елганың суын гына тулыландырып калмыйча, хәтерен дә уяу тота. Шуңа күрә ул үз ярларының текә борылышларын ураганда да, тирән чоңгылларында хәл ала-ала черем иткәндә дә, Кояш һәм Ай тартымы, Айның фасыллары тәэсиренә карамастан, төп юнәлешен югалтмый иде. Алай гына да түгел, әнә шул чишмәләр, инешләр аңа язмышының үз ярларында яшәгән кешеләр тормышы белән бәйле икәнен искәртәләр. Ул кешеләрнең чит баскыннарга каршы яшен яшьнәве кебек кыска бәрелешләре вакытында булсын, су өстенә боз катуыдай дәвамлы салкын сугышлар чорында булсын, елгада балык мул үрчи торган иде. Бигрәк тә җәен, чуртан, кырпы, осётр кебекләре. Алар елгаларны ташытырдай итеп аккан мәетләр белән туеналар, симерәләр, ләкин кешеләр ул балыкларны барыбер тоталар, ашыйлар иде. Мондый чакларда вак балыклар тынсыз кала һәм, ак корсакларын ялтыратып, вак дулкыннарда чайкала. Киек кошлар, балаларын ташлап, ерак күлләргә очып китә. Җәнлекләр су эчәргә төшми. Елганың суы таңнарда калка, шәфәкъләрдә бата торган Кояш белән бер төстә була. Төптәге йомшак ләмнәре дә кызыл канга манчыла, ә Зур судагы юлы күпкә озыная иде. Соңгы дәверләрдә кешеләрнең кан коешуы бетте, елганың күптәннән инде кан белән тозланганы, мәетләр белән бозылганы юк. Аның каравы язмышына башка хәвеф яный башлады. Елгага шул ук тау итәкләреннән – кан, үзәннәрдән – кара май чишмәләре, кырлардан әче һәм сасы сыекчалар агып төшә башлады. Кайбер вакытларда елганың соры, тирән күзле чишмәләре генә капланмыйча, Кояш яки Ай яктырткан зиһене дә карала торган булды.
Берзаманны, елганың нык ярларын дер селкетеп, корыч атларга утырган кешеләр килде. Алар Олы борылыш турысында җирне актарып, яңа яр уйдылар, елганы бүтән юлдан агызып тордылар да, иске ярны киңәйтеп, тоташ таштан буа будылар. Аннары елганы кире үз ярына кайтардылар. Шул урында аның су агышы гына түгел, ә сулышы да байтак тукталып торды, өстенә май җәелде, чүп-чар тулды. Ниһаять, ул урында зур гына сусаклагыч барлыкка килде. Елга күтәрелде һәм, тар гына ярыкларга бәреп кергәннән соң, таш буадан түбән томырылды. Ярсыды, шаулады, тирләгән ат сыман күбекләнде. Күбекләре сәламәт ак төстә түгел, ә тимер күгәреге төсендә иде. Ул күбекләргә елга үз суында эрегән чит, шакшы матдәләрне ягарга тырышты. Һәм елга ярына кагып чыгарырга теләде. Әмма буа артындагы ярлары текә иде. Шуннан теге күбек бүрекләре комлыкларга утырып калды. Ул урыннардан кошлар да, җәнлекләр дә читләшеп бетте.
Елганың агымы көчәйде. Камышлыкларны, комлыкларны, ташлыкларны су туктаусыз юды, айкады, урыннан урынга таратты. Вак балыклар да, эреләре дә, уылдык чәчәр урын тапмыйча, таш буа астына тыгылышты. Юлларын югарыга таба ары дәвам итә алмагач, алар шул болганышта чәчәргә мәҗбүр булган уылдык, сөт боткасына тончыгып үләләр иде.
Ул да түгел, елга шул борылыштан читтәрәк ниндидер һава дулкыннары кайнарлыгын сизде. Ул моңарчы көтүчеләр яккан бер генә учакка да охшамаган иде. Кешеләр аның суын әнә шул кайнарлыкны йөгәндә тотар өчен куллана башладылар. Елга хәзер Олы борылышны тутырган бөтен суы белән кайнар көчәнешле электр тогы ясый башлады. Елганың буеннан-буена җиде көн, җиде төн, ә Зур суга кушылганнан