Марат Кәбиров

Убырлар уянган чак


Скачать книгу

да, йөзләре кешенекенә охшаган иде, мин кайберләрендә үз танышларымны да күргәндәй булдым, тик кемнең кемгә охшаганын гына абайлап, абайласам да бу хакта Һидиятка әйтеп өлгермәдем, ә икенче мизгелдә бер танышларны бүтәннәре алыштырды.

      – Күтегезгә үтәме?! – дип кинәнде Һидият, акылсыз көлүгә бирелеп, – Безнең авыл сәламе бу сезгә!

      Кинәт ул мине идәнгә төшерде дә ниндидер алым белән аягы астына сузып салды. Мин кычкырып куйдым.

      –Шулай гына ят! – Аның тавышы катгый да, күңелле дә иде, мин ничектер татами артында торган көярмәннәрнең дәртле авазларын күз алдына китердем, – Әлегә тик кенә ят! Синең чират та җитәр.

      Һидият шашкын бер күтәренкелек белән тирә якка ут сиптерүендә булды:

      –Вы думали, я – шут?! – дип кычкырды ул бөтен тирә-юн уянырлык итеп, – Я— суд! Я – Страшный Суд! Молись Эпоха!..1

      Һәм ут сиптерде.

      Аның аягы астында куркыныч юк, барсы да ниндидер уенны хәтерләтә сыман иде. Мин инде мондый ахмак күренештән көләргә дә әзер идем. Тик ул кинәт җилкәмнән тартып үрә бастырды.

      –Боллонның газы бетә! Бензинга йөгер!

      Миңа йөгерергә туры килмәде, ул юлымны яктыртып алды да мине кеше кыяфәтенә кереп өлгергән вампирлардан аралап акырын гына бензин яткан урынга чигенде. Шлангадан ургылган ут сүрәнләнә төште. Аның саен вампирлар әрсезләнде. Тик аларның җитди һөҗүмен тәрәзә пәрдәләренә, өй эчендәге башка чүпрәкләргә капкан ут кына тыеп тора иде.

      –Белизна савытын бир!

      Мин кулына тоттырып та өлгермәдем, Һидият аны янып яткан караватка ыргытты да, үзе белән мине дә ияртеп өстәл астына чүгәләде. Шартлау зур булмады, аның каравы өй эче миллион прожектор яктырткандай балкып китте. Без тиз генә торып ишеккә юнәлдек.

      –Мә, кирәкләрен бир! – диде Һидият, шланганы миңа тоттырып, ә үзе аркылы куелган ломны алырга тотынды,– Тиз бул, анаңны…

      Чынлап та тиз булырга кирәк иде. Өй эчен төтен… юк, төтен генә түгел, сасыган иттән ясалган шашлык… Юк, ул да түгел, өй эчен чыдап булмаслык, сулыш алалмаслык бер кабәхать ис баскан, ул күзләргә керә, тын юлларына үтә, торган урыныңда чәбәләнергә мәҗбүр итә иде.

      –Анаңны фәлән ит…

      Ломны алып бәргәч тә ишек ачылмады. Һидият аңа ярсып тибәргә тотынды. Мин якындагы белизна шешәсенең капкачын алып тирә-якта өерелгән вампирлар өстенә сибеп җибәрдем. Өй эче тагы якты нурга төренде. Ләкин мин һәлак булган вампирларны да, Һидиятны да күрмәдем. Миңа рәхәт иде, башым чиксез ләззәт белән әйләнеп китте. Дөнья әллә ничә төсләргә кереп балкый башлады. Тик борын төбендәге яман ис кенә озак җанны өтте…

      –Илһам! Анаңны…

      Әйтерсең, очып барган җирдән мине кемдер эләктереп алды. Без тагын очып киттек. Бөтен тирә ягыбыз тик яктылыктан гына тора иде. Мин бәхетле идем. Тик бәхетем озакка сузылмады, кемдер яңагыма сугып җибәрде. Нык итеп. Ул сугудан кабынган ут шарлары бөтен күзәнәкләремә үтеп керде. Мин күземне ачтым.

      –Исәнсеңме, шайтан алгыры!.. Тор, әйдә, тот менә бу таякларны!

      –Нәрсә?!. – Ялкынга чорналган йортны күрүгә мин шундук