дип кенә уйлады. – Иртәләү… Сәгать… ун тула инде… Бабай белән әби күптән яткандыр, уятуы кызганыч булыр… ә юк, уятабыз. Бабайның карлыган бөресеннән ясаган төнәтмәсен татымыйча, сине дә йоклатасым юк.
– Син кайта тор, Зиннәт.
– Ә син?
– Син йокыдан уянуга кайтып җитәрмен.
Артта, урман аръягындагы Кама өсләрендә, аҗаган канат җилпеп алды. Шуның күктәге шәмәхә шәүләсе сүнгәч, караңгылык куерып китте. Зиннәт моторны кабызды да, артка чигендереп, шлангтан су сиптергәндәй, машина утын Мәсхүдәгә юнәлтте. Ул исә терсәге белән йөзен каплады да, яктыга якынлашкан балык сыман яктырып, утка каршы атлады, ә Зиннәт машинасын арткарак чигендерә төште. Уты белән алдалап, ул Мәсхүдәне үз тозагына якынайта кебек иде. Ниһаять, бу аны туйдырды.
– Ә мин сине уятмам, Зиннәт. Йокларсың, – диде Мәсхүдә.
– Йә, шаярдык, җитте, – диде Зиннәт, туктап. – Юкка пыч- ратасың аягыңны.
Мәсхүдә машинаны читләтебрәк үтте дә караңгылыкка кереп китте. Бераздан төн кочагыннан аның:
– Аякны юып була, Зиннәт! – дигән авазы яңгырады.
Зиннәт борылышта машинадан читкә тайпылып калган кешене утыртмавына хәзер генә үкенеп куйды. Бу аның бүген бары тик Мәсхүдә белән буласы килүдән генә ләбаса. Ул беркавым нишләргә белмичә торды. Бераз курыксын әле Мәсхүдә. Әзрәк баргач, кире борылырга исәпләп, ул машинасын алга кузгатып җибәрде. Ул чакта Мәсхүдә дә борылган булыр инде. Тик ул куркуыннан борылган булыр, ә Зиннәт аны шул куркуыннан йолып алырга дип. Аерма зур. «Сынау, диде ич. Кем сыналыр бит әле. Өйләнмәс борын баш бирсәң, өйләнгәч нишләмәс ул? Ә теге кеше ул арада килеп җитәргә өлгерми әле. Мәсхүдәгә ул ябалак кына булып калачак.
Зиннәт хәзер машинаны кире борачак. Алда су җыелып торган урын күренде. Шуны үтсен дә… Ләкин арт көпчәкләр, тозакка капкандай, шул урынга кереп батты. Зиннәт көчле итеп газ бирде, көпчәкләр әйләнгән саен тирәнрәк күмелә барды. Алар пычракта гына әйләнеп тора иде. Ул артка да чигендереп карады, тик машина инде сыегаеп беткән пычрактан чыга алмады. Баткаклыкта алай итәргә ярамаганлыкны яхшы белсә дә, Зиннәт ачуыннан тагын озак итеп газ биреп торды. Ахыр килеп, моторны сүндерде, балакларын сызганып машинадан чыкты да арткы протекторга китереп типте. Иелеп, машина астын карады, тик арткы күчәрнең җиргә утырганлыгы болай да беленеп тора иде инде.
– Сынадыңмы? – Әллә көпчәкне, әллә үзен, әллә Мәсхүдәне үчекләде – ачыклап тормады. – Килеп кенә җит, этәрсең арттан. Ихтимал, эчең төшкәнче! – дип янады ул караңгылыкка. – Ябалак!.. Җитмәсә, мәче башлы… Утыртсам, эттерә идем мин сиңа, бәхетең!.. Узып киткәндә көләрсең инде. Хурлап, әйдә этешәм дә диярсең әле, бәлки. Тот капчыгыңны! Әйдә бар, тыйтакла Йөзенгә хәтле. – Аның артта калган кешене нигәдер күрше рус авылыныкы итәсе килде. Ә бабасы авылыныкы булса? Бусы, хәер, хәлне катлауландыра. «Тик бит юлда очраган берәүгә ишек ачарга димәгән…»
Шулай үзен үзе битәрли-битәрли, ул көпчәк астына майлы чылбыр, трос, тишек брезент капчык салды. Аңа пычрак чәчрәде, туфлиенә калын балчык ябышты. Аннары ул, караңгы кабинага кереп, моторны