Рифа Рахман

Таулар һаман ерак…


Скачать книгу

нәнә?

      – Керербез, кызым, керербез… Иннә лилләһи мә әхазә үә ләһү мә әггьта әү күллү шәй’ин гыйндәһү би әҗәлин мүсәммә… фәлтәсъбир үәлтәхтәсиб[3]. Сабыр итик, кызым, сабыр итик.

      – Сабырлар итә-итә үтеп бара бугай инде бу дөньялары да, нәнә! – Маһисараның шулай дип әйтүе булды, Хөршидәнең йөрәк турысыннан нидер эләктереп тә алды. Аның кинәттән, күкрәген тотып, утыргыч аркасы буйлап шуа башлавын күреп алган Маһисара чәриләп кычкырып җибәрде: – Нәнә-ә!

      Хөршидә җавап бирмәде. Әнисенең күкрәк турысына колагын куеп тыңласа да, күзләрен ачып караса да, тәнендә җаны барлыкны аңлатырлык бер төсмер таба алмады Маһисара. Аптырагач, тагын бер кат, өзгәләнеп:

      – Нәнә-ә! – диде. – Инде син дә, минем ялгызымны калдырып, бу якты дөньялардан китеп бардыңмыни соң?! Лә иләһә иллә Аллаһ, Мөхәммәд Рәсүлүллаһ![4]

      Маһисараны әле әнисе хәлсезләнеп кенә торадыр дигән уй ташламаган иде, иман кәлимәсен дә ул үзе артыннан кабатламасмы дигән өмет белән әйтте. Хөршидә карчыкның бөтенләй селкенмәвенә, тын да алмавына ышангач, Маһисара йомшак кына итеп тагын бер кат күзләрен сыпырды һәм аларны йомдырганнан соң укыла торган доганы мең газап белән исенә төшерде:

      – Аллаһүммәгъфир ли Хөршидә үәрфәгъ дәрәҗәтәһү фил-мәһдийин, үәхълүфһү фи гакыйбиһи фил габирин, үәгъфир ләнә үә ләһү йә раббәл галәмин, үәфсәх ләһү фи кабриһи үә нәүүир ләһү фиһ![5]

      …Шәмигулланың да төшке ашка кайткан чагы булырга тиеш иде. Әнисен иңенә терәде дә Маһи урамның каршы ягында комлыкларда уйнап утырган Илнурга дәште. Аны түбән очка – абыйларына йөгертте. Инде суламаган, авыртудан кашлары җыерылган, күзләре йомылган карчыкны күршеләре белән бергәләп түр караватка кертеп салдылар.

      Шулай итеп, Сары Сәли белән Хөршидә тарихы тәмамланды. Бу авылга килгәч, Сәли карчыгы дип йөртелгән Хөршидә ул тарихны үзе белән алып китте. Шәмиләр, Самирлар, башкалары Юкәче Юмыйның инде күрмәгән-белмәгән, башка кушамат йөрткән оныклары иде. Сары Сәлидән килгән кушамат та нибарысы Абдулга гына ябышып калды. Алай да, сүз ара сүз киткәндә, алар турында Сары Сәли малайлары дип әйтү бар иде, иллә дә мәгәр Сары Шәми дип әйтүче булмады.

      Әниләрен кабер куенына салган көнне, Шәмигуллалар яңа йортка күченделәр. Сары Сәлинең Юкәче Юмый заманнарыннан ук килгән пуҗымына башка токым күчеп утырды.

      Балык кап, балык кап

      Сәлинекеләр башка чыгып таралса да, түбән очтан еракка китмәде. Бу урам һәрберсенең күңеленә якын иде. Кибете дә, клубы да, мәктәбе дә, кәнсәләре дә, җиләк-җимеш бакчасы да, кәрәчин мичкәсе дә – шушы урамда, нәрсә кирәк булса да, ерак барасы юк. Иң мөһиме, түбән очтан болын матур күренә. Әнисе Хөршидә гомер бакый тауларга карап хыялланып утыра иде, инде бу гадәт кызы Маһисарага күчте. Ул инде Агыйдел турында җырлаудан бизде, башкарак көйләрне үз итте. Алай да кайвакыт әлеге дә баягы тәмамлый торган соңгы куплетны шулай дип үзгәртеп җырлап куйгалый иде:

      Бөр елгасы аръягында

      Бер инәгә бер сыер шул,

      Бер