һич кайтыш түгел. Өске сөяге җилкәннең мачтасына тартымрак.
Арырак подвалның авыш авызына зур балыкның гәүдәсе кереп киткән. Аның тәңкәләре чәй тәлинкәсе хәтле бардыр, әй! Шуннан ким булмас. Араларына көрән кабырчыклар ябышкан. Алар урыны-урыны белән бәйләм-бәйләм асылынып торалар. Баз ишегенең өске яңагына терәлгән сырт канаты төбендә кабырчыклар аерата ишле.
Быелгы җылы көннәр башлануга, Кадрәк белән бергәләшеп умарталарны аланга чыгарып утырткач, Чаныш подвал ишеген ачык калдырган иде. Җилләтер өчен инде. Кортлар хәзер яңа сарайда кышлый, ә бу базда түгел. Сарай нарат бүрәнәләрдән буралган, түбәсе – шифер. Түбәне мүк сарып өлгерде инде. Шифер кабыргалары арасына күгәрек яфраклар ябышкан. Шуңа күрә сарай түбәсе ала-кола күренә. Ябагасын койган ат тиресе диярсең. Ә базда тузган, тик әлегә исәптән төшерелмәгән умарталар, кайбер кирәк-ярак, көя ашаган балавыз сакланып килде. Бомба базы сыман нык булса да, подвал эшкә ярарлык түгел инде. Искерде. Стеналары яссы ташлардан өелгән, түшәменә урталай ярылган имән бүрәнәләр түшәлгән. Ишеге тимер, әүвәлге осталар аны ахырзаман җиткәнче чыдарлык итеп койган.
Балыкның кайбер җиреннән болганчык суга кадәр җиткән озын су үсемлекләре асылынып тора. Тамырларын тәңкә араларына җибәреп, алар шундук үскәндер дә әле, дип уйлады Чаныш. Су чак кына дулкынлана. Мөгаен, балыкның тын алуы шулай итәдер. Дулкыннар ишек авызы ягыннан тарала. Аларны балыкның саңаклары куадыр инде. Чаныш аның сулышын да тойган шикелле булды. Әллә монысы искән җилме икән, дип уйлады ул. Әмма көн җилсез. Сыерчык авазы, аланда утлап йөргән атның авызлыгы чыңлавы да, бал кортларының тоелыр-тоелмас гүләве генә ишетелде.
Баз кырыена баскан урыннан Чаныш балыкның зурлыгына хәйран калып торды. Тирләп чыкты. Кадрәккә дәшәргә ашыкмады. Улы Кадрәк күптән пенсиядә инде. Алтмыш сигез яшендә генә булса да, тәне сырхаудан арынмый. Тик ул Чанышка кулыннан килгәнчә булышкалый әле. Чанышка калса, ул яшьтә кеше картлыкның бусагасында гына. Нихәл итмәк кирәк, Кадрәкнең бер дә бирешергә исәбе юк. Һәр эштә аңа беренче таяныч, беренче киңәшче, фикердәш. Калган өч улын Чаныш сугышта югалтты. Икесенең вафат булганы, берсенең хәбәрсез югалганы хакында кара кәгазь алдылар. Кадрәкне ул бу гаҗәп зур балык белән искәрмәстән куркытмас өчен чакырмый торды. Гомерендә моның ише могҗизаларны байтак күргән Чаныш үзе дә балыкның зурлыгына хәйран калды. Аеруча ул аның тәңкәләре арасыннан төртеп чыккан яисә асылынып торган, күгәрек белән капланган тимерчыбык шикелле, пычрак куныклы чал төкләренә шаккатты. Балык аңа яшьтәш, ахрысы. Ихтимал, картрактыр да. Бу колак ишетмәгән, күз күрмәгән төкләренә караганда, бәлки, аңа йөз яшь үктер инде. Тәгаен, аның сакалы да бардыр әле дип фараз кылды Чаныш. Кешеләрнең бөтен тереклеккә салган җәбереннән, һәр адымда сагалаган куркынычлардан, бәлаләрдән исән-имин чыккан бу балыкның акылы ниндидер, ә? Үзе йөзеп килгән һәм үз-үзенә подвалда кабер эзләп тапкан икән, ул яшәүдән туйган булса кирәк инде. Үз-үзенә кабер эзләп