чолан ишегенә таба атлады, бара-бара үзе ишегалдын күзәтте.
Эчендә карлыган куаклары утыртылган кечкенә бакчалы иркен ишегалды иде бу. Түгәрәкләп ясалган түтәлләрдә – көзгә кереп саргаешкан үлән-гөлләр. Берән-сәрән чәчәкләре калганнары да бар. Капкадан – йорт ишегенә, аннан инде сарай-мунча ише җирләргә агач тротуар илтә. Як-яклары кызыл кирпечләр белән бизәкләнгән юлларны көн дә агартып юганнары күренә. Җете сары такталарны пычратып басуы да бераз кыенрак…
Санияләрнең болдыры аеруча матур икән. Сары, яшел, кызыл буяуларга буялган. Бу урамда коймалары буялган албакчалар бүтән булмады кебек югыйсә, ә боларның болдырларына кадәр балкып тора.
– Матур да инде сездә, Сания!
– Хуҗаның кем икәнен беләсең килсә, башта үз каралтысын кара, ди бит әти.
– Якуп абый, алайса, яхшы хуҗа!
– Ул башкача була алмый.
Саниянең әнисе, чыннан да, өйдә икән. Коймак пешереп, кызы кайтканын самавыр артында көтеп утырган чагы иде – Зәйнулла кунак сыена эләкте. Балалары чыгып киткәндә, әни кеше:
– Тәртипле йөрегез, кеше теленә керерлек булмагыз, – дип калса да керделәр, авылда кем турында да сүз сөйләнми тормый – аның өчен гаеп эш эшләүнең дә кирәге юк.
Шул күрүеннән Зәйнулла бу өйне үз итте, атнасына ике булмаса бер сугылып, Сания, әти-әнисе белән түгәрәкләнеп чәй эчәргә гадәтләнде. Соңрак егетнең әти-әниләре дә Күнгә ешлады, килгәндә-киткәндә, алар да Якуп йортының кадерле кунагы булды.
Телгә керү дигәннән, иң башта мәктәптә Зәйнулла Сания белән йөри икән, дигән сүз китте. Аннан күннекеләр, Санияне Шәле егете озата икән, дип сөйли башлады. Ул да булмады, әлеге хәбәрләр бөтен Шәлегә таралган. Анда инде ишеткән белән генә канәгатьләнмәделәр, үзләреннән дә өстәделәр. Кайберәүләргә Саниянең Зәйнуллаларга кереп-чыгып йөргәне охшамаган, икенчеләр Зәйнулланы аларга барып йөргәне өчен гаепләде. Бу сүзләргә, кыек авыздан ишетелгән имеш-мимешләргә ни Якупның, ни Зәйнулла әти-әниләренең исе китмәде. Якуп Җәмиләбикәсенең кайвакыт:
– Туктамасалар туктамадылар инде балаларны чәйнәүдән, тәмам Таһир – Зөһрә ясап бетерделәр, – кебек сүзләр әйтеп куюына да кул гына селти иде:
– Тапкансың борчылыр нәрсә! Сөйләрләр-сөйләрләр дә арыгач туктарлар, аңарчы гайбәт өчен башка кешеләр табылыр.
Бу чакта, вәгъдә балдаклары алышынмаса да, ярәшү мәҗлесләре уздырылмаса да, ике гаилә дә балаларының бер-берсен яратканына ышанган, үзара тиң күрешкән һәм, дуслашып, кода-кодагыйлы уйный башлаган иде инде.
Парлашып йөрүләргә дә бер чик куелды. Мәктәпне тәмамлауга, кыз белән егет икесе дә Казанга, әмма төрле уку йортларына китеп барды. Зәйнулланың исәбе – хисапчы, Саниянеке фельдшер-акушер булу иде.
Казан фельдшер-акушер мәктәбенең, Медфармаполитехникумыннан 1936 елда гына аерылып чыгып, эшен җайга салып кына яткан чагы булган икән. Кыз башта, фармацевтлар әзерләүче уку йортына керимме әллә, дип уйлаган иде. Зур Кызыл урамындагы элекке Шумкова гимназиясенә килеп җиткәч,