Күп еллар узганнан соң мин аның сөйләгәннәрен хәзер инде искә төшерә алмыйм, ләкин шулай да ике моменты ничектер хәтердә сакланып калган. Берсе – тугайларны сөреп, кукуруз чәчү мәсьәләсе иде. Мин, бераз килешмичәрәк, тугайлар печән бирә бит, элек Дим буйлары печән чүмәләләре белән чуп-чуар була торган иде, дигәч, ул көлемсерәп, балага аңлаткандай, тугайда печән уңышы бик түбән булуын, кукурузның ике-өч мәртәбә күбрәк уңыш бирүен төшендерде. Билгеле, мин аңа ышандым, чөнки бу кукуруз «һөҗүме» башланган еллар иде, аннары бөтен ил күләмендә җәелгән «һөҗүм»нең инициаторы кем икәнлеге дә миңа бик мәгълүм иде.
Икенчесе – Дәүләкәннең үзе турында сөйләгәндә, иптәш Тартыков якын киләчәктә тугызар катлы йортлар салыначагын әйтте. Моңа да мин шактый гаҗәпләндем, Дәүләкән кебек кечкенә шәһәргә андый биек йортлар нигә кирәк икән дип уйладым. (Уфаның үзендә дә тугызар катлылар ул чакта яңа гына салына башлаган иде.) Ләкин күңелемдәге шигемне әйтеп тормадым. Хикмәте бардыр, җитәкчеләр белмичә эшләмиләрдер, дидем эчемнән генә, хәтта әле Дим өстенә карап тезелгән биек йортлар Дәүләкәнне бик матурлар дип сөенеп тә куйдым.
Минем яхшымы-начармы бер гадәтем бар, җитәкче кеше янына керсәм, вакытын күп алмыйм дип борчыла башлыйм. Менә хәзер дә мин сүземне чикләп, рәхмәтемне әйтеп кузгалырга булдым. Иптәш Тартыков та артык кыстамады, ләкин кайчанрак китүем белән кызыксынды, тагын шулай кергәләргә кушты. Шул чакта, инде урыннарыбыздан торгач, минем ничектер тәвәккәлләп беренче секретарьга әйтәсем килде:
– Сез гаеп итмәгез инде, – дидем, – мин әле бер нәрсәгә аптырап торам.
– Әйтегез, нәрсә икән ул?
– Әллә ни зур нәрсә түгел, ләкин шулай да… – дидем мин, әз генә икеләнеп. – Эш шунда, Казанга кайткач, якын дуслар миннән: «Дим кымызын эчтеңме?» – дип сораячаклар. Эчтем дисәм, ялганлау була, эчмәдем дисәм, ышанмаячаклар.
– Әлбәттә, ышанмаслар!
– Ләкин юк бит… Дәүләкәндә кымыз юк. Хәтта Көрмәнкәйдә дә булмады.
– Ник булмасын, бар, табабыз аны! – диде иптәш Тартыков катгый рәвештә, һәм шунда ук телефон трубкасын алды. – Кем бу? Синме?.. Давай, тиз генә монда кил әле… Бер эш бар.
Озак та үтмәде, озын буйлы бер егет кабинетка килеп тә керде. Бу райкомның өченче секретаре икән.
– Гараждан машинаны алып чык, – диде Тартыков аңа. – Менә иптәш Еникеевне утырт та Көрмәнкәйгә сыздыр. Безобразие, безгә кунакка кайтып, кымыз да эчми китсә, ояты кемгә?! Абдуллиннан кәрзине белән алып бир!
– Була ул! – диде озын егет өлгер генә.
Шулай итеп, мәсьәлә бик оператив хәл ителде, һәм миңа кабатлап рәхмәт әйтүдән башка эш тә калмады. Ә бер биш-ун минуттан без киндер түбәле «газик» машинасында Көрмәнкәйгә китеп тә бардык. Элек, мин малай чакта, Дим күпере «Якир» буасыннан аз гына түбәнрәк иде, ә хәзер шактый еракка күчкән икән. Шул сәбәпле күп кенә җир әйләнеп, урап барырга туры килде. Көрмәнкәйгә җиткәч, машина туп-туры выжлатып авыл читендәге ялгыз кымыз өенә барып туктады. Егет машинадан төшүгә, өйдән