Рифа Рахман

Таулар һаман ерак…


Скачать книгу

Маһиның да, әтисе кебек, бер сүзне гел кабатлап тору гадәте бар. Сәли «юкә мие» белән аңгырайтты, монысы пешкән алмага кизәнсәң, яшеле төшә аның дияргә ярата. Чыннан да, тауларга менәргә хыялланасың, үз турыңнан, үз кырыңнан да ерак китә алмыйсың. Таулар алар Габәширнең үз ягында да бар. Ул таулар, иген чәчелгән булгангамы, кеп-кечкенә бер калкулык кебек тоела. Аларда эшләгәндә дә, урагын бер кырга куеп, тукталып, каршы яктагы, урыс җирендәге тауларга карап торырга ярата иде Хөршидә.

      Алай дисәң, басу өстеннән караганда, алары да аның тәбәнәкләнеп кала, ерагая, төссезләнә. Тауларга менгәч, инде тауларга түгел, Нократ аръягында үскән, ерактан зәңгәрсуланып торган нарат урманнарына, аккан мул сулы елгага карап торасы килә башлый. Бу як таулардан Кизләү юллары күренми…

      Үз кырларыңны аркылыга-буйлыга узып һәм кай нәрсәнең кайда үскәнлеген белеп тә Бөр елгасы аша да чыгып карама инде, ә?! Каршы тау башына кул арасы гына кебек югыйсә! Шул кул арасы хыяллар яшәтте дә инде Хөршидәне. Башта балалар үссен диде, аннан алар кеше булсын дип тырышты, аннан әти-әнисен ахирәткә озатты, аннан авыру Сәлине тәрбияләде. Бөр аркылы гына чыгып менәсе таулар һаман да буй җитмәгән бер хыял булып кала бирде.

      Пешкән алмага үрелсәң, яшеле коела дигәннән, шул үрелү харап итте дә инде балакаен. Маһи, кыз бала булгангамы, атасына тарткан, гамәле уеннан алда йөри. Аягы авырткан, ире кебек моңлы җырлаган, ташбаш бу кызы бигрәк тә якын Хөршидәгә. Әле кечкенә чагында, күршеләренә алма басарга кергәч, койма башыннан сикергәндә, табанына пыяла кадалган иде. Ни юмалап, ни орышып, ни тегесен-монысын биреп, пыяланы тартып чыгара алмадылар. Башта, шул авырттырмасын дип, кыз тәпиләренең кыры белән йөрергә гадәтләнде, инде бераз вакытлар узып, пыяланы алгач та, аягым авырта дип, пыяла кергән турысына басмады. Шулай итеп, бер аякка чатан калды. Алай да үз көнен үзе күрерлек иде кыз – өен дә җиткерде, эшенә дә керде, әнисен дә үз янына алды.

      Маһиның тормышын бөтен иткән эш – шәл бәйләү. Шәлне Габәширдә олысы да, кечесе дә бәйли. Телевизор караганда да, ашаганда да, китап укыганда да бәйлиләр. Кыз бала аягына басуга ук, әнисе аның кулына энә-җеп тоттыра.

      Шәл бәйләүләре үзе бер күңелле. Капка төбеңнән кеше өзелми. Эш арасында анысы сөйләнелә, монысы… Җырлап та алына. Маһи апаларының тавышына һичкемнеке җитми. Бигрәк тә күршеләр капка төбенә җыелганчы, ялгызы гына бәйләгәндә, моңланып, үзалдына гына җыр башларга ярата ул:

      Агыйделдә сал агызам,

      Агачын бәйләп кенә шул,

      Агачын бәйләп кенә.

      Бу дөньяда яшәп булмый

      Шикәрләп, чәйләп кенә.

      Агыйделнең аръягында

      Бер энәгә бер сыер шул,

      Бер энәгә бер сыер, –

      дип башлаган соңгы куплетын:

      Барып карасаң,

      Анысы да ю-у-ук, –

      дип сузып бетерә Маһисара.

      Үзалдына гына җырлаган кебек булса да, бөтен күршеләренең ишегалларына, тәрәзәләре ачылып куелган өйләргә үтә аның моңлы, нечкә бормалы авазы.

      Маһисара әле