Рифа Рахман

Таулар һаман ерак…


Скачать книгу

дигәне Якупның, әлеге дә баягы җир йөзендә бер көн дә яши алмыйча, дөнья куйган өченче кызы иде. Хатыны тагын балага узгач, кешедән яшереп булса да, дин, гореф-гадәтләр кушканчарак, ата васыятенчәрәк үстерергә теләгән иде Якуп. Җәмиләбикә әллә авырый, әллә тулгак тота башлагач, файдалары тими калмас дип, имче-кендекче карчыкларны чакырган, исәнлегенә авыл абыстаеннан дога кылдырган иде ул. Алар гына диненнән дә, дәвасыннан да хәбәрсез, белемсез булып чыкты. Ходаның язганы булганмы инде…

      Аркылы килгән баланы таптыра алмагач, инде көн яктысына үле чыкканыннан соң, әнисен саклап калырга теләп, канын һичничек туктата алмаган карчыклар Җәмиләбикәне караватка яткыралар да баш астына күп итеп мендәр өяләр. Аның саен кан килүе туктамый. Төшлектә өенә кайтып кергән Якуп шулчак аңышып алды, шунда ук Саниясен фельдшер кызга йөгертте. Бер кире килсә килә бит ул дигәндәй, анысы районга киткән булып чыкты. Инде Якуп туры айгырда үзе Питрәчкә врач алырга чыгып чапты.

      Врач карчыклар кылган гамәлләрнең нәкъ киресен эшләмәсә, бәлки, зур эшкә алынган догалы, яулыклы апаларны гаепләмәс тә иде Якуп. Зәйнәп әнә башта өсте-өстенә өелгән мендәрләрне алып атты, аларны хатынның аяк астына, билдән түбән куйды. Алланың алай да рәхмәте киң: шул арада кан килүдән дә туктады, Җәмиләбикәгә дә төс керә башлады. Хәлсез кулы белән сорап, су алып эчте. Алланың бу язганына гомер бакый шөкер итте Якуп: Җәмиләбикәсе исән калды. Әнисен югалтудан бик курыккан Сания шулчакта:

      – Мәктәп бетереп укырга барырга язса, врачлыкка гына китәм, – дип, сүз беркетеп куйган иде. – Һич югы, фельдшер булам.

      Һәм шулай эшләде дә.

* * *

      Стенадагы фоторәсемнәргә карагач, әнисе сөйләгәннәрнең барысы Зөлфирә күңелендә кабат яңарды.

      Әлеге дә баягы Зәйнулла исемле егет белән Сания сугыш башланасы елның җәй башында укуларын бетереп кайталар, һәм икесе дә юллама белән эшкә урнашалар. Кыз Питрәчкә барып эшләп йөри. Егет, Шәленеке булгач, шунда кала. Питрәч белән Күн арасы турыдан биш чакрым гына, эштән соң урман аша чыгасы, имеш. Зәйнулла Санияне гел каршы алырга килә, иртәрәк эшенә китсә дә, ялгызы курыкмагае дип озатып куя.

      Әнисенең, Зәйнулла бик матур җырлый торган иде, дип сөйләгәне хәтерендә. Питрәч-Күн арасын аның моңлы җырлары кыскарта. Шулай тыныч кына озатышып йөргәндә, Зәйнуллага хәрби хезмәткә чакыру килә. Соңгы тапкыр икәүләп кайту бик кыска тоела аларга. Санияләр турына җиткәч, кулларын тота да Зәйнулла болай ди:

      – Күпме еллар озатып йөрдем сине. Салкыннан да сакладым, җилдән дә, яман күзләрдән дә. Ялгызыбыз гел бер юллардан йөрсәк тә, җаныңа түгел, тәнеңә дә кагылмадым. Бу минем артык саф-чиста булуымнан, сине көчле яратуымнан гына түгел. Барыбер минеке булачак бит, нигә рәнҗетергә, кеше алдында кыз баланы нигә оятлы итәргә дип уйладым! Көтәрсең бит?!

      Кызга бу сүзләрне тыңлавы да оят була, әмма егет белән килешеп баш селки.

      – Сагынырмын инде, Сания! Ничек яратканымны беләсең. Гаилә корырга өлгереп, балаң да калса, бу сагынуларга бөтенләй түзәсе