылырга, дәресләрен кызыклы, үтемле итәргә тырышты.

      Ә бер айдан Илгиз суга батты. Китте чыш-пыш, гайбәт сүз, мәрхүмне аклау, хатынны гаепләү. Итәк астыннан ут йөртүдә күршеләре артыграк та тырышты шикелле. «Ирне ир иткән дә, юк иткән дә хатын» дия-дия, төкерек чәчеп, Тәгъзимәне «фаш итәргә» тотындылар.

      Илгизнең ерак туганы ел ашын үткәрергә авылга кайткан иде.

      – Моннан китәргә кирәк сиңа, – дип киңәш итте ул. – Бер җиргә генә ябышып ятарга ярамый. Без Бишбалтада яшибез. Йорт сатучылар бар. Бер карчык өен арзанга гына сата. Дөрес, тузган йорты. Әлегә яшәп торырга ярый. Улың аякка баскач яңартырсыз. Тәвәккәллә…

      Әйтүе җиңел, ә кесәдә җилләр уйнаса… Арзан дигәч тә, җырламага бирмиләр ич. Рәхмәт,