биек, текә. Биек, текә яр читендә Сөнгатулла үзен кечерәеп калгандай тоя. Зур таш кантары янындагы кырмыска ише генә итеп. Кырмысканың зур таш кантары өстендә алай да, болай да йөргәне шикелле, Сөнгатулланың уйлары да биек, текә яр тирәсендә алай да, болай да йөри, айкала, актарыла, бер күтәрелә, бер төшә.
«Бу яр ишелгәннән ишелә, дугаланганнан дугалана, кая барып чыкмас икән? – дип уйлый ул бөтенләй башка нәрсә турында. – Ярга ишелсә дә ярый, урын җитәрлек. Адәм баласының гына яры чикле ул. Соңгы яры – кабер».
«Хәер, кеше башы чыдаса чыдый инде. Яра өстенә яра өстәлә… Әле тән ярасы, әле җан ярасы…»
Уйларын кем беләндер уртаклашасы килә иде аның.
Муса: «Әти, мин эшкә төшим инде, эш күп чак», – дип чыгып киткәч, җылы нигез ташына утырган килеш калган Сөнгатулла беркавым нишләргә белмичә торды. Капка күләгәсенә, шундагы бүрәнә-әхрәткә (бәлки, Муса эскәмия дә ясап куйгандыр инде) чыгып утырасы килде. Тик базмады. Кешеләр узар, һәркайсы хәл-әхвәл сорашыр, кабат-кабат сөйләргә күңеле тартмады. Капка төбе кичен тансык ул. Ул торды, бушаган чалбарын күтәрде, ике атлауга ук чалбары тагын билдән түбән шуды, ул билдә түгел, оча сөягенә ярашып кына тора иде инде. «Яңа каеш кирәк». Яргаланганга күрә, элеккесен бумаган, больницада киенгәндә Мәрзыяның сумкасына тыккан иде. «Шуны тагып торасы инде», – дип уйласа да, әлегә өйгә кермәде. Зөлхиҗә белән кызының сөйләшәсе бардыр, комачауламаска булды. Мәрзыя кеше күңеленә сизгер, җай белә, артыгын сөйләп, әнкәсен куркытмас, шәт. Сөнгатулла мал-туар чәчкән йомычкалар өемен сәнәк белән җыештырды, исләре ишегалдына таралды. «Йомычка мунча тамызлыгына тамаша инде», – дип уйлады ул. Имән бүкәнгә каптырып куелган балтаны алып карады. Мусаның кулы барган: балта җайлы утырган, чөйләнгән, уч төбе сапка җайлы ята. Баш бармагының тырнагын ышкып, үткерлеген тикшерде, канәгать калды. Аннары капка түбәсенең аркылы тотнагына эленгән чалгыга күзе төште, аны да алып селтәп карады – ипле иде. Бөгелҗәсе шомырт та, тал да түгел, элмәдән ясалган, озакка чыдар. Чалгының сугылуы да шәп – тамчы да калҗаймаган. Эченә тагын җылы йөгерде: «Яши белер малай!» Чалгысы да тугызлы. Муса каерып бер селтәнсә, дөнья тикле җирне кырып ала инде. Үзенең дә үләнне кыеп-кыеп чабулары исенә төште.
Хәзер алай итәргә дәрманы җитмәстер. Шунысы сагындырыр инде, хәерсез.
Сагындырыр дип… кыймылдарлык чама бардыр әле анысы. Бәлки, нәфсене басып керергәдер? Сукмактан менешли койма буенда кычыткан, алабута шәйләп калган иде, шуны ега торсаң да юаныч.
Шул уй белән бакчага таба атламакчы иде, исенә төшеп, олы капканың җепсәсенә әйләнеп карады – янавыч шунда, күнегелгән төштә, кул астындагы урынында икән. Муса бусын да искәргән. «Булдыклының булуы шунда күренә».
Тагын риза калып, ул: «Барысын да минемчә итәргә теләгән», – дип уйлады.
Кычыткан картайган, алабута орлыкланган инде. Алай да чабып киптерсәң, мал-туарга ярыйсы. Ул аларны җайлап кына егып чыкты, койма буе чистарып калды.
Бәрәңгене тирән сызганнар, ләкин анда-санда кызыл таплар кыймылдаша – колорадо коңгызлары. Үләт