Коллектив авторов

Татар баянчылары


Скачать книгу

С. Сәйдәшевнең «Кызыл Армия маршы»н, «Сандугач»ын, Җ. Фәйзинең «Геройларны каршылау маршы»н, Ф. Яруллинның «Шүрәле» балетыннан «Вальс»ны һәм татар халык көйләрен башкара. 50 нче елларда Уфадагы концертларның берсендә Фәйзи аганың баянда уйнавын шулкадәр ошаталар ки, аны ярты сәгать дәвамында сәхнәдән чыгармыйлар, һәм аңа репертуарындагы барлык көйләрне диярлек уйнарга туры килә.

      Фәйзи ага төрле зурлыктагы концерт гармуннары белән дә чыгышлар ясый башлый. Алар Гали Җәмлиханов белән бергәләшеп тә шушы гармуннарда уйный. Тамашачы музыкантларның бу чыгышларын аеруча җылы кабул итә. С. Сәйдәшевнең «Чалгычылар җыры»н аларга гел биска, ягъни кабатлап уйнарга туры килә.

      Фәйзи ага турында сөйләгәндә тагын шуны да әйтергә кирәк: аңа һәм аның чордашларына махсус музыка уку йортларында белем алу бәхете тәтеми. Беренчедән, аларның яшьлеге авыр елларга туры килә. Икенчедән, бик укырга теләсәң дә, 30–40 нчы елларда Казанда музыка училищесында баян классы булмый әле. Ләкин шуңа да карамастан Ф. Садыйков, Г. Халитов, Р. Ибраһимова, М. Әхмәдиев һәм Р. Сафиуллин кебек беренче татар баянчыларының уйнавы шулкадәр самими, шулкадәр моңга бай ки, без аларны чын мәгънәсендә халык җәүһәрләре дип атарга хаклыбыз.

      Фәйзи Садыйков, төрле авырлыкларны җиңә-җиңә, 60 яшенә ка- дәр филармониядә эшләде һәм 1979 елның декабрь аенда лаеклы ялга чыкты.

Рамил Курамшин

      Миңҗамал Мазунова

      Йомышым төшеп, Татарстан радиокомитетына кергән идем. Шунда мине мөлаем йөзле бер ханым очратып: «Энем, син Рамил исемле баянчыбыз түгелме?» – дип сорап куйды. Мин үземнең кем икәнлегемне әйткәч, ханым үзе белән таныштырды. Ул Миңҗамал апа Мазунова булып чыкты. Шагыйребез Мөнир Мазуновның җәмәгате. Апа минем нинди уку йортында белем алуым, кем классында укуым турында сорашты.

      – Казан музыка училищесында Шаронов классын тәмамладым, – дип җавапладым мин. Апаның йөзе кинәт яктырып китте һәм ул:

      – Болай булгач, син минем «оныгым» буласың икән ич! – дип куйды.

      – Ничек?

      – Синең укытучыңны кайчандыр музыка мәктәбендә мин укыткан идем бит, – диде ул, елмаеп.

      Сөйләшә торгач, бу апаның төсе-бите, кыяфәте генә түгел, күңеле дә бик матур икәнлегенә инандым.

      Миңҗамал апа – татар хатын-кызларыннан баян буенча музыка училищесын тәмамлаган беренче профессиональ музыкант. Ул 1919 елның декабрендә Балык Бистәсе районының Олы Әшнәк авылында дөньяга килә. Яшьли әтисез кала. Биш яше тулганда, әнисе белән Казанга күченеп килә.

      Ун яше тулып килгәндә, ул, елый-елый, әнисеннән үзенә гармун сатып алуын үтенә. Гаиләдә әллә ни җитем-төшем булмаса да, ана кызының теләген үти. Кечкенә Миңҗамал үз теләгенең ни дәрәҗәдә җитди икәнлеген бик тиз күрсәтә: ике атна үтүгә, әнисен гаҗәпкә калдырып, фәкать үз тырышлыгы белән гармунда көйләр уйный башлый. Мәктәптә узган концертларның берсе дә аның катнашыннан башка үтми. Ул ялгызы гына да уйный, җырчыларны да җырлата, биючеләрне дә биетә.

      Көннәрдән бер көнне бу мәктәпкә Сара Садыйкова белән Зөләйха Әхмәтова очрашуга