иҗат иткән бу образның сәнгатьчә көче шунда: тамашачы аның сурәтләнүе аша кеше хокукын ничек кирәк шулай таптаган империалистик идеологиягә нәфрәтләнә, аңында, җанында аңа каршы аяусыз көрәш ача. Әле күптән түгел генә Әлмәндәр кебек комик образны гаҗәеп осталык белән гәүдәләндергән артистның инде капма-каршы амплуада күренүе һәм үз бурычын үтәве, шиксез, сокландыра. Татар дәүләт академия театрындагы актёрлык сәнгатенең көче шунда тагын бер кат чагыла да инде.
Ринат Таҗетдинов Прометей образына лирик җылылык биргән, әмма эчке ныклыкны, какшамаслыкны ул куе буяулар белән, басым ясап күрсәтә. Аның Прометеен тирән ихтирам белән кабул кылып карыйсың. Бу, мөгаен, драматург, шагыйрь Мостай Кәримнең үз каһарманын инкыйлаби рухка охшатып тасвирлавыннандыр. Р. Таҗетдинов башкаруындагы образ халык өчен көрәшче, һәртөрле изүгә һәм каты бәгырьле булуга каршы чыгучы, һичнинди килешүне кабул итмәс кеше булып килеп баса. Ул гәүдәләндергән Прометей үзенең бөек идеясен тормышка ашыру һәм кешеләр бәхете хакына аңлы рәвештә һәлакәткә бара. Бөек яңарышчылар рухында тәрбияләнгән Җәлилләр, Карбышевлар, Матросов-Мөхәммәтҗановлар, Газинурлар рухында көрәшкән һәм җиңгән, шулар үрнәге рухында яңа җәмгыять төзүче буынны бу бик ышандыра, һәм Р. Таҗетдинов иҗат иткән бу образ фикере белән аңны били, тәэсире белән йөрәкнең сүнмәс утына әйләнә.
Образны чишү ягыннан Равил Шәрәфиев уены үзенчәлекле. Адәмшаһны М. Кәрим, төп идеясенә нисбәтле рәвештә, Прометейга капма-каршы куя. Прометей утының кешеләргә ни китерәсен белгән тәкъдирдә, ул аңа каршы чыга. Чөнки, драматург фикеренчә, ул кешеләр арасында тоткан урыны белән җирдәге Зевс булуга – тиранлыкка якынлашып килә. «Инде горурлыгын җуйса, кеше – кеше түгел, бер хәшәрәт, имгәк», – ди Зевс кешеләр турында. Адәмшаһка, үз хакимлеген саклар өчен, шушы кирәк тә инде – кешеләрнең үз фаҗигале халәтләре белән килешүләре.
Үзе азатның гына сүзе
азат –
Ә азат сүз исә куркыныч –
Ирексездән сүзе утсыз
төтен,
Колның теле барыбер
богаулы, –
ди Зевс.
Адәмшаһка шушы кирәк – кешеләрнең караңгылыкта йокымсыравы. Прометей аңлы рәвештә һәлакәткә барса, Адәмшаһ кан-кардәшләренә аңлы рәвештә хыянәт итә. Бу хыянәтне финал күренешендә актёр үтә оста күрсәтә. Образның әхлакый сукырлык нәтиҗәсендә җиңелүе бик ышандыра.
Трагедиядә, асылда, лирик башлангыч өстенлек итә. Бу тамашачыны бөтен вакыйганың фаҗигаи чишелешенә әзерли, аның үзгә рухын билгели. Җир кызы Агазия шулай сурәтләнә. Наилә Гәрәева һәм Алсу Гайнуллина бу образны җылылык, нечкә хисләр җирлегендә хәл итә. Шуңа күрә Прометей белән Агазия күренешен Р. Таҗетдинов белән Н. Гәрәева балеттагы шикелле хәрәкәтчән җиңеллектә, гаять рухланып уйныйлар, һәм шуның белән алар спектакльнең иң матур, иң камил урыннары буларак күңелдә калалар да. Кеше матурлыгы, кеше