аның бала име, – диде.
– Мирзадан хат бармы? Ниләр яза? – диде абый. Ул аны бая да сораган иде инде.
– Синнән хат алмавына бик аптырап язган бер хаты килгән иде, шуннан юк әле, – дидем мин.
– Госпитальдән госпитальгә күчеп өзелдек шул…
– Аның хезмәте кайчанрак бетәр икән соң, улым? – дип сорады әни дә.
– Озакламас инде. Безнең действительный срогы икебезнеке бер булырга тиеш.
– Кайтып та бер дә авылда торыр шикелле язмый әле ул, – дидем мин.
– Ә кайтып ни бар? Офицер башы белән малай-шалайлар янында серәеп сабан сөреп йөрерме? Мин инде мәҗбүри кайттым. Менә аягым төзәлсен әле…
Әни ятмаган иде әле, чаршауны күтәреп куеп, сәкене икегә бүлгән сандыкның теге ягында утыра иде. Озак тынлыктан соң:
– Шулай берәм-берәм таралып бетәрсез микәнни инде? – дип көрсенеп куйды.
Абый инде йоклап бара иде булса кирәк:
– Соң, инәй, бер ояда биш ир бала өелеп ятып булмас бит инде, – дип, авыз тутырып иснәп алды.
– Йә, балалар, йоклагыз инде, – дип, әни утны сүндерде.
Иртәнгә буран басылган, көн аязып, суытып җибәргән иде. Әчкелтем исле җылы өйдән салкынга чыккач, башлар әйләнеп китте. Без ямчы егетне, иртән тагы бары белән тәрбияләп, әйбәтләп кенә озатып җибәрдек.
Әдрән бер киенеп чыккан җиреннән Чибәр әбинең ишегалдын көрәргә китте. Кыш буена урамга ишеп салган кар өстеннән барганга күрә, безнең энекәш өйләрдән дә биек төсле булып күренә иде.
Раббани абый:
– Төпчек тә бик үскән!.. – дип куйды.
– Инде ике ел Сабан туе булды, үз ишеннән беркемгә бил бирмәде, – дидем мин.
Без ишегалдына кердек. Абый, таягына асылынып, бер урында әйләнә-әйләнә, дөньябызны күздән кичерде. Әтидән калган өй дә, абыйлар үзләре тергезеп киткән каралты-кура да, сипләп торуга карамастан, искереп килә; кар да күмгәч, әле бөтенләй җиргә иңгән сыман иде. Раббани абый, сузып кына, «да-а…» дип, кара төк баскан яңагын сыйпап торды. Бу аның сагынуы идеме, әллә бизеп, ятсыну авазы идеме, – белмәдем.
Аннары ул әкрен генә өйгә кереп китте, мин кар көрәргә калдым. Көнне болай ачып җибәргәч, атна эчендә генә буран булмас, – энем белән икебез дә өйдә чакны ишегалларын гөл итеп куярга кирәк иде. Ул арада Әдрән дә Чибәр әбиләрдән кайтып җитте. Без, басылып тыгызланган карны шикәр төсле шакмаклап кисә-кисә, энем бер яктан, мин икенче яктан эшкә тотындык – өсләребезгә көрәк җиленнән борак оныдай кар сара башлады.
Ишегалдын бетереп, урам якка күчәргә торганда, өйдән Раббани абый килеп чыкты. Чиста итеп кырынган, шинель төймәләрен самавырдай ялтыратып җибәргән, иңбашлары тартып-киереп тора, шинеле җөйдән-җөйгә шытырдап кына сүтелеп китәр сыман иде.
– Әйдә, Сирин апай, мине Бал абзыйларга илтеп куй әле, – диде ул миңа. – Мондый карда бу гәүдәне култык таягы гына тота алмас.
Без Шәрифулла абзыйларга киттек. Юл әле тапталмаган – биш-алты ат печәнчеләр генә үткән. Мин аягым белән катыны капшый-капшый алдан барам, минем арттан