кайткач, Миңҗамал апа, күптәнге хыялын тормышка ашыру нияте белән, Казан музыка училищесына бара. Училище директоры Ильяс Әүхәдиев Миңҗамал апаны баянда уйнатып карый да имтихансыз-нисез генә укырга кабул итә. Бу вакытта инде Миңҗамал апа ике бала анасы була. Әмма, һичнигә карамастан, училищеда бик яхшы укый. Аны тәмамлагач, консерваториягә керергә талпынып карый, тик ул елларда биредә халык уен коралларында башкаручылар әзерли торган факультет булмый. Миңҗамал апаны филармониягә дә эшкә чакыралар, әмма гаилә хәле моңа мөмкинлек бирми. Шулай итеп, ул Казанның 2 нче музыка мәктәбендә укыта башлый. Бераздан 5 нче музыка мәктәбендә дә үз инициативасы белән баян классы ачып җибәрә. Ике мәктәптә дә баянчылар оркестры оештыра һәм, лаеклы ялга чыкканчы, шулар белән эшләвен дәвам иттерә, дистәләгән баянчылар укытып чыгара. Ул үстергән, ул укыткан баянчылар арасында Татарстанның халык артисты Рәшит Мостафин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының кафедра мөдире Әнвәр Әминев кебек сәнгать осталары бар.
Миңҗамал апа Мазунова 1992 елның 5 гыйнварында вафат булды.
Әзһәр Абдуллин
Казанда кем беренче булып баянда уйный башлагандыр – монысы минем өчен билгесез. Алай да исемдә калган вакыйгаларны бераз сөйләп үтәсем килә.
Казан музыка училищесына укырга кергәндә, миңа ундүрт яшь иде. 1937 ел. Уйлап карагыз: авылда, авыл җирендә скрипка, мандолина, гармун кебек уен коралларыннан башканы күрмәгән үсмер малай музыка училищесындагы хикмәтле уен кораллары белән беренче тапкыр таныша! Гаҗәеп бер дөнья иде бу минем өчен.
Баян турында ишеткәнем булса да, аны күргәнем-очратканым, кулыма тотып караганым юк. Беренче тапкыр мин аны 1939–1940 елларда Ф. Туишев, Г. Җәмлиханов кулында күрдем. Алар баянда «гармунча» итеп, ягъни бер тавышлы көй чыгарып кына уйный, шуннан да ары китмәгән иде әле. Русларда да баянда уйнаучылар күп түгел иде. Ә менә 40 нчы еллар башында Татар дәүләт филармониясендә алты кешедән торган баянчылар ансамбле оешу гадәттән тыш бер вакыйга булды. Бу ансамбль өчен сул як клавиатурасыз махсус баяннар ясалды. Әлеге ансамбльнең бер репетициясен, Штраусның вальсын өйрәнеп-уйнап утырганын ачык хәтерлим. Ансамбль, филармониянең җыр һәм бию ансамбле һәм халык уен кораллары оркестры белән бергәләп, 1941 елны Мәскәүдә узачак Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына әзерләнә иде.
Мин үзем 1941 елдан алып 1947 елга кадәр армия хезмәтендә булдым. Шуңа күрә Казанның ул чаклардагы музыкаль тормышыннан бигүк хәбәрдар түгел идем. Баянда мин чын-чынлап әнә шул чакта, сугыш беткәч уйный башладым.
Бервакыт шулай, меңләгән кеше сыйдырышлы солдат ашханәсенә кергәндә, ишек катындагы фанер такта өстендә аунап яткан баян ватыкларын күрдем. Шуларны җыеп алып, көйләп-төзәтеп дигәндәй, «полубаян» кебегрәк бер нәрсә эшләдем. Әлеге баянда вакыт-җай табылган саен төрле көйләр өйрәнә идем.
Сугышка кадәр дүрт ел буена музыка училищесында укуым, виолончель классында белем алуым да ярдәм