Ахат Гаффар

Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4


Скачать книгу

турындагы мәңгелек темага алынып, бу идеянең революцион башлангычын шушы сүзләр белән ачып бирә. 2500 еллар элек Эсхил тарафыннан язылып, шуннан соң ничәмә-ничә буын язучылары дәвам иткән бу темага драматургның яңадан алынуын зур иҗат кыюлыгы дип карарга кирәк. Аның тагын бер (һәм бусы иң зурысы) кыюлыгы – теманы гаять заманча ачуында, Прометей образын һәм аның идеясен заманның, бүгенге көннең иң актуаль сәяси, социаль һәм әхлак проблемаларына аваздаш итеп ачуында.

      СССР Дәүләт премиясе лауреаты Мостай Кәримнең «Ташлама утны, Прометей!» трагедиясе Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында заманчалыкка бик турылыклы төстә сәхнәләштерелгән. Бу спектакльнең идеясен һәм куелу формасын кыска гына итеп әйтергә кирәк булса, М. Горькийның «Минем өчен революционер… Прометей утын йөртүче» дигән сүзләрен искә төшерергә мөмкин. Театрның әлеге спектакль белән СССР халыклары драматургиясе һәм театр сәнгатенең III Бөтенроссия фестивалендә катнашуы да бик үзенчәлекле, бөтен асылы белән аңа ябышып тора.

      Мостай Кәримнең иҗат куәсе бу әсәрендә яңа бер көч белән күренә, һәм бу иң элек аның әлеге трагедиясендәге идеянең, образларга салынган фикерләрнең, әйткәнебезчә, заман таләпләренә аваздаш булуында. Эсхил да шулай язган. Ә М. Кәрим бу темага үзенчә, яңача – диалектик якын килә. Бу нәрсә спектакльнең режиссёры – БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Лек Вәлиевнең трагедияне сәхнәгә кую рәвешенә дә хас.

      Спектакль үзенчәлекле булуы белән безнең сәхнәбезгә яңалык та алып килә бугай. Шунысы да бар: безнең татар тамашачысы моны кабул итәргә әзер. Бу сезонда гына Т. Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» комедиясе һәм М. Кәримнең бу трагедиясе нигезендә эшләнгән спектакльләр әнә шул яңача куелу рәвешләре белән үзенчәлекле. Димәк, театр – үсеш юлында. Ә «Ташлама утны, Прометей!» спектакле – бу юлда яңа бер үр.

      Кешелекне һәрчак биләп алырлык һәм аны мәңгелек кызыксындырачак фикерләрне М. Кәрим образларга һәм тасвирлау чараларына оста сала. Зевс һәм Прометей образлары бәрелешендә золым белән яхшылык көрәшә. Бу – трагедиянең бер юнәлеше. Икенче бер сүз юнәлеше – һәм бусы драматург өчен трагедиядә иң төп, мөһим идея – Прометей белән Адәмшаһ, Прометей белән кешеләр багланышына салынган. Прометей белән Адәмшаһ арасындагы каршылыкка һәм көрәшкә дөньяны үзгәртеп коруга багышланган идеянең кешеләр тарафыннан ничек кабул ителүе турындагы фәлсәфә салына. Ә тормыш диалектикасы шуны күрсәтә: бу – гаять каршылыклы процесс. Кайчак иң рәхим-шәфкатьле идеяне дә кешеләр тарихи сәбәпләр аркасында соңлабрак кабул итүчән. Көрәшнең җиңеп чыгуындагы даһилык – шунда.

      Гомумән, трагедиядә хәзерге тормышның төрле өлкәсенә кагылышлы бик күп фикер, проблема алынган, һәм алар сәнгатьчә югарылыкта чишелеш тапкан. Аның драматургия нигезе шуның белән үзенчәлекле һәм кызыклы. Бу исә режиссурага да, сәхнә бизәлешенә, актёрлар уенына да зур бурыч йөкли, шул ук вакытта зур мөмкинлекләр дә бирә. Режиссёр Лек Вәлиев, рәссам Әхәт Закиров, музыка эшләнешен башкарган Фуат Әбүбәкеров әлеге бурычны һәм мөмкинлекләрне драматургия материалына турылыклы, лаеклы үтәп чыккан. Сәхнәнең һәр карышы әсәр идеясен ачуга хезмәт итәрлек файдаланыла,