диде абый.
– Бәхетленең кунагы да бергә килә – әйдүк, Тимершәех!.. – дип, Шәрифулла абзый аның бүрегенә үрелде. Моңсулыгы юкка чыгып, йөзенә нуры кайткан иде инде.
– Мин йомыш белән генә, Шәрифулла абзый…
– Йомышны аны табын янында да йомышлап була. Әйдә-әйдә, персидәтел булсаң да, аштан зур түгелсеңдер әле.
– Алайса, тукта инде, Шәрифулла абзый, берәр кызыңны атка җибәрик башта. Илләргә барып кайтасым бар иде – сельсоветка чакырганнар.
– Тәрҗимә, кызым!..
– Нәрсә? – дип, кече яктан Тәрҗимә килеп чыкты.
– Әнә Тимершәех абыеңның сиңа йомышы бар.
– Бик кыенсынмасаң, минем Турыны гына җигеп алып кайт әле, апай, – диде Тимершәех абый.
– Кылыйга ни дип әйтим? – диде Тәрҗимә.
– Илләргә бара дип әйт. Печәнне күбрәк салсын.
Хуш исле печән салып, көрмәле чанага утырып кайтасы булгач, Тәрҗимә яхшыдан киенде: өстенә бостон тышлы билле пальтосын, аягына калыптан гына төшкән кара киез итеген киеп, кара шәльяулыгын бәйләде дә, үзе дә яхшы атлар төсле башын чөеп, атка китте. Абый аңа күзен дә алмыйча карап утырды.
– Теге елан-турынмы? – диде абый. – Ай-һай, ул булса, кызлар кулын санлар микән?
– Атыңны түгел, шайтаныңны биетә ул безнең Тәрҗимә! – дип, Тимершәех абый өстеннән сала башлады.
Шәрифулла абзый аның күн бүреген, сары бәрән тунын алып, чөйгә элеп куйды.
– Рәҗимә, комганга җылы су сал, кызым. Тимершәех абыең юынадыр, – диде Җүәйрә апа.
Мин Тимершәех абыйга үз урынымны биреп, үзем түбәнгәрәк күчтем. Шәрифулла абзый тагы бер кәсә алды.
– Юк-юк, мин бер дә капмыйм, – диде Тимершәех абый. – Син Раббанине сыйла. Минем – эш вакыты. Сельсоветка да барасым бар. Сирингә дә иртәгә эшкә. Бүген Әдрән белән икесен дә нәрәткә кертмәдем инде: мондый көн гел килми, – дип, кайнар каз шулпасына кашыгын тыкты.
– Әйдә, алайса, Раббани! Дүрт буласы урынга икәү генә калдык, – диде Шәрифулла абзый.
Бер тәлинкә шулпа эчеп, иттән дә авыз иткәч, Тимершәех абый җай гына сүз башлады:
– Яз җитә бит әле, Шәрифулла абзый. Яз!.. Көздән уйлаган уйлар язга туры килеп бетмәде. Менә әле орлыкка дигән бодайны тазартып ятадырыек – бер дә җитәр сыман түгел. Аның әле чәчү өстендә ай буе сабан сөрүчеләрен, тракторчыларын ашатырга кирәк… Менә шундый-шундый хәлләр, Шәрифулла абзыкай гынам…
– Боткасын пешергәч, маен да сал инде, миннән ашлык сорарга килдеңме?
– Шулайрак иде, Шәрифулла абзый. Мин идарә сүзен әйтәм.
– Аш ташыганда – чүмече, туфан ташыганда – көймә, дип әйтәсең инде?
– Андый сүз юк, Шәрифулла абзый. Син һәрвакыт колхозның терәге булдың…
– Йә, салам кыстырма. Әйт, күпме кирәк?
– Бер өч йөз пот бодай биреп тор син колхозга. Яртысын быел, яртысын киләсе ел уңышыннан түләрбез. Үзең теләгән ындырдан сайлап алырсың.
– Өч йөз пот ук булмас, апай Тимершәех.
– Кит әле! Син бигрәк тагы! Сугыш вакытында да бишәр йөз пот биреп торганны!..
– Ә-әх!.. Ул чакны минем