Сарьян Хасан

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери


Скачать книгу

ныгыткан кош балалары – очабыз дип әйтерләр, һәркайсына сандык әйберсе кирәк. Болай да инде кем кызлары эшкә киндер күлмәк киеп йөрде бу заманда?.. Минекеләр!..

      – Йә, кызларың өчен кайгырма әле: башлары кайда – сарайлары шунда. Ике йөз булгач – ике йөз! Анысына да рәхмәт…

      – Бодай келәттә, арышы базда, любуй бримә төяп алып китә аласыз. Тынчыган, күгәргән түгел. Аннан тагы карарбыз, – диде Шәрифулла абзый.

      – Сөйләштек!..

      Тәрҗимә ат җигеп кайткач, бер минут утырмастан, Тимершәех абый өстәл яныннан торды. Ә киенгәндә һич уенсыз әйтә куйды:

      – Кызлар, менә берегез бәхетенә Раббани кайтты. Мунча якканда әйтергә онытмагыз: зур врачлар аның аягына гел чабыну кирәк дип җибәргәннәр, – дип.

      Абый, кызлардан бигрәк үзе оялып:

      – Син алай кызларны оялтма инде, – дигән булды.

      – Ничауа, кызлар үзебезнеке! Яныгызга чакырыгыз дип әйтмәдем бит.

      – Шулай, шулай, – диде Шәрифулла абзый. – Сихәте тиярдәй булгач, әйтми калмабыз. Мунчаны без аны, кирәк булса, көн дә ягабыз, – дип арттырып ук җибәрде.

      Аннары ул, башына – мескен бүрек, өстенә иске сырма киеп, Тимершәех абыйны озата чыкты.

      Без, иркенләп утырып, өйләдән соң гына кайттык.

      Ишегалларын Әдрән гөл иткән – өр-яңадан көрәп, киңәйтеп куйган. Ап-ак кар өстендә җемелдәп яткан җылы кояш, кыек читеннән тыпылдап тамган беренче тамчы, зәңгәр күктәй иркен яз сулышы – һәммәсе дә Шәрифулла абзыйлар өендә калган ямьле табынның дәвамы кебек иде.

      Күршеләргә яккан мунча инде булган. Әни безгә, кайтып керү белән, мәтрүшкәле каен миллеге тоттырды да, тәмле чагында дип, ашыктыра-ашыктыра мунчага җибәрде.

      7

      Ә икенче көнне Шәрифулла абзый әйтә килде.

      И шул көннән алып, абыйны алар бер мунчадан да калдырмый башладылар. Өйдә күбрәк ятып үткәргәнлектән (күп йөрсә, аягы сызлый), абый өчен бу – үзе бер бәйрәмгә әйләнә: иртәдән үк кырынып-чистарынып куя, ә Шәрифулла абзыйлардан ул, йөзләренә алсу нур йөгереп, кунак булып кайта иде. Тора-бара ул мунча көне җитүен сабырсызлык белән көтеп ала башлады – мунчадан бигрәк, аяз таңдай балкып, Тәрҗимәне күрергә ашкына иде.

      Бер күрүдән яратыштылар алар. Тәрҗимә минем тиң булып, абыйдан нәкъ тугыз яшькә яшь иде. Ләкин йөрәк аңа карыймыни! Безнең абый сыман ир-егеттән ул заманда нинди генә кызкай баш тартыр иде икән?!

      Әни сөенеп бетә алмады. Инде бу хакта бөтен авыл сөйләсә дә, белмәмешкә салыша, ләкин ул йөрүләрен, ул талпынып эшкә керешүләрен күрсәң, үзе бер күңелле; әйтерсең лә ул тотасы һәрнәрсәгә бәхет кошы кунып, ак каурыен салып киткән иде.

      Моның өстенә беркөн, юл өзелер-өзелмәстә, Шәрифулла абзый белән туң өстеннән базарга барып, бер бик матур теше бозау[17] җитәкләп кайтты: чем-кара, янбаш сөякләре киңчә-калку, эчкә батыбрак тора, маңгаенда тәңкә зурлык кашкасы да бар иде. Шәрифулла абзый үзе сайлап, үзе сатып алып биргән икән. «Җиде ят түгелбез, бер ризалатырсыз