Кул Шариф

Шигырьләр / Стихи


Скачать книгу

ул шул минутта ук килеп җитте. Бераз соңрак Хөбби Хуҗаны да чакырды. Бераз кичегеп килде һәм әтисенә, гадәте буенча, бер киек китерде. Углының шунда ук килмәве әтисенең җанын телгәләде. Моны аңлаган Хөбби Хуҗа кичегүенең сәбәбен аңлатты: «Кара диңгездә ике көймә баткан иде; миннән ярдәм сорадылар, алар белән мәшгуль булуым аркасында соңга калдым», – диде. Әтисе моңа ышанмады. «Әгәр ышанмасагыз, төгәл биш айдан соң моңда алар унбер алтын бүләк китерәчәкләр, шул вакыт күрерсез», – дигән җавапны бирде. Чыннан да шулай булды: ул акчаны китергән кешеләрнең барысы да Хөбби Хуҗага мөрит булдылар. Хәким ата кече углының бик зур дәрәҗәсен аңлый башлады.

      Янә беркөн улы аңа шул сорауны бирде: «Күрәм, намазның сөннәтен һәрвакыт монда кыйласыз; ләкин аның фарызын кайда кыйласыз?» Әтисе бу сорауга каршы фарызны да Кәгъбәдә кыйлуын сөйләде. «Әйе, әмма, – диде ул, – анда кадәр бару зур бер мәшәкать. Кәгъбәне монда китерсәгез, булмасмы?» Хәким ата үзендә бу кадәр куәт булмавын белдерде. Ләкин иртәгәсе көнне углының Кәгъбәне Бакырганга китергәнлеген күргәч, бик гаҗәпләнде һәм күңеленә бераз көнчелек орлыгы төште. Бер җирдә ике изгенең тора алмаячагы шөбһәсез иде.

      Беркөнне Хәким атаның мөритләре, җыелып, тугыз сыер суйдылар, зикер әйтү һәм тыңлау белән мәшгуль булдылар. Һәр кеше чакырылды, бары Хөбби Хуҗа чакырылмады. Шул вакытта ул тоткан киекләре белән аудан кайтты. Һәр кеше чакырылып та, үзенә хәбәр ителмәгәнен күреп, җаны әрнеде; әтисеннән аның сәбәбен сорады. Соңыннан, үзенең могҗизасы белән, суелган сыерларны янәдән терелтте. Моны күргән бөтен халык аңа инанды (иман китерде). Моның соңында әтисе аны үзенә чакырды: бер җирдә икесенең бергә була алмаячакларын әйтте. Бу сүзнең мәгънәсен бик яхшы аңлаган Хөбби Хуҗа әтисенә: «Сез калыгыз!» – диде; чыкты, әнисе белән саубуллашты. Кәфенен киеп, бүлмә уртасына килеп басты. Әнисенә үзе өчен еламавын һәм әтисенең ризалыгын алмавын сөйләде. Башын иде һәм юкка чыкты, кәфене шунда калды. Бу вакыйгадан соң әтисе-әнисе бик нык елаштылар. Хәким ата углының кайгысыннан бик күп хикмәтләр иҗат итте.

      Углына карата эшләгән бу эш (хәрәкәт) Тәңре тарафыннан җәзага лаек булды. Аңа (Хәким атага) мәгълүм булды ки, әгәр Хөбби Хуҗа яшәсә иде, аның нәселеннән алтмыш изге кеше киләчәк иде. Әмма ки, алар дөньядан киселде. Моның җәзасы буларак, өстеннән кырык ел су агачак һәм гөнаһысы шул чакта шул рәвешле чистарыначак (ярлыканачак). Чынлыкта да шулай булды. Аның вафатыннан соң Әму-Дәрья Бакырган шәһәрен басып китте, Хәким атаның төрбәсе өстеннән кырык ел су акты. Соңыннан сулар чигенде; фәкать аның төрбәсенең кай җирдә икәнлеген беркем дә белмәде. Ниһаять, Хәким атаның мәгънәви ишарәте белән Җәлалетдин Хуҗа исемле берәү аның каберен тапты, өстенә бер корылма эшләде. Һәр тарафтан каберне зиярәт итәргә килә башладылар»[20].

      Күренә ки, Кол Шәриф поэмасында да, Ф. Көпрүлезадә китабында да сүз бер үк вакыйгалар турында бара. Аның беренчесе – әдәби әсәр, икенчесе – галим язган тарихи хезмәт. Моннан этәрелеп китеп, Кол Шәрифнең бу поэмасын