Роза Мулланурова

Җан сөенече


Скачать книгу

уйлаган? Укытучы сизгән… Хикәя итеп аны район газетасында басып чыгарулары күңелдәге иҗат чишмәсен кузгатып җибәрде. Иҗат дәртен уятты. Рабига апа канат куйды ич аңа. Күңелдә кайнаган хисләр дәрьясын ерып җибәрүче булды. Иҗатка мәхәббәте шул чактан башланды. Атап Казаннан яшь язучылар семинарына чакыру килгәч, ике ут арасында калгандай булган иде ул. Барыр иде, өс-баш хөрти… Резин галош сөйрәп, сырма киеп барсынмы? Мәктәпкә барысы да бишмәт киеп кенә йөри дә бит! «Карале, минем буе икәнсең ич! Киеп кара!» – диде укытучысы. Калын табанлы ботинка, җиңел куртка, яңа күлмәк киеп китте ул Казанга. Җан җылысын да, өр-яңа киемнәрен дә кызганмый торган нинди укытучылар бар иде бит!

      Ә ул? Рәхмәт әйткәндер әйтүен. Хәер, әйтеп кенә бетерерлекмени ул хисне?.. Йөрәктә калган, кемгә дә булса бирелергә тиешле җылы.

* * *

      Мөслимә апа Зөмәрәне сөенеп каршылады. Күзендә генә – моң…

      – Элекке бер шәкертем кереп чыккан иде. Кызыклы бер риваять диимме, хикәятме сөйләде. Шуның тәэсирендә әле апагыз. Безнең хакта – укытучылар турында… Булган хәлдерме? Хәер, хәзер Интернетта да чүп-чар күп. Чүп түгел, гыйбрәтле хәл бусы.

      Кунагын утырткач, Мөслимә апа сөйли дә башлады:

      – Бер укытучы шәкертләренең көндәлек-дәфтәрләрен тикшереп, укучыларга характеристика – бәяләмә язып утыра икән. Берсенекен, күрәсе килмичә, читкә алып куя. Яратмый ул бу малайны. Сөйкемсез сөяге бар гүяки. Укуы да әллә кем түгел, тәртибе, киенүе, үз-үзен тотышы, хәтта исе – һәммәсе ятышсыз тоела. Ни генә язарга инде моңа? Тискәре характеристика белән чыгарып җибәрсәң… Ник сөйми ул аны – үзе дә белми… Язмыйча да булмый. Өстәлендә соңгы эш – шул үсмергә бәяләмә…

      Укытучы бу мәктәптә яңарак кеше була, күрәсең, «элгәргеләр ни сырлады икән?» дип, архивны күтәрмәкче була. Әһә, табылды. Менә ул… «Искиткеч сәләтле, зирәк, акыллы бала. Яхшы укый. Тырыш…» Әллә ялгыш эләктеме? Шул малай хакындамы соң бу кадәрле мактау?

      Тагын берничә елныкын алып карый: «Сәләтле, булдыклы. Үрнәк. Тыныч табигатьле, ярдәмчел. Дустанә». Елның-елында төче сүзләр. Фәрештә диярсең. Талантлы, имеш. Ялгышмы?

      Берничә ел үткән: «Укуы уртача. Борчулы. Кәефсез. Сөйләшми. Мәктәпкә арып килә. Авыру әнисен карый. Җилкәсен тормыш басты. Әтиләре эчкечелеккә бирелде».

      «Укуы начарланды. Әнисенең үлемен бик авыр кичерә. Төшенкелеккә бирелде. Әйтерсең алмаштырып куйдылар…»

      Укытучы кәгазь-дәфтәрләрен җыештыра. Ничек, ни язарга?..

      Икенче көнне класс саубуллашу кичәсенә җыела. Укучыларның кулында – купшы чәчәк бәйләмнәре, бүләк салынган матур пакетлар. Тик теге үсмер генә бер читтә башын аска иеп басып тора. Ә укытучы нәкъ менә аның янына килеп баса да оялып кына ул сузган, иске газетага төргән нәни төргәкне кулына ала. Сүтә. Ислемае шешәсендә яртылаш кына калганын күреп пырхылдашкан укучыларын ым кагып туктата: «Бу – минем яраткан хушбуем. Рәхмәт сиңа! – ди, каушаган малайны кочаклап ала. – Мин беләм: сәләтле, булдыклы егет син. Тормыш авырлыклары сине