дәрдең[358] белән, җаный?!
«И белмисең, шөйлә…»
И белмисең, шөйлә[359] булдым
Җиһанда бән сәңа моштакъ[360],
Йосыф берлә Зөләйхадик, –
Ки бәлки, зийадә[361] моштакъ.
И җанки, хили моктандым[362],
Ки бер күрергә уфтандым,
Еладым, дәхи сыктандым,
Сагынып бик, булып моштакъ.
Сәүгән тоткач, киңәш тарка,
Тагын эш алка да салка,
Калырсың көлкегә халка[363], –
Тик утырма юаш, йомшак.
Юаш дигәнгә рәнҗемә,
Кесәл дә булма, кәлҗемә,
Юк әсбаб[364] берлә алҗыма, –
Юк әсбаблар булыр моштакъ.
Юк әсбаб нигә аласың? –
Ки кайгы берлә бетәсең!
Тагы да кемне көтәсең?
Кемә күңлең булыр моштакъ?!
И-и, и генә лә, и генә,
Ни булды миңа, ни генә?
Эшемдә юк ла көй генә,
Нидән буды икән эш так[365]?
Ничек табыйм ла көй генәм?
Сөйләп бир, җанеки генәм,
Матурым, и чибәр генәм,
Әгәр булсаң ки бик хуш так.
Бу карышмак белән, тутка[366],
Җитәлсаң ярый максудка;
Алып куйса бер Асмутка
Вә йаки бер яман Артак…
«Кыйнап-кыйнап та тиңсенмәс…»
…Кыйнап-кыйнап та тиңсенмәс…
Җибәргән чакта ир селтәп,
Ки кайгы берлә гөрселдәп,
Егылып егълама, аппак.
Язылган булса тәкъдирдә,
Тап улсаң шундайын иргә,
Бәнем дә каргышым бергә
Киләчәк, шөбһәсез, аппак.
Карышканлыкда зәррәни[367] (?)
Күңел генәм дә жәлләми,
Күрәсең бардыр әллә ни,
Йөрәгең җилкенеп, аппак.
Ишет, тыңыла, кыз, ишет,
Ки бер үгетемне биш ит,
Киңәшдән чыкмый бер эш ит,
Күр улмайым[368] дисәң, аппак!
«Бу сүзләрне ишетүбән…»
Бу сүзләрне ишетүбән,
Нәсыйхәт ал, и туганым:
«Мәңа дә ошбу кызлардик
Бәля салмасын Уганым[369]!»
Язып хат өстенә хатлар,
Күтәрдем күп яманатлар;
Күп үк өшәндереп атлар
Ни юлга китде куганым?
Бире торып да биресең,
Кире торып да киресең,
Нидән соң бәңа килмисең? –
Сөйләшсәнә, и туганым!
Изеп карасу балчыкны,
Йөреп атым да талчыкды;
Бәне кечкенә мальчиктый[370]
Күрмәдең һич, и туганым!
Сүземне саймадың чынга[371],
Ки бер җавап да юк унга;
Калып торган кеби тынга,
Тик утырдым, и туганым!
Дидем, бик күп сәне кыстап:
«Сөйләшергә вакыт, кыз, тап!»
Вә ләкин ялгызың йоклап,
Гафил калдың, и туганым!