шуннан бик курка, эчендә үзен көчләп сакаллары агара башлаган картка биргәне өчен, әтисе Гыйззәтуллага гына түгел, аның ягына баскан әнисе Саниябануга да бик үпкәле иде. Вакытлар узгач, Касыймны сагынуы да бераз басылгач, бай адәмнәргә өч кыз биреп шактый гына хәлләнгән бабасында малайга кырын караш булмас, үги атадан кыерсытылганчы, үз бабасының каты кулыннан кыйналуы да яхшырак, дип уйлады да бәбкәен туган йортыннан барып алып тормады.
Бу вакытка хәрәм уеннар уйнап тормышын көйләгән Сары Сәли йортында Хөршидәгә бай өеннән начаррак булмады – шул ук эш, шул ук аш иде. Инде үги балаларның олылары үзен «апа» дип йөртсә дә, кече кыз «әни» дип эндәшергә күнекте. Олы кыз өй эшендә булышса, малай абзар тирәсен, малларны карашты.
Сәлинең үзен дә начар дип булмый иде – ормаган-сукмаган, әшәке сүз әйтмәгән, акчасын тапкан ир начар була димени?! Авыл җирендә ирнең ниндие дә терәк инде ул, тормышның тоткасы. Хөршидә шулай дип санады, авыл халкы, бигрәк тә күршеләр, туган-тумача Сәлинең дә, ятимнәрнең дә бәхете бар икән дип куанды. Хөршидә күршеләрнең ашыннан калдырылмады, туганнарының мәҗлесләрендә урыны түрдән булды.
Сәли тәмле телле, юмарт холыклы булса да, кул көче белән, аркасыннан тир агызып көн итәргә өйрәнмәгән иде. Элек тә бар авыр эшне беренче хатыныннан туган олы балалары эшләде, Хөршидә килгәч тә шулай булды – инде уртанчылары кул арасына керә башлаган иде. Алай да яшь хатын яшь хатын инде – аларның кулларына да бераз җиңеллек килде.
Аш-сулар тәмләнгәч, өйләр ямьләнгәч, чөкердәшеп яшисе дә яшисе генә иде дә бит, елларның берендә Сәлинең мөселман кешесенә тыелган уеннарда хәлләре хөртиләнеп китте. Отыш арты отышка ияләнгән, шуны гына яшәүнең төп чыганагы дип санаган ир һичнәрсә аңламады. Гомер бакый хәрәмләшүне бар дип тә белмәгән Сәлине, берләшеп, хәрәм белән тәмам чишендерделәр…
Кешеләр арасында сүз китте. Имеш, Миңлекәй бай рәнҗегән, хатынын бик яраткан булган икән, имеш, уенчылар күрәзәче-сихерчегә барган да отышны көйләгән икән. Имеш, кеше үрдәген ашаган Сәлигә дә үз казын бирергә чират җиткән… Ни сөйләсәләр дә, Сәлигулланың исе китмәде, әмма ләкин гомер бакый тупланган байлыкның җил кебек сызгырып йорттан шуа баруы йөрәген ашапмы-ашый иде.
Оттырган саен, яңадан күтәрелергә, барысын кире кайтарырга өметләнгән Сәли, соңгы тапкыр калага баргач, ахыргы эре малны – мүкләк сыерларын да югалтты. Шул кичне таныш мари картына кереп, бурычка дип сорап, лыкынганчы эчеп, яшьләрен җиңенә сөртеп, селәгәй агызып утырды. Ир барыбер өенә кайтырга кирәклеген белә, әмма хатыны белән балалары күзенә ничек күренергә икәнлеген генә белми иде. Гомер бакый бер стаканнан исергән Сәли, теләсә дә, бу көнне исермәде, ахырда, беткән баш беткән дип, ап-аек акыл белән өенә кайтып китте.
Сәлинең сыер оттырганлыгы, үзе кайтканчы ук, базарчылар аркылы килеп ирешкән иде инде. Берәү булса, өй тулы бала үстергән атаның сыер кадәр сыер оттыруына ышанмас иде, Хөршидә ышанды. Ышанмаска, үзе дә шул сыер урынында булган – кәрт өстәленең уртасына куелып, никахлы иреннән башка берәү