җентекләбрәк карап куйдым. Берсе – ямаулы солдат гимнастёркасыннан. Ул, таптанып, аягыма басты. Иелеп карасам, йон оекбаш белән чабата кигән, киндерәләре җирдә йомарланып ята. Боларның көн күрмешләре авыр, туй ясаучылар белән кардәш-ыру, кан уртаклыгы юк, күрәсең, ян-як күршеләредер.
Каһир мине күреп алды, тик биюен өзмәде, кәләш белән кул- тыклашып әйләнә башлады. Аннары кәләш, биюеннән туктый ал- мыйча, тыпырдый-тыпырдый, читкә авышты, челтәрле ак сөяк тарагы белән тузгыган чәчен тарады, ә Каһир ялт туктап миңа китереп басты, минем алдагылар, читкә янтаеп, юл ачтылар.
– Җәмәгать! – дип кычкырды Сафин. – Менә бу егет төн- лә каршыгызга очраса куркып китмәгез! Сезнең алдыгызда алтын кешеләрнең берсе – ГОЭЛРО инженеры, авылыбызда мировой буржуйларны сукырайтырлык ут кабызырга килгән электрик!.. Алай-болай бармак янаса, аңа каршы тәртә күтәрәсе түгел, карагыз аны!
– Яңа Рамазанов килгән икән! – диде Азамат карт.
Каһир кепкасын, салып, юеш ташка бәрде:
– Ә менә монысы булмас! Җитәр! Әле кайберәүләр тегесен космаган! – диде ул, халык өстеннән карашын йөгертеп. – Ә косарга туры килер. Яшел үтегез чыкканчы косарга!.. Аны, – диде ул, миңа бармагы белән төртеп күрсәтеп, – безгә Мәскәү үзе җибәргән! Ә Мәскәү белән күсәк күтәреп сөйләшмиләр, иптәшләр!..
– Күтәрергә җыенган кеше юк ич әле, иптәш Сафин!
– Безнең бабайлар белән әтиләр кайчандыр күсәк күтәреп карамаган түгел, караган! Мәгәр ни кырган? Башлары Себер каторгаларының шахталарында черегән.
– Ленин безнең кулларга кылыч тоттырды. Аны менә күтәреп тә күрсәттек, ичмаса!
– Кемнең башы үзебезнекеннән югары – долой очты!
Баскычтагы карт түбәтәен, салып, баш очында айкады.
– Җитәр! – дип кычкырды ул. – Ураза түгел, әйдәгез ашарга-эчәргә. Кунакларны сүз белән сыйламыйлар…
– Күптән вакыт, – диде минем күршем, – юкса эч тагын бушады, язгы баз шикелле.
Кешеләр эчкә уздылар. Мине ияртмәсеннәр өчен, яным белән кысылып, артка чигендем. Күрше абзыйның аягындагы чабатасы төшеп калган, ул эзләргә иелгәндә, ялгыш кулына бастым. Ул шуның өчен сыйрагымны чеметергә теләгән, ахрысы, тик ялгышкан, күрәсең, бер хатын әче итеп кычкырып җибәрде:
– Хәдичә, Сөләйманыңны тый әле! Тилчә күк, ботыма ябышты, затсыз!
Хәдичә дигәнедер инде:
– Ботыңны һавага элеп җөрмә, тимәсләр! – дип көлде.
– Синең ботың кайгысые!.. Чабата бавыма баскансың, сыер! – диде Сөләйман дигәннәре кешеләр аягы арасыннан.
– Чабатаңа гына бассалар ярый, үшән үгез!
– Бастырган ди, бастырмый ни!..
Әрепләшү кешеләрне рәхәтләндереп җибәрде, авызларын күтәреп, тыела алмый көлделәр.
Каһир белән икәү генә калдык.
– Күңел ачарлык икән шул монда, – дидем.
– Күңел?.. Тырнагына карап мәчене беләләр, сыена карап – хуҗаны. Ә хуҗа андый-мондый гына түгел, белерсең әле… Аннары болар сузган тәлинкәгә ничек төкерергә белермен мин!
– Бу көрәшче морале түгел.
– Мораль? – Каһир, җирәнгән