Ахат Гаффар

Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том


Скачать книгу

бигрәк калын, озын иде аның, яңгыр тиз генә үтәрлек түгел. Көянтәсе аша кырын карап, Кәүсәрия чәчен, яулыгын төзәтте. Колагында тамчы гөле чәчәгенә охшаган кызыл ташлы алкалары да бар икән.

      – Мин Рамазановның өрәге түгел ич, нидән куркасың? – дип кабатладым мин.

      – Яманрак булмагае…

      – Өрәкләр күрә торган… өянәгең бармы әллә?

      – Безне бергә күрсәләр, башым бетте!..

      – Кеше сүзенә керермен дип шикләнәсеңме?

      – Тарханныкылар диләр безне. Сине… берәр нишләтсәләр, Илаһым-Аллам!..

      – Рамазанов шикеллеме? Миңа ул-бу була калса, синнән күрмәсләрдер ич? – дип, кычкырып көлеп җибәрдем.

      – Авыл Советы секретаре Ниса – минем бертуган апам. Әтиләр белән килешмичә, шунда, Советта гына торып яшәде. Әти апаны кяфер дип сүгә… Юныс абый да, килгәч, шунда торды. Халыкта әллә нинди яман сүзләр дә йөрде.

      – Синең белән миңа моның ни катнашы бар? Син анда тормыйсың ич!

      – Ниса апа да Ләмига түтиләргә күчте күчүен. Ә сүзе калды… Ярый, китим инде. Кунакларга чәй куясы бар.

      – Атаң, Ниса апаңны сүккәч, ничек туй ясарга булган соң?

      – Ничек инде? Ниса апай үксез бала мәллә? Әти: «Аллага шөкер, кешедән ким-хур тормыйбыз, туй булгач туй булсын!» – диде. И-и, чистый тел бистәсе булдым!..

      Ул, юеш җирдә аз гына да таймыйча, чокырдан ашыгып менеп китте. Сыгылып торган тал ботагыннан эре яңгыр тамчылары коелышты. Кәүсәрия комга сеңгән су кебек юкка чыкты… Аяк эзләрен сукмактан аккан яңгыр суы ялап бетерде. Сүлпән генә яшен уйнаклады. Бөтен җир бушап, киңәеп калды, ул бушлыкның, ике болыт арасын тутырган яшен кебек, Кәүсәрия белән тулып тормавына көенеп куйдым. Түбә ышыгында калдым. Ышыкта… Дөнья тынды, сүрелде.

      Исмәгыйль кайтырга дәшә, кунакханәдә аш суына, ди. Ә минем хәтерем кайнарлана гына бара.

      Кәүсәрия киткәч…

      …Кәүсәрия киткәч, минем нигәдер шунда – туй шаулаган җиргә барасым килде. Тегермән ышыгыннан чыгып, алпавыт паркындагы бәләкәй күперчекне узгач, таш баскычтан югары менеп киттем. Нигәдер басмаларын санадым – илле биш иде. Минем бер генә туйда да булганым юк. Пычрак изә-изә, капка төбендә йөренгән халыкны һәм койма башларына кунаклаган бала-чаганы карау миңа кызык иде. Туй авылдагы иң матур, иң бай йортта икән. «Аңлашыла, кулак өере бу, – дип уйладым. – Җәй уртасында болай кылангач, корсаклары ачлыктан бөрешми инде боларның!»

      Вакыт үткәрер өчен генә булса да, аннары кызыксыну да әйдәгәндер инде, шуның өстенә хуҗаларны һәм башка кешеләрне белеп тору да хәерле дип, ачык кече капкадан ишегалдына кердем.

      Эре-эре яссы ак ташлар җәелгән, яңгырдан соң юып алгандай чистарып калган ишегалдын тутырып бииләр иде. Гармунчы юан имән бүкәнгә утырган, аның артында бер ир скрипка сыздыра, икенчесе мандолина чиртә. Зур бәдәнлеләр, көчлеләр, мандолина тотканы гына чандыр, аксыл йөзле иде.

      Ирләр артына барып бастым, игътибар итүче күренмәде. Барысы да уртадагы түгәрәккә тартыла торгач, бөтенләй эчтә – хатын-кызларның йомшак тәннәре белән ир-атларның очлы терсәкләре арасында кысылып калдым. Колак читем белән арттагыларның: «Кем суң бу?» – дип сорашканнарын, кайсыныңдыр: «Шул инде, тегесенә алмашка килгән»,