Марат Кәбиров

Убырлар уянган чак


Скачать книгу

тартмасыннан шырпы каплары алып безгә таратып бирде.

      –Прожектордан куркалар, – диде аннан соң, – Болай булса, иртәгәгә кадәр яшәячәкбез.

      –Наилә жалкы, – диде Айрат, иренен кымтып, – Әгәр мин комачауламасам…

      –Нишлисең, сугыш югалтусыз булмый…– Һидият елмайгандай итте, – Суыткычта кыярлар бардыр. Шуларны турый тор әле. Корсак ачты.

      Мин стенадагы сәгатькә карап алдым. Бер тулып килә. Кояш чыкканчы биш сәгать калган. Биш сәгать вакыт миңа гасырлардан озын булып тоелды.

      * * *

      Һидиятның тынычлыгы безгә дә йокты. Прожектор уты алмас ераклыкта исәпсез шәүләләр күренә, алар әле кеше, әле кош кыяфәтенә кереп безгә якынаерга тырышалар, әмма элекрның көчле нурларына эләгү белән хәлсезләнеп кире чигенергә мәҗбүр булалар, тәкатьсезрәк кыланганнары эреп юкка чыга иде. Бу күренешне сәгатькә якын хәвефләнеп күзәткәннән соң, тынычланып калдык.

      –Бүген исән калачакбыз, – диде Һидият, Айрат әзерләгән табынга утырып, – Ә хәзер капкалап алырга да мөмкин.

      Өстәлдәге ризык мулдан булмаса да, бик тәмле сыман тоелды, хәер, картыйның коймагыннан башка бер нәрсәдә ашамадык ич, ансы да әле бөтенләе белән диярлек кире чыгып бетте. Кыярны суган белән бергә турап өстенә көнбагыш мае салсаң һәм күп итеп тоз сипсәң, телеңне йотарлык була икән. Без ашау ләззәтенә бирелеп, урамда – төн, ә тирә-ягыбызда бугазыбызга ябешергә торган вампирлар икәнен дә оныта яздык. Әмма алар безне онытмады. Әле веранданың караңгы почмагына килеп җәнҗал куптардылар, әле өй түбәсенә менеп сикергәләделәр. Тик без моңа артык игътибар бирмәдек. Өйне җимерә алмасларын да, җимергән хәлдә прожекторлар утына якын килмәячәкләрен дә яхшы белә идек. Өстәвенә кыяр тәмле, ә без ач идек. Ләкин вампирлар да ач иде. Ә без тәмле идек…

      Туктаусыз дөбер-шатыр килгән тавышлар кинәт тынып калды. Без инде шау-шуга күнегә төшкән идек. Көтмәгәндә чолгап алган тынлык күңелгә шом өрде, ул каты да авыр да булып тоелды. Без калакларыбызны куеп тынып калдык. Һидият тәрәзә янына юнәлде.

      –Алар китә, – диде ул бераздан, – Алар безне калдырып китә!

      –Ура!

      –Ура!

      Ләкин Һидият шатланып кычкырырга ашыкмады. Ул тәмәке кабызды. Өй эченә күз йөгертеп чыкты. Кабат тәрәзә янына килде. Һәм сүгенеп куйды.

      –Шайтан алгыры!

      Без дә аның янына басып тәрәзәләргә капландык.

      Борынгы хәрбиләр сыман тезелеп баскан сарыклар башларын түбән иеп безгә таба килә иде.

      –Прожекторларны шуларга төбәгез! – дип кычкырды Һидият, – Тиз!

      Без прожекторларны сарыклар өстенә юнәлттек. Аларның күбесе эреп акты, шартлады, егылып калды, ләкин зыян күрмәгәннәре сөзәргә әзерләнеп безгә якынаюын белде. Электр нурыннан юкка чыкканнарын яңалары алыштырды, аларны – тагы бүтәннәр. Без ут сиптергән солдатлар кебек прожекторларны әле анда, әле монда юнәлттек. Сарыклар меңәрләп кырылса да, алар тагын, тагын пәйда булды, бу агымның чиге дә, чамасы да булмас төсле иде. Тик бераздан алар сирәгәйде. Әмма исән калганнары да җитәрлек иде әле һәм алар коймаларны катырка урынына гына ертып узып өйне китереп сөзде. Йорт, давылдагы