телдин, яман күздин әман бул!
Бу дөньяда, ул дөньяда аби[259] тап,
Нә мәкъсудың – ки андин нигү[260] тап.
Яныңда гъәндәлиб[261] укыйа дәстан[262],
Кәчсүн гомрең бәр(дәри?] багы-бөстан.
Ачылсын күңелүң[нең] нәүбәһари[263],
Вирә Хакъ гъиззәте бәхт сад-һәзари[264].
Сәхаби зыйльлең[265] эчрә һәр нә ки вар,
Мәсуни, мәхфуз[266] ула анлар, и йар!
«Башыңдадыр мамык калпак…»
Башыңдадыр мамык калпак,
Аякыңда читек-башмак,
Бәнем күңлем сәңа моштакъ[267], –
Мәхрүм кыйлмасанә, җаный!
Йөзең рәушан, телең сөчек[268],
Буең зифа, билең нәзек,
Кулыңдадыр көмеш йөзек, –
Гаҗәб һиммәт ирер, җаный!
Колакыңда көмеш алка,
Дәхи артыңдадыр тәңкә;
Морадыңдыр сәнең кемдә? –
Серең белдерсәнә, җаный!
Тәмам әгъзаларың төзек,
Кулларыңда һәм беләзек,
Ауазыңдыр дәхи нәзек, –
Чү былбыл ауазы, җаный!
Яратыбдыр сәне Алла,
Сүзем юкдыр сәңа әмма,
Безне һәм күңелдин салма, –
Бәйан әйлә әхуалең, җаный!
Беләкләрең сәнең аппак,
Өстеңдәдер йәшел күлмәк,
Морадымдыр сәне алмак, –
Бәйан әйлә әхуалең, җаный!
Морадымдыр ирешмәккә
Сәнең илә күрешмәккә,
Дәхи әхуаль сорашмакка, –
Хода нәсыйб әйләсен, җаный!
Йөзең рәушан, билең нәзек,
Бәнем гарзым[269] үзең күрмәк,
Күреп нәчеклекең белмәк, –
Бәйан ит әхуалең, җаный!
Ки исмеңдер сәнең фәлян,
Сәңа, җаным, кыйлам сәлам,
Догаларым сәңа салам, –
Мөбарәк җәмалең күрәм…
«Буең күрдем, дидем…»
Буең күрдем, дидем: «Әлхәмделилла[270]!»
Йөзең күрдем – укыдым «къөль-һу-Алла».
Зирәк булсаң белерсең бу сүземне,
Фәһем кыйлып[271] саласән җан-күзеңне.
Гакыйль[272] улсаң, сүзем тот, и нигярем[273],
Сән ирерсән, җаным, бәнем сәүәрем.
Нәһар улса[274], һич чыкмыйсың исемдин,
Кичә ятсам, ки чыкмыйсың дөшемдин.
Бу хатымны йибәрдем бән пичәтләп,
Укыгайсән, җаный, боны хисаблап.
Бу хатымны кабул идеб ала күр,
Моңа каршы үзең дә хат яза күр.
Җаным, мәхбүбҗәмалем, заре әфгяр[275],
Йибәрдем мәктүб итеп бу намәмне[278] –
Белер өчен арада маҗәране.
Сәнең вәсъфың[279] һәмишә күңлемездә,
Сарыйлык пәйда булды йөземездә,