Рифа Рахман

Таулар һаман ерак…


Скачать книгу

икән. Хатын учындагы күзлеген сак кына алды да әле һаман сөйләп торган экранны сүндерде. Туктале, ник болай сак кылана?! Кинәнеп гырларга ук керешкән Лотфулланың яңагына кул аркасын куйды. Ир беравык тын калды, әмма озак та үтмәде, тагын да ныграк – яңа көч белән гырларга тотынды.

      – Тор әле, Лотфулла, тор!

      Кичтән салып кайткан ирнең йокысы нык иде. Ишетмәде.

      – Тор әле, сөйләшик әле.

      – Иртәгә, карчык, иртән сөйләшербез, – дип, борын астыннан гына мыгырдады Лотфулла. Зөлфирәнең җилкәсеннән селкетүенә ул инде уянган, кичә эчкәненә бәйләнмәкче, ахры, дип уйлаганга гына, йоклаган булып кылана иде.

      – Тор инде, Лотфулла, сөйләшик инде, – диде Зөлфирә кабат. – Әллә нигә эч пошып тора.

      – Дару эчеп кара.

      – Эчтем, булышмый.

      – Бер ягыңда йоклый алмасаң, бисмиллаңны әйтеп, икенче ягыңа әйләнеп ят.

      Зөлфирәнең хәтере калды. Кайдан чыккан мулла песие: «бисмилла» дигән була, авызыннан махмыр исе килеп тора. Әниләрен күмгәнгә кырык көн дә тулмаган берчакта. Арба ватылса – утын, үгез үлсә – ит бу Лотфуллага. Тәрәзәдән төшкән ишегалды утында иренең күзләре йомык икәнлеген күрде. Йоклап ятарлык төн идемени бу?! Йөрәген йон баскан нәрсә!

      – Торып утырмасаң, хет күзеңне ачып тыңла инде, ә?! Әнине төштә күрдем.

      – Уйлагач керә инде.

      – Ул син генә бер нәрсә турында да уйламыйсың.

      – Уйламый дип… Бар эшне үз вакытында эшлим мин. Төшеңә керсә, әби сәдака өмет итәдер, таңнан ук Галиябану түтигә сөтенме, йомыркасынмы кертерсең.

      – Сәдаканы бу арада аз бирмәгән. Эш андамыни?

      – Алайса, нәрсәдә? Үзең дә яхшы белгәч, нигә мине төн ката уятасың?!

      – Үз урыныңа чыгып ятсаң дип.

      – Ул урыннан әле үзең дә минем янга килгәнсең…

      – Җан тыныч түгел… Шул төш аркасындадыр инде… Әнине күрдем, дим бит. Әти мәрхүм белән Зәйнулла абый да аның янында иде…

      – Ну-у…

      – Соңгы ятканымда күземне йомуым булды, тагын әни… аның белән, авылдан чыгып, зират юлына борылганбыз, имеш. Ерак булсак та, капкасы янында бер шәүлә күренә. Әтиең ул, кызым, мине көтеп тора, ары барма, кал инде, ди әни, синең яшьтәге хатын-кызга анда керү ярамас.

      – Хәерлегә булсын. Соң, кире кайткансыңдыр бит?! – Лотфулланың күңеленә җылы йөгерде. Эчкәнлегенә тавыш чыгасы түгел болай булгач, торсын, тыңласын, Зөлфирәгә күңел бушатырга кирәк. – Алай ук начар төш түгел бит, карчык?! Менә әби артыннан кереп китсәң… ул чагында инде…

      – Чү, сүзеңне җил алсын. Ни юрасаң, шул булыр. Начар түгел, диюең яхшы анысы. Иллә дә мәгәр Зәйнулла абый өчен борчылам. Мин сөйләп бетермәдем бит әле. Әни шулай дигәч борылдым. Борылдым да туктап калдым. Артыбыздан Зәйнулла абзый да ияргән икән. Өстендә – гимнастёрка. Теге, сугыштан кайткан чактагы. Аягында – яхшылап ялтыраткан хром итек.

      – Соң?..

      – Сау бул, Зөлфирә, әниеңнең үзен генә ерак юлга җибәреп булмас, мин озатып барырга ниятләдем әле, ди.

      – Теге Шәле Зәйнулласымы ул?

      – Ул булмый