җәелеп китә дә шундук елга иркенә бирелә. Бусы андый түгел. Монысында әллә нинди буйсынмас куәт бар. Ул елганың әнә нинди тирән чоңгылын тишеп үтте һәм, ниндидер көчнең хәбәрчеседәй, югарыга ыргылды. Әйтерсең лә максаты – күкләргә ашу, йолдызларга җитү.
Яңа чишмә пәйда булган турыда елганың суы сафлана, тона башлады. Озакламый чоңгыл суы чистарды, тынычланды, әмма барыбер әүвәлге рәвештә түгел иде инде. Гәрчә чишмәнең су өстеннән көмеш камышка охшап күтәрелгән ургымы тиздән басылса, юкка чыкса һәм елга агымы юнәлешенә авышып ятса да, салкынлыгы, дәрте үзгәрмәде. Ул елгага чит, ләкин янәшәлеге хуш иде инде. Аны тоюы, кабул кылуы һәм ярлар буенча, борылышлар, чоңгыллар аша ияртеп китүе рәхәт иде.
Елга Олы борылышта чишмәнең әнә шундый саф сулышын, тансык тәмен татыды һәм, шунда сабыр гына бөтерелеп әйләнеш ясаганда, ул яңа чишмәнең үзе кебек үк, әмма шактый тирәндә ятып аккан билгесез бер елганың үзенә эндәшү сүзе икәнен аңлады.
Койрыклы йолдыз, боларның һәммәсенә битараф төстә карап, чиксез һәм мәңгелек сәфәрен дәвам итте. Тауларның түбәләрен, калкулык битләрен, агач очларын алтын нурларына коендырып, Кояш чыкты. Ояларындагы йомыркалары, әле төксез яисә канатларын сынар чак җиткән балалары янына кире кунган кошлар, үзәндәге сирәк киекләр, таш араларында шуышкан кәлтәләр, еланнар, әлегә ояларына керергә кыймаган йомраннар, тычканнар үлән кыяклары, чәчәк таҗлары һәм агач яфракларының бу таңда чыксыз икәнен күрде – чык бөртекләре җир кузгалып алган мизгелдә коелышкан, туфракка, комга сеңгән иде. Караш җитәрдәй җирне томан сарды.
Ә кешеләр җирнең иртәнге салкынча һавадан чирканчык алгандай чак кына тетрәп куюын сизмичә дә калдылар.
Боларның һәммәсенең сәбәбе гади, әмма гадәти булмаган эш белән бәйле иде. Хәрбиләр, мелиораторлар белән бергәләшеп, эш системаларының ышанычлы булуын сынар өчен, җир асты шартлавы үткәрделәр. Ул системалар ярдәмендә җир астындагы елганы буарга, икенче урында катламнарны тишәргә һәм ул елганы югарыга бәреп чыгарырга уйладылар. Бу су станциясендәге яңа өстәмә турбиналарны эшләтер, берочтан сугарыр өчен, мөмкин кадәр күбрәк су җыйнар өчен кирәк иде.
Төп бурыч – җир астында тыныч, халык хуҗалыгы максатларында дип аталган гаять куәтле система шартлавы үткәрү – алда тора иде әле. Монысын тормышка ашыру көннең уртасына билгеләнде.
Май ахырында Кушкаен авылында өч көн тоташ яңгыр яуды. Ерганакларга су төште. Инеш ярыннан ташып чыкты. Ул барып кушылган елга суы да хәйран күтәрелде. Чәчүдән туктап тордылар. Мал-туар абзарлардан чыкмады. Кошлар тынды.
Халыкның кәефе тәмам кырылды, тәкате бетте дигәндә генә, кургаш болытларга җан керде. Җил чыкты. Күк йөзе ярты көн эчендә аязды. Инеш белән елга үз ярларына кайтты. Кояш чамасыз кыздыра башлады. Ике көн дигәндә, җир кибеп бетте. Кошлар тернәкләнде. Үләннәр, агач яфраклары үрләп китте, чәчәкләр ачылды.
Колхозның елга буена урнашкан умарталыгындагы ташландык озынча таш подвалга бер балык кереп калган