бар ул. Тик, кызганычка каршы, кеше дигәнең, гомере кыска булганлыктан, табигатьне үз кулы белән үзгәртүнең бөтен нәтиҗәсен генә яхшылап күрергә өлгерми – ул кадәресен инде шулай ук кыска гомерле балаларына уйларга һәм аңларга калдыра: кирәк булганмы бу, әллә юкмы?.. Гафу итегез, балык чиртмәгәч ниләр генә килми күңелгә!
…Ә шулай да эссе-бөркү, кояш каршыбызга борылды, кыздыра, мин яңадан таллар ышыгына күчебрәк утырдым. Юеш комга утырткан шешәне алып, әледән-әле кымызны эчәм, Хәмиткә дә салып бирәм, ләкин ул һаман: «Үзең эч!» – ди, күбрәк миңа тисен ди торгандыр инде. Шулай кысташып, әкрен генә сөйләшкәләп, бер-ике сәгать чамасы утыргач, балыкчым да урыныннан торды:
– Бер табалык булды, кузгалсак та ярый, – диде ул, кармагын урый башлап. – Сәгыйдәнең дә ашы өлгергәндер.
Мин дә, торып, кармагымны урадым. Хәмит нечкә талчыбыктан шеш ясап, балыкларын шуңа тезде. Ахырда кузгалдык. «Хуш, Япраклым, хуш! Тагын килеп, ярларыңда утырырга язсын!» – дидем мин, эчемнән генә һәм кулымдагы ипи кисәген угалап, өстә генә йөзгән вак балыкларга ташладым.
Без кайтканда, Сәгыйдәнең ашы өлгергән, өстәлгә табын әзерләнгән иде. Ничә сынаганым бар: аның кулы аш-суга һәрвакытта юмарт, барысын да бик мул әзерли, үзе пешергән бодай икмәген дә зур телемнәр итеп ашъяулык уртасына өеп куя… Хәмит бер яртысын да чыгарды, аш хөрмәтенә берәр генә стопка күтәрдек. Шулай матур гына сыйланып һәм кунып, икенче көнне мин, һаман әле эчелеп бетмәгән өч-дүрт шешә кымызны алып, Дәүләкәнгә кайтып киттем. Бер тәүлек эчендә бер кәрзин кымызны бетереп карале – әйтергә генә ансат бу! Шуңа күрә дә онытылмас бер вакыйга булып калды ул минем өчен. Чөнки соңыннан күпме кайтып йөрсәм дә, миңа инде андый муллыкны яңадан күрергә туры килмәде. Аннары Көрмәнкәйдә кымыз ясау бетерелгән, бу эшне тагы да арырак – Дүртөйлегә күчергәннәр дип ишеттем. Кыскасы, Дим буеның мәшһүр кымызын сагынып сөйләргә генә калды.
Шулай да сүз бик озынга китте, тизрәк башкасына күчәсе иде. Әмма нишлим, Хәмит дустымнан һаман да аерыла алмыйм әле мин. Күңелдә онытылмый ятканны әйтеп бетерергә кирәктер инде. Әйе, мин кайткан саен аның белән очрашмыйча китми идем. Хәмит үзе дә, хатыны Сәгыйдә дә бик гади, бик садә кешеләр. Бернинди ясалмалык, кыланчыклык, хәйләкәрлек юк аларда… Көн итүләре дә саф авылча – икесе дә колхоз эшенә йөриләр, шуннан килгән белән генә яшиләр. Күзгә күренерлек байлыклары юк, әмма тамаклары тук – бәрәңгесе, сөте-мае, кош-корты үзләренеке, барына канәгать булып, бала-чага үстереп, тыныч-тату гына тора бирәләр. Ничә кайтсам да, тормышлары һаман искечә, тик үзләре әкрен генә олыгая, балалары үсә бара, кайберләре инде читкә укырга китәргә дә өлгергәннәр иде.
1969 елның март башында Дәүләкәнгә туган көнемне үткәрергә кайткач, мин, билгеле, Көрмәнкәйдән Хәмит белән Сәгыйдәне дә мәҗлесемә чакырткан идем. Ресторан залында оештырылган менә шул мәҗлескә алар миңа күчтәнәч итеп бербөтен каз күтәреп килгәннәр иде. Казанга чаклы ук алып кайттым мин ул бердәнбер кадерле