белән «Баянда уйнарга өйрән» дип исемләнгән җыентык – үзлегеңнән өйрәнү өчен кулланма әзерләдем. 1982 елда басылып чыккан ул хезмәт бездә беренче басма иде. Дистәләрчә татар көйләре күнекмәләр, мисаллар өчен үрнәк итеп алынды. Ул елларда төрле авторларның рус телендә язылган «Самоучитель»ләре калын-калын томнарда, яхшы кәгазьләрдә басылып чыга иде бит. Мин әзерләгән кулланма исә чикләнгән бер тираж белән генә, чүлмәк авызын да каплый алмаслык зурлыкта чыкты. Шулай да, бу бер кирәкле эш булгандыр: әлеге җыентыкны хәзер дә сораучылар күп. Удмуртиядә, Чаллы һәм башка төбәкләрдә мин аның төрле юллар белән күчереп-күбәйтелеп бастырылган нөсхәләрен күрдем.
Тагын бер истәлекле вакыйгага тукталып үтү ярыйдыр. 1947 ел ахырында Казандагы һөнәр училищелары укучыларының бию ансамбле оештырылды һәм ул 1948 елның башында Мәскәүдә узачак Бөтенсоюз смотрына барырга тиеш иде. Бу эшкә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, балетмейстер Г. Таһиров җитәкчелек итте. Гармунчы-баянчыларның кечкенә генә бер төркеме шушы бию ансамблен музыка белән тәэмин итәргә тиеш иде. Мине әнә шул гармунчы-баянчылар труппасының концертмейстеры итеп чакырдылар. Мәскәүгә баргач, без һәр көнне кайсы да булса Культура сараенда, клубларда чыгыш ясадык. Кинога төшерүләр, төрле очрашулар да еш булып тора иде.
Иң кызыгы, әлбәттә, йомгаклау концерты булды. Монда башка республикалардан килгән коллективлар белән беррәттән, Татарстан ансамбле дә катнашты. Мәскәүнең Зур театры бинасында узган бу концертка ул вакыттагы хөкүмәт башлыклары, җитәкчеләр килгән, ә театрның икенче катында, сәхнә кырыендагы ложада утыручылар арасында Сталин да бар иде.
Концерт тәмамланганда, анда катнашучылар әнә шул ложа тирәсенә ташланды. Гай Таһиров исә, юлбашчыны яхшырак күрү өчен, ахры, рояль өстенә үк менеп басты. Ә без, әлеге ложаның нәкъ астында утыруыбыз сәбәпле, хөкүмәт кешеләрен күрми калдык, гәрчә алар безнең баш өстендә генә утырып торса да.
Ә инде кабат баянга әйләнеп кайтсак, бүгенге көндә татар халкының менә дигән профессиональ баянчылары булуына, радио һәм телевидениедә, төрле концертларда баян тавышы яңгыравына мин бик сөенәм. Һәм баян моңы минем гомерлек юлдашым булып барачак.
Мөхтәр Әхмәдиев
Мөхтәр Әхмәдиев 1925 елның 18 мартында Мәскәү шәһәрендә гаиләдәге төпчек бала булып дөньяга килә. Әтисе Хисаметдин абзый тимер юлда эшли, әнисе Фатиха апа өй һәм хуҗалык эшләрен алып бара. Мөхтәрнең олы апасы Мәрьям кияүгә чыгып, гомер буе Мәскәүдә яши. Ә Гайсә исемле абыйсы 1941 елда фронтка китеп һәлак була. Кәрим исә Ленинград блокадасында булып, сугыштан соң Киев шәһәрендә төпләнә.
Хисаметдин абзый Мәскәүгә Түбән Новгород шәһәреннән күчеп килгән. Ул үзе ике рәтле гармунда (хромкада) уйнаган, кечкенә Мөхтәрне дә өйрәткән. Агай операларны, бигрәк тә оркестр уйнавын яраткан, тынлы оркестр уйнавын бакчаларга, паркларга барып тыңлап утырган. Ул өендә зур барабан тоткан, скрипка һәм флейтасы булган. Үзе шуларда уйнаганда Мөхтәрне барабан янына утырткан. Алмашлап та уйнаганнар: