чагында бик сагынган идем, күпме еллар үскән, яшәгән җиремне күрмичә торган идем… Кайтып төшү белән айлы төндә карап йөрдем – Дәүләкәнем кадимге Дәүләкән, бер дә үзгәрмәгән диярлек, шул ук урамнар, шул ук йортлар, тик алар шактый искергән, тузганнар иде. Һәм халкы бик үзгәргән иде, искеләр аз калган, мин белмәгән яңалар бик күбәйгән иде.
Әйтергә кирәк, Дәүләкән шул иске хәлендә үзгәрмичә алтмышынчы елларның ахырына хәтле диярлек торды яки үзгәрсә дә, бик аз үзгәрде. Моның сәбәбен урындагы иптәшләр Дәүләкәндә зуррак промышленность юклыгы, аның һаман да икмәк бирә торган район үзәге булып кына калуы белән аңлаталар иде. Дөрес, Дәүләкәннең борыннан ук дан тотып килгән зур-зур тегермәннәре көне-төне эшлиләр, алар тартып чыгарган мәшһүр Дәүләкән оны илнең бөтен шәһәрләренә өзлексез китеп кенә тора – бу җәһәттән эшләр шәп бара иде булса кирәк. Һәм азмы-күпме үзгәрешләр дә шул тегермәннәр тирәсендә күренә: «Якир» тегермәненә тимер юл тармагы кергән, шуннан ерак түгел комбикорма заводы төзелгән, ә элекке Гардер тегермәннәре янында ниндидер зур-зур биналар салынган иде. Әйткәнемчә, тегермәннәр – Дәүләкәннең даны һәм горурлыгы!
Инде кечкенә шәһәрнең башка өлешенә килгәндә үзгәрешләр юк диярлек. Барлык район оешмалары, шул исәптән райком белән райисполком да байлардан калган йортларда яшиләр иде. Хәтта озак кына вакыт Дәүләкәннең үз клубы да булмыйча торды. Кайчандыр безнең заманда спектакльләр куела торган ике катлы Бәлдәй йорты нишләптер ишелеп төшкән (шулай диделәр миңа), ә аның урынына яңа бина салу төрле сәбәпләр аркасында елдан-ел кичектерелә килгән.
Әмма үзгәреш бер башланырга тиеш иде. Безнең заманда бер генә шәһәрчек тә нәкъ искечә сакланып кала алмый, иртәме-соңмы аңа да үзгәреш килә – килмичә хәле юк. Менә мин дә соңгы кайтуларымда (җитмешенче елларга кергәч) Дәүләкәннең шактый кызу үзгәрә башлаганын күрдем. Иң элек нәкъ үзәктәге иске йортларның һәммәсен дә сүткәннәр, алар урынына өч-дүрт катлы тартма йортлар салганнар; шунда ук райком белән райисполком өчен чибәр генә махсус биналар төзелгән, алар каршында иркен генә мәйдан калдырылган, чәчәкләр өчен зур-зур түтәлләр эшләнгән, агачлар утыртылган. Шул ук мәйданда, дөресрәге, элеккеге Марҗа базары түрендә, ничәмә елга сузылган соры төстәге үзе зур, үзе котсыз культура сарае да, ниһаять, салынып беткән. (Архитектурасы миңа бер дә ошамады.)
Шулай итеп, Дәүләкәннең базар белән янәшә үзәге кыска гына вакыт эчендә үзгәргән дә куйган. Миңа таныш йортлардан, Басыйр купецның ике катлы таш магазинын исәпләмәгәндә, бер- се дә калмаган. Кызганып әйтүем түгел, ләкин кайберләре хә- тердә озак сакланыр әле, мәсәлән, элекке Туманный!.. (Революциягә кадәр үк агачтан салынган кинотеатр.) Чөнки бу Туманныйга малай чакта да, егет була башлагач та, күп йөрдек, аннары минем үземнең аңа бәйләнгән кайбер истәлекләрем дә бар.
Кыскасы, минем Дәүләкәнем дә, башка җирләрдән соңга калыбрак булса да, үзгәрә һәм яңара. Мин моны кайткан саен күреп китәм. Билгеле, бу үзгәрешләрнең барысы турында да сөйләп тору бик озынга китәр иде. Ләкин берсе турында шулай да