Кул Шариф

Шигырьләр / Стихи


Скачать книгу

пәйгамбәрне дәлил итеп безгә

      җибәрде ул.

      «Ул кемсә[30] безгә шәфәгатьче (мәгънәви хуҗа)

      булды» аятеннән

      Кем котыла алсын ярдәмчесез,

      Мөхәммәд пәйгамбәр ярдәменнән башка?

      Аның[31] күңеле эзләр булса арадашчысыз

      изгеләрне, –

      Без бөтенебез җиде тәмуг-зиндан эчендә

      калырбыз бит.

      «Үзе эшләмәгән гамәлләрдән ничек халыкка

      нәсыйхәт бирер» аятендә

      Аңлатып бирде Ул: «кыямәт» дип

      аталган көндә,

      Үзе әйтеп тә, шул гамәлләрне үзе тотмаган

      галимгә,

      Әйтеп торыр өч йөз алтмыш бәла безгә.

      «Аллаһ теләгәнен эшләр: Ул алыр,

      Ул эшләр», – дигән сүздән,

      Ахыргы урын җәһәннәм булуыннан –

      газап чигүдән куркам.

      Без укыдык-белдек, әмма тотмадык

      Аллаһ нәсыйхәтеннән, –

      «Ни үкенеч! Әй, булса иде!» сүзләре генә

      юаныч безгә.

      Үзең бел дә ян инде, и Кол Шәриф,

      «Белем алам» дип, бөтен гомереңне үткәреп

      бетердең.

      Егет чакта тәүбә итү – Аллаһның

      ярдәме (ризыгы) кебек ул,

      Гөнаһларны ярлыка инде, Аллаһ, безнең.

      Кыйсса

      Кыйссаи Хөбби Хуҗа[32]

      Бисмиллаһ дип башлайын, атың берлән,

      йа Аллаһ[33],

      Мөселманлык башыдыр: ля илаһә иллаллаһ.

      Хәбиб тотып йаратдың Мөхәммәдиең

      нурыны[34],

      Андин алып йаратдың бу галәмнең барыны[35].

      Унсәкез мең галәмне – барчасыни йаратдуң,

      Айны-көнне йаратуб, аның берлән йар итдең[36].

      Гарше көрси, ләүх-каләм, хур гыйльмани

      йаратдың[37],

      Оҗмах-тәмуг барчасын Адәм өчүн йаратдың.

      Андин соңра йаратдың әүвәл Адәм сафины,

      Андин тугыруб таратдуң бу адәмнең

      барыны[38].

      Бу дөньядан күп үтде әнбийа һәм әүлийа,

      Барчасының рәһбәри Мөхәммәд Мостафа.

      Олугъ Сырның буенда[39] туксан тукыз

      һәм дәхи[40],

      Мең мәшаих сөрүри – Хуҗа Әхмәд Ясәви[41].

      Бу дастанни белсәңез: ир Хөббинең

      дастаны[42],

      Ихлас берлән тыңлаңыз – гашыйкларның

      бостаны.

      Хуҗа Әхмәднең наибе – Хәким ата

      Сөләйман[43],

      Әрвахына аларның Морадымны теләймән[44].

      Өченче атын белсәңез, мән әйтәйен

      би-фәрман,

      Аллаһ гыйльмен күңлинә ниһайәтсез

      сыгдурган[45].

      Ишетсәңез, мөэминләр, Ганбәр ана күчләре[46],

      Көндин-айдин йаракдыр икесенең эшләре.

      Ганбәр анага баксаңыз – Бугра ханның

      кызидур[47],

      Айәт-хәдис – аларның агзындагы сүзидер.

      Ханча берлән әүлийа бер-беригә кушулды,

      Аклы-кызыл ефәкдәй бер-беринә