Ахат Гаффар

Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том


Скачать книгу

Глеб Максимилианович Кржижановскийның, Карунин мәйданындагы СССР Госпланыннан безнең институтка килеп, Ангара елгасы куәтен электр тогына әйләндерү һәм шуны меңәр чакрымга тапшыру, Эйнштейнның чагыштырмалылык теориясе, атом-төш реакциясе хакында сөйләүләреннән күңелебездә кузгалган җилкенүләр, түземсезләнеп киләчәккә ашкынулар белән миңа нарком тапшырган бурыч арасында аерма ай-һай зур иде!.. Хыялларымнан бик артка чигендем түгелме соң? Кайчан гына без, бер төркем студентлар, Глеб Максимилиановичның Садовникидагы иске фатирында әле бәхәсләшеп, әле уен-көлке белән онытылмас кичләр үткәрә идек. Ә хәзер мин кайда, нишлим, бурычым ни, хыялым нинди? Бармак белән санарлык шәхси әйберләремнең иң кадерлесе – шул кичтә ул кул куеп бүләк иткән китап – «И. И. Сквор- цов-Степанов. СССРны электрлаштыру» – олы хыялларымның чәлпәрәмә килүенә шаһит бер истәлек кенәмени инде? Электр станцияләрен илнең йөрәге, ә ток йөгерә торган чыбыкларны кан тамырлары белән тиңләштерү заманнары иде. Газеталар Идел, Днепр кебек елгаларда башланачак фантастик төзелешләр хакындагы сүзләр белән тулы. Төрле проектлар, идеяләр, Чирчик гидростанциясе проблемасы тирәсендә дуслар, дошманнар бәрелешә башлады. Без, үзебезне шул идеяләрне тормышка ашыручылар урынына күреп, аларны яратып һәм яклап бәхәсләшә идек. Мин хыялымда Днепрогэска китәрмен һәм шунда меңләгән кеше арасында йөрермендер кебек иде.

      Ә моның урынына язмышым күп катлы, колонналы-аркалы, бизәк-нәкышләр белән чуарланып беткән йорт каршындагы эт оясы ише генә булып күренгән авыл станциясенә килеп бәйләнде. Канатлы хыялым язмышым белән килешмәскә кушты. Максат белән чынбарлык уйларымда кара-каршы бәхәсләште.

      Алай да…

      Баштагы көннәрдә, зур газаплар кичерә-кичерә, әнә шул хыялларым үлгән кебек булды.

      Кайбер төннәрне, йокыга китә алмыйча, уемда гел исәп-хисап ясыйм, лампага ут кабызып, таң атканчы бәләкәй станциянең төрле күренешләрен кәгазьгә төшереп карыйм. Эш алай ук тез буыннарын калтыратырдай катлаулы булырга охшамаган. Исәбем белән бөтен эш күләме изгеләр зираты торган ташлы үр итәге буенча – елгага янәшә – нибарысы йөз сажин озынлыгында, ике-өч метр тирәнлегендә төп канау казып, аннан тагын язгы суларны, җәйге ташкыннарны уздырып җибәрергә запас канау ерудан, җиде-сигез метр биеклектәге агач буралы буа буудан, казанлыкны киңәйтеп, тирәнәйтеп, шунда имән субайларга станция бинасы корудан һәм тегермән салудан гыйбарәт. Ә авыл урамнарына баганалар утыртып чыбык сузу мунчадан соң салкын әйрән эчеп җибәргән шикелле рәхәт кенә булыр кебек. Иң мөһиме, гадилек, эшне мөмкин кадәр җиңеләйтерлек җай табу.

      Нарком яныннан кайткач, төп сызымымны, исәп-хисап кәгазен тотып, Каһир Сафин янына кердем. Ул кәгазьләремне борын тишекләреннән бөркелеп чыккан тәмәке төтене белән өретте дә:

      – Шәп! Миңа ошый бу, шайтан! – дип, бүлмә буенча йөренде.

      – Иртәгә керешик, – дидем мин.

      – Иртәгә?!

      – Иртәгә. Сузарга ярамый.

      – Сузарга дип… Халык ни әйтер бит әле!

      – Ни