шөкер, тәүфыйклы булып үстеләр, – ди Сәгыйдә. – Эсү менән дә шаярманылар…
Бигрәк тә уртанчы малаен мактый. Аның турында шундый кызык кына нәрсә дә сөйләп алды: ул, ягъни уртанчы малае, армиядә чакта Кремль сагында хезмәт иткән, безнең җитәкчеләрнең күбесен үз күзе белән күргән… Егет яхшы хезмәт итүе беләнме, әллә булмаса, холкы-фигыле беләнме, шундагы бер татар полковнигына бик ошаган, имеш. Шултиклем ошаган, ди, полковник егетне армиядән бушагач та, Мәскәүдә калырга кыстый башлаган, хәтта кызымны сиңа бирәм, тора-бара квартир да алып бирермен, теләсәң, әти-әниеңне дә китерерсең, дигән, имеш. Егет шуларның барысын да хәбәр итеп, киңәш сорап, атасы белән инәсенә хат язган. Әмма Сәгыйдә моңа һич тә риза булырга теләмәгән: «Улым, балакаем, Мәскәүдә өйләнеп кала күрмә, үзебезгә – Көрмәнкәйгә кайт», – дип язып җибәргән. Һәм егет, Мәскәүне ташлап, Көрмәнкәйгә кайткан, хәзер колхозда эшли икән, тик нигәдер өйләнергә теләми, ди Сәгыйдә.
Әнә шундый хикмәтле бер кыйсса!.. Без моңа ышандык, чөн- ки бу Сәгыйдә үзе генә уйлап чыгарырлык нәрсә түгел иде… Озак та үтми, Хәмит тә кайтып җитте. Куанышып күрештек, аннары өйгә кердек. Дустыбыз бер дә үзгәрмәгән, элеккечә ябык-какча, кара-көрән, каты кара чәчендә бер чал бөртеге дә күренми диярлек, үзе исә бик шат, бик дәртле күренә. Ләкин эчкәнен сизмәдек (хәер, әзрәк кенә бар иде шикелле). Без сөйләшкән арада, хатыны чәй дә өлгертте. Өстәлдә сөт, каймак, май, бер-ике дистә күкәй һәм өйдә пешкән бик тәмле бодай икмәге. Без китергән гастроном күчтәнәчләре дә өстәлгә куелды, әмма ләкин Сәгыйдәнең куе, салкын каймагы белән хуш исле икмәгенә ни җитә, Ходаем!.. Өйләрендә зур яңалык – кечкенә өстәлдә кызыл тастымал япкан телевизор! – Шактый ук кыйммәтле бу замана әйберсенә без игътибар итеп өлгергән идек инде.
– Көйләнде безнең эшләр, парин!.. Бичә белән икәү сәкедән генә карап ятабыз Уфа белән Мәскәүне, – ди Хәмит, көлеп.
– Байлык керә башлаган өеңә, Хәмит! – дибез без дә, шаяртып.
– Байлык ул түгел, байлык менә бу! – ди ул, икмәк сыныгын күрсәтеп. – Шушы булса, калганы табыла.
– Шөкер генә итәһе, – ди Сәгыйдә дә, иренә кушылып. – Авыр сактар үтте инде, малайзар үсеп етте, йәрзәмләшәләр, пинсиябез дә килеп тора, шөкер генә итәһе!..
Чәйдән соң Дим аръягына чыгып килергә булдык. Киткәнче Хәмит бер тавыкны, абзар ышыгында гына суеп, хатынына бирде. Аннары өчәүләп бәрәңге бакчасы буйлап кына Димгә таба атладык. Хәмитнең өе авылның иң читендә дип әйткән идем бугай. Моннан инде сөзәк кенә тау итәге башлана. Кайчандыр кымызчыларның шунда чыгып, хуш исле җылы чирәмдә кызынып ята торган җирләре… Быел, яңгырлар булмагач, тау итәге тәмам көеп беткән, атлаганда, көлгә баскандай, кайнар тузан бөркелеп кала.
Хәмитнең көймәсенә утырып, аръякка чыктык. Тугай буйлап киттек. Бу якта күлләр күп: теге бер килүдә кармак салып, кымыз эчеп утырган Япраклы күлнең аргы очына якынрак тагын бер кечкенә түп-түгәрәк күл бар – Алабуга күле ди идек без аны. Кечкенә булса да, бик тирән, дип әйтәләр иде… Япраклының бирге очыннан ерак түгел зур гына күлне