Кул Шариф

Шигырьләр / Стихи


Скачать книгу

рәхмәт йөзеннән, Сөләйманга нәзер әйткән малларын бирәләр. Сөләйман бу бүләкне кабул итми, аны уллары Әсгар белән Мәхмүдкә бүлеп бирә. Ә ауга киткән Хөбби Хуҗага бу бүләктән өлеш чыгармый. Шулвакыт Хөбби Хуҗа аудан кайта, ун сыерны суйдырып, шундагы олы-кечене сыйлый-ашата һәм әтисеннән бер могҗиза эшләвен – суйган сыер тиреләренә җан өреп, аларны терелтүен үтенә. Хәким ата каршы килми: бу могҗизаны Хәким ата улы Хөбби Хуҗа белән икәү бергә башкаралар. Сыерларга җан керә һәм алар, Хөбби Хуҗаның аягын үбеп, аңардан рөхсәт сорап, кырга үлән ашарга китеп баралар. Моны күргәч, Сөләйман, башын горур тотып, улы Хөббигә: «Без икебез дә акыл иясе, бер илгә сыя алмабыз», – ди. Хөбби Хуҗа әтисеннән үзенә китәргә рөхсәт сорый һәм китеп тә бара. Ганбәр ана Хөбби Хуҗа белән бер бүлмәгә керәләр; әнисе, улын бүлмәдә калдырып, өстеннән бикләп чыгып китә. Иртән барып ачып караса – Хөбби Хуҗа бүлмәдә юк була: ул, әтисенең әйткәннәренә хәтере калып, киемнәрен бүлмәдә калдырып, юкка чыккан була. Ганбәр ана, өзгәләнеп елап, Алладан ялвара. Шулвакыт билгесезлектән җавап килә: «Улың терек. Ул Хозыр белән Ильяска иптәш…»

      Бу хәлләр әүлия Әхмәд Ясәвигә барып ишетелә. Ул үз янына шәкерте Хәким атаны чакыртып ала, әмма аңа борылып та карамый һәм аны бер ел буе утын ташучы булырга хөкем итә. Бары тик бер ел буе көн дә утын ташыгач кына, ул аның гөнаһын кичерә. Әхмәд Ясәви шунда Хәким атага аның киләчәк язмышын әйтә: «Гөнаһыңны мин кичердем, әмма Алла кичермәде әле. Син үлгәннән соң, каберең өстеннән кырык ел буе дәрья агачак; бары шунда гына гөнаһың ярлыканачак», – ди.

      Поэманың тезмә белән язылган өлеше әнә шунда тәмамлана. Әсәрнең әле тагын чәчмә белән язылган дәвамы да бар. Анда Хәким атаның үзенең рухи җитәкчесе Әхмәд Ясәвидән Аллаһы Тәгаләгә дога кылып, үзенә улы Хөбби Хуҗаны күрергә ярдәм итүен үтенүе, әмма Хөбби Хуҗаның Аллаһ кодрәте белән ак кошка әверелүе аркасында, аны күрә алмыйча газапланып йөрүе турында сөйләнә. Ак кошка әверелгән Хөбби Хуҗаның үзе кебек үк аны кош кыяфәтендәге изге җаннар Хозыр һәм Ильяс белән бергә булуы әйтелә. Әхмәд Ясәви Хәким атага үзенең улы Хөбби Хуҗаны бу дөньяда башка беркайчан да күрә алмаячагын, аның белән бары кыямәт көнендә генә очрашачагын әйтә. Әсәрнең аннан соңгы өлешендә Хәким ата тормышыннан бу сюжетка бәйле булмаган тагын берничә эпизод китерелә.

      Шулай итеп, әсәрдә гаделсезлеккә тиешле җәза бирелә. Хәким ата әсәрдә ике төрле гаделсезлек эшли: беренчедән, ул сәүдәгәрләрнең үзләрен һәлакәттән коткарып калган өчен рәхмәт йөзеннән биргән бүләкләреннән (гәрчә ул сәүдәгәрләрне Хөбби Хуҗа коткарганын белсә дә) үзенең улы Хөбби Хуҗага өлеш чыгармый; икенчедән, Хөбби Хуҗаның да могҗиза эшләргә сәләтле икәнлеген күреп, аңардан көнләшә һәм «ике укымышлы бер илгә сыя алмый» дип, улын илдән китәргә мәҗбүр итә. Ә Хөбби Хуҗа ахырда, үзен белемле дип санаган әтисеннән мораль яктан өстен булып кала. Хәким ата шушы гаделсезлекләре өчен үзе дә ике төрле «җәза» күрә: беренчедән, рухи җитәкчесе Әхмәд Ясәви аны бер ел буе утын ташучы булып эшләргә мәҗбүр итә һәм шуннан соң гына ярлыкый;