Марат Кәбиров

Убырлар уянган чак


Скачать книгу

очтым.

      –Яныма кил, балам… – дип чакырды теге тавыш, – Картыеңны, авыр хәлгә куйма. Мин сусадым… Бер йотым бир миңа. Тик бер йотым…

      – Шайтан алгыры!..

      – Бер йотым бир, улым…

      – Хәзер картый…

      – Селкенәсе булма…

      – Бер йотым…

      – Илһам!

      Менә шушы бәндә, беркем теләмәгәндә, беркем сорамаганда килеп чыккан шушы адәм, ничәнче кат инде минем юлыма аркылы төшә. Ничәнче кат инде минем теләгемне суырып алып, үзе кушканны эшләргә мәҗбүр итә. Һәм мин аңа буйсынам. Мин аңа хезмәт итәм. Соң, ул да вампир түгел мени?! Бәлки, минем күргәннәрем газаплы төш кенәдер? Бәлки, бу дөньяда вампирлар бөтенләй юктыр? Яки бардыр… Ләкин дөнья әлегечә түгел, ул – бер төрле вампирлар белән икенче төрлеләренең сугышыдыр?!. Һәм мин шушы сугышта катнашырга мәҗбүрмен. Кирәкме соң ул миңа?! Нигә кирәк?!. Үз гомеремне саклап калу өченме? Ә минем гомер нигә кирәк? Кемгә кирәк? Кеше гомере, гомумән, нигә кирәк? Аның кемгә хаҗәте бар? Әйе, бер-берсе белән кан дошман булып, бер-берсенең бер йотым канын эчәр өчен гаҗизләнеп яши икән, кешенең бу дөньяга ни пычагыма кирәге бар? Мин Айратның канын ләззәтләнеп суырган вампирны хәтерләдем… Мин вампирларны ләззәтләнеп кыйраткан Һидиятне искә төшердем… Мин аларның берсен дә яратмадым…

      –Илһам, тилеләнмә! Һәлак буласың бит…

      –Илһам, улым… Кил яныма… Бер йотым бир миңа…

      Тапкан-тиенгәнен өйгә алып кайтып, хәтта ашауны да кысып, адәм арасына чыгарга, кешечә дөнья көтәргә, фәлән бүлмәле фатир алырга, затлы машинада йөрергә хыялланган әнием искә төште… Мин үземне белә белгәннән бирле ул шулай хыяллана инде…

      Әтием искә төште… Ул начар язучы түгел, халык аны ярата, язганнарын йотлыгып укый, мин дә аңа табынып үстем… Тик ул гына… ул вакыты белән безнең өчен күп, бик күп тоелган акчалар алып кайтса да, ул да тормыш рәвешебезне артык үзгәртә алмады. Шуңа да мине:“Язучы булма!” – дип тирги ул. Әтием дә…

      Мин Айратны хәтерләдем… Мәктәптә бай балалары да бик күп иде… Мин ел буена әтидән теләнеп, үз дәрәҗәмне төшермәскә тырышып яшим. Әти юмарт ла ул, тик мин генә үземне бер паразит итеп тоям. Әле, каникуллар башлану белән авылга сыпыртуым да, үземнең шушы халәтемнән качарга теләүдән икән бит. Мин авылга кайтмыйча, Айрат миңа кунакка килсә дә, без әтинең кесәсеннән ерак китә алмас идек…

      –Илһам, тилеләнмә!..– дип кычкырды Һидият минем картый ягына атлавымны күреп, – Кеше бул, Илһам…

      Мин картый ягына атладым.

      Ярты юлга җиткәч, туктап калдым.

      –Син юлның нәкъ яртысында, – диде картый, – Ә миңа тик бер йотым кирәк… Тик бер йотым…

      Мин дәшмәдем.

      –Тик бер адым гына… – Картый миңа шулай пышылдады, – Тик бер адым…

      –Тик бер адым – һәм син кеше түгел, – дип кычкырды Һидият, – Илһам, уйла!..

      …Ә мин нәкъ уртада басып калам…

      Икенче бүлек

      * * *

      Ә мин нәкъ уртада басып калам…

      Әйтүе генә җиңел…

      Ниндидер юлны сайларга кирәктә, урталыкта калып булмыйдыр ул. Бик-бик теләсәң дә. Син уңгамы-сулгамы