– дип, ул китапны Зәйнәпбикәгә якынайтты. – Книга Галимджана Ибрагимова. Как Ленин терпел его возле себя – уму непостижимо! Догадался бы, что окажется врагом народа… – Ул, хәзерге хәлләрне күз алдына китергән булса, Ленинның нишләү ихтималын әйтеп бетермәде. – Теперь не допросишь… – диде ул һәм, күзен кысып, Зәйнәпбикәгә кырын карады. Авыл советы председателе кулын киң ерылган тезләренә куеп, ак керфекле күзен челт тә мелт йомгалый иде, йөзе бурлаттай кызарган, сипкелләренә хәтле юкка чыккан. – Вы же отчитывались о том, что полностью ликвидировали в вашей деревне произведения этого врага народа!» Зәйнәпбикә орденын таккан бүз пиджактан иде, шуның җиңе белән маңгай тирен сөртте. «Гөнаһ шомлыгына каршы, күреп җиткермәгәнбез шул, пәрәми, – диде ул елак тавыш белән. Иренен бүлтәйтеп, әле Чанышка, әле Кадрәккә карап, әле чәчәкле чаршау артыннан ишетелгән чыш-пышка колак салып: – Бу күптән бәдрәфкә чыгарып куясы китапны үз башыгызга дип тоттыгызмыни соң инде, амавызлар?» – дип сорады. Кызганды Чаныш Зәйнәпбикәне, ярдәмгә килеп: «Мы этой книгой намеревались яйца заворачивать, – диде, инде бала итәкле күлмәген киеп, почмакка барып баскан һәм өйгә килгән хәвефне сизүен, тик ничек тә ярдәм итә алмаганын, шулай да үзенең кыяфәте белән тегеләрне кызгандырырга тырышканын белдереп, чакырылмаган кунакларны күзәткән Рәхиләгә ишарәләп: – Вот она яйца заворачивает, когда на продажу несёт в Казань».
Ул арада Асылъяр, капкачындагы көлләрен пуф-пуф итеп өрә-өрә, өстәлгә шаулап торган җиз самавыр чыгарып утыртты. Чакырылмаган кунаклар санынча чынаяк-тәлинкәләр тезде, әле утырырга өлгермәгән юкә балы белән кәсә, телемләп киселгән ипиле тәлинкә куйды. Ул ап-ак йон оекбаштан, төнге күлмәген алыштырган, башында – юка батист яулык. Почмактагы агач кисмәктән җиз чүмечтә салкын су алып килде. Ул аяк атлаулары, идәндәге суккан чуар паластан тын гына, тик ышанычлы йөрешләре килешле иде. Лампалары җиделе генә, ә кайнар самавырның бите белән морҗасы арасында җайлы гына кырын яткан бер дистә йомырканың, чүмечтәге суда коенып чыккач, өстәлдә тәгәрәшеп ятулары ачык күренә. Әйтерсең лә өйдәгеләр җыенысы хәерле сәфәрдән бик отышлы йомыш үтәп кайтканнар, хәзер Асылъяр шуларны сыйларга әзерләнә. «Ешьте, дорогие гости. Видать, приутомились с дороги», – диде ул. Шапалак аның чиста сөйләшүенә гаҗәпсенеп, кашларын күтәрде. «Не удивляйтесь, – диде Асылъяр, – я – баба русская». Бу сый-хөрмәтнең үзләренә икәнен аңлагач, Шапалак кырыс кына: «Спасибо. Но уберите это!» – диде. Асылъяр, ничарадан бичара калып, тын гына, ләкин инде ачык йөзендәге борчылуны, бармаклары калтыравын, кулы тотмавын яшерә алмыйча, шул ук вакытта үзенең буйсынмас калганын да белгертеп, өстәлне җыештырырга мәҗбүр булды. «Пиши, – диде Шапалак аның сүзен җөпләп язарга әзер торган милиционерга, – распространение запрещённой литературы идёт путём заворачивания отдельными листками куриных яиц, якобы для продажи на… – Ул, бүленеп, инде папирос кыстырылган ике бармагы белән Кадрәккә төртеп: – На каком базаре?» – дип сорады. «Гадәттә, Суконныйга төшәбез»,